Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Кызларыгыз үзләре гаепле

Газетаның 17 апрель санында басылган «Нәфесеңне тыймасаң…» дигән мәкаләне укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Халык бер нәрсәне аңлап бетермиме, аңламаганга салышамы? Педофил ул - балаларга карата көч кулланып, алар белән җенси мөнәсәбәткә керүче авыру кеше. Соңгы арада исә педофиллар дип, яшь кызлар белән йөрүче олырак егетләрне, ирләрне хөкемгә тарту бара....

Газетаның 17 апрель санында басылган «Нәфесеңне тыймасаң…» дигән мәкаләне укыгач, кулыма каләм алырга булдым.

Халык бер нәрсәне аңлап бетермиме, аңламаганга салышамы? Педофил ул - балаларга карата көч кулланып, алар белән җенси мөнәсәбәткә керүче авыру кеше. Соңгы арада исә педофиллар дип, яшь кызлар белән йөрүче олырак егетләрне, ирләрне хөкемгә тарту бара. Аларны төрмәләргә ябарга түгел, азып-тузып йөрүче кызларыгызны тәрбияләргә кирәк. Ата-ананың тәрбиясе мөһим роль уйный мондый очракта. Аларның игътибары җитеп бетмәгәнгә йөри яшь кызлар караңгы почмакларда сыра эчеп, тәмәке тартып, ә андый җирдә егетләр дә булмый калмый, әлбәттә. Дөрес, алар да законны беләләр, яшүсмерләр белән җенси мөнәсәбәткә керүнең нинди нәтиҗәгә китерүен бик яхшы аңларга тиешләр. Тик күп кенә очракта алар мәктәп укучысы белән бәйләнгәнен белми дә кала шул, чөнки кызлар моны яшереп калырга тырыша, үзләре үк аларның кочагына керергә әзер икәнен белдерә. Соңрак исә, эшләнгән эшләр билгеле булгач, ата-ана үз баласының: «Ул мине көчләде», дигән ялганына ышана. Әлбәттә, үз балаң якынрак, ул гына дөресен сөйлидер кебек. Нәтиҗәдә, кемнеңдер тормышы җимерелә, гаепсез кешеләр җинаятьчегә әйләнә.
Чит илләрдә мәктәп укучысы тиешле вакыттан соң урамда йөрсә, спиртлы эчемлекләр кулланса яисә үзеннән олырак кешеләр белән бер компаниядә аралашып басып торса, аның ата-анасы административ җавапка тартыла. Бу бик дөрес, дип саныйм мин. Үземнең дә 20 яшьлек улым, 15 яшьлек кызым бар. Телевидение шаукымына, дуслары сүзләренә иярмәсеннәр өчен, мин аларга бар нәрсәне дә ничек бар шулай итеп, бу - ак, бусы - кара дип аңлатам.
Педофилларны яклый бу, дигән ялгыш фикер туа күрмәсен башыгызда. Һәр ата-ана, тырыша-тырыша дөнья куып йөргән арада, үз баласына да игътибар һәм дөрес тәрбия бирер өчен вакыт тапса, бик әйбәт булыр иде, дип кенә әйтергә телим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X