Туган як

Кышкы урман

Тиен агачтан куакка күчте дә ботакка эленгән җимлектән ипи кисәге алды, аннан кире агачка сикерде.

«Әй, тиен, кошларга иде бит ул!» – дип кычкырам аңа. Ул миңа карап тора. «Ярар инде, син дә шушы урман җәнлеге бит. Ашыйсың да килә, болай гына әйтүем», – дим. Ә тиенемнең инде миндә эше юк: ике «кулы» белән ипи кисәген тоткан да рәхәтләнеп кимерә! Әллә карап торуымны яратмады, бераздан агач башына менеп китте дә бөтенләй күздән югалды. «Куышың югарыдадыр, бәлки анда сине нәниләрең дә көтәдер әле, йонлач», – дип фикерлим үземчә.
Нигәдер, язны күбрәк яратабыз кебек. Кышның да үз матурлыгы бар. Моны маңгай күзе белән генә түгел, күңелнеке белән күрә белергә кирәк шул. Яратам мин кышкы урманны. Ул аны кабатланмас бизәкләргә күмә. Вакыт булдымы – урманга барам. Кайбер көнне җәяү генә атлыйм. Туктый-туктый, як-ягыма карана-карана, әкрен генә атлыйм. Чү, бер кош кычкыра. Әллә үзенә пар эзли микән? Ни дисәң дә, табигатьнең кышкы йокыдан уянып килгән мәле бит!
Шулай татлы хыялый хисләргә бирелеп басып торганда, кулларына таяклар тоткан өч кеше килеп чыкты. Болар – скандинавия йөрүе белән шөгыльләнүчеләр. Алдарак баручы ир, туктап, берара миңа карап торды. Аннан кузгалдылар. Алар артыннан мин дә  чыгу юлына таба борылдым. 
Урман куелыгы артта калган саен, агачлар арасыннан кояш нурлары ныграк үтеп керә башлады. Агач ботагына эленгән сыерчык оялары да күбәйде. Монысы – 10 нчы мәктәп укучылары эше. Хезмәт дәресендә без дә күп ясадык аларны. Әгәр мин ясаган ояга кош ояласа, баш күккә тия иде! Сыерчыклар да, бер-берсенә ояларын мактап, сайрый кебек тоела иде безгә. 
Менә шулай, үз көенә яши урман.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: