Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Әле дә хәтердә

7 ноябрьдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы тыйнак кына билгеләп үтелде. Бу датаның 50 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары әле дә хәтеремдә. Бу - 1967 ел, ул чакта миңа нибары 13 яшь иде. Авылларда зур һәм матур транспарантлар ясалды. Гомумән, без - бала-чага шундый зур күләмдә үт кәрелгән чараларны күргәнебез...

7 ноябрьдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы тыйнак кына билгеләп үтелде.
Бу датаның 50 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары әле дә хәтеремдә. Бу - 1967 ел, ул чакта миңа нибары 13 яшь иде. Авылларда зур һәм матур транспарантлар ясалды. Гомумән, без - бала-чага шундый зур күләмдә үт кәрелгән чараларны күргәнебез юк иде әле. Шул транспорантлар янына кабат-кабат җыелып фотога төшү чын-чынлап шатлыклы вакыйга булып истә калган.
Әйе, гамьсез балачак узып китсә дә, ул замандагы якты истәлекләр әле дә хәтердә. Без башта октябрятлар булдык, аннары пионерга кабул иттеләр. Ә инде 14 яшь тулгач, ВЛКСМ Уставын яттан өйрәнеп, берәүләр - язын, икенчеләр көздә (яше тулгач) комсомол сафларын тулыландыра тордылар. Әгәр алмасалар, зур хурлык санала иде. Сүз дә юк, яшьләрне тәрбияләү ягыннан бу әһәмиятле фактор, гаять үтемле чара булган. Түбән сыйныфларда укыганда - күкрәкне кызыл йолдыз бизи, урта сыйныфларда - муенда кызыл галстук җилферди, ә өлкән классларда укыганда, кызыл байракка Ленин бабай сурәте төшерелгән значок беркетелгән иде. Армиягә киткәч, ул значок хәрби формага да күчә иде...
Сагындыра ул еллар. Бу яшьлекне сагыну гына түгел, ул чордагы тәртипне, кичерешләрне, бердәмлекне дә юксыну дип әйтимме. Дөрес, бер мәлне барысы да үзгәрде һәм безне күп елларга артка «ыргытты»... Килешәсездер, күпме яхшы яклары бар иде «социализм» дигән ул чорның.
Быел, 7 ноябрьдә Ветераннар советыннан шалтыратып, мине Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган җыелышка чакырдылар. Шуннан кайткач, күңелемдә яңарган уй-хисләремне кәгазьгә күчермичә түзә алмадым. Э-эх, сагындыра шул чаклар!
Васил ГАЛИЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев