Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Ләйсән» әдәби берләшмәсе – бездә кунакта

Күптән түгел шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Яр Чаллыда эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Анда кунак булып шул берләшмәгә йөрүче авторлар килгән иде.

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең башлангычында якташларыбызның – иң беренче җитәкчесе булган Шәңгәлче авылы егете, шагыйрь Хәниф Хөснуллинның, беренчеләрдән булып берләшмә утырышларына йөргән, ул чакта Түбән Кама 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Разил Вәлиевнең, хәзерге вакытта калабызда яшәп иҗат белән шөгыльләнүче китап авторларының булуы тамашачыларда зур кызыксыну уятты.
Соңгы 12 елда иҗат берләшмәсен Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән, әдәбият тарихы музее эшен дә алып баручы Роза Хәмидуллина җитәкли икән.
Тормышының берничә елы Түбән Камада үткән кунагыбыз, 3 китап авторы Раушания Гыйләҗева да безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең яраткан шигырьләрен укыды. 
7 китап авторы, озак еллар КамАЗда эшләгән, инвалид-спортчыларның «Идел-Урал» хәйрия фондын оештыручы, үзе дә спортчы, «Алтын йөрәкле кеше», «Татарстан Республикасы хәйриячесе» дигән мактаулы исемнәргә лаек шәхес Рәкит Әбделманов, үзенең хәйрия эшчәнлеге белән таныштырып, ничек итеп иҗатка килүе турында әйтеп узды. Ә шәһәребезнең танылган табибы, «Башкорт» җәмгыяте җитәкчесе Гали Хәсәнов, якташы хөрмәтенә курайда уйнап, күңелләребезне күтәрде.
Кичәнең тагын бер үзенчәлекле кунагы – Маузер Гыйниятуллин, «Ләйсән»леләр  белән оештырылган җылы очрашу өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина Яр Чаллыдагы иҗатташлар белән ешрак очрашып-аралашып яшик дигән теләген җиткерде. 
Кунакларыбызның чыгышлары Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Ольга Афонова тарафыннан сәнгатьле итеп укылган әсәр, бик күп конкурс лауреатлары, китапханәбезнең актив укучылары Ралиф Сәлахиев, Алия Хәмәдиева һәм мәдәният йортыннан килгән җырчы кыз Эльвина Хәйретдинова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Ахырдан, үзәкләштерелгән китапханәләр оешмасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Римма Бари кызы Хәсәнова кунакларыбызга иҗат уңышлары теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Равия ТАКТАРОВА, «Апуш» үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы  китапханәчесе.
Фото Г.Тукай исемендәге китапханә сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев