Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җәлилчеләрне искә алдык

Үткән җомгада Тукай исемендәге үзәк китапханәдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе булды. Анда аксакаллар шурасы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Муса Җәлил иҗатын үз иткән түбәнкамалылар катнашты.

Һәр елдагыча, китапханәчеләр бу чарага яхшы әзерләнгән. Кичә барышында М.Җәлил шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Үзе баянда уйнап, Флүр Гайнемөхәммәтов «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән җырны башкарды. Ә М.Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» дигәнен күмәкләп башкардык.
Бу кичә яшьләребезне дә битараф калдырмагандыр. Аксакаллар шурасы әгъзалары Мәснәви ага Һадиуллин һәм Суфиян ага Минһаҗев чыгышларын алар йотлыгып тыңлады.
Җәлилчеләрнең батырлыгы онытылырлык түгел. Хәтта палачлар каршысына да алар башларын горур күтәреп чыкканнар һәм елмаеп үлгәннәр. Һәр өч минут саен бер кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 25 августында 11 каһарманның гомеренә чик куйган гильотина 12 сәгать 06 минутта эшли башлап, нибары 30 минут эшләгән.
Нәкъ 74 ел элек фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән җәлилчеләрне бер минут тынлык белән искә алдык. Мизгелләрне санап, метроном эшләп торды. Әйтерсең, ул да «Онытмагыз, онытмагыз, онытмагыз...» дип кабатлый иде.
Кичә ике дәүләт телендә алып барылды. Китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова, гадәттәгечә, кичәне югары дәрәҗәдә алып барды.
Ә шимбә көнне халкыбызның 11 каһарманының исемнәре язылган Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелды. 
Мондый искә алу чараларында әйтелгән һәр сүз илебез азатлыгы өчен корбан булганнарның якты рухына дога булып ирешсен иде.
Васил КАМАЛОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев