Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Көй-моңнарыбыз онытылмасын»

Йөрәкләргә рәхәт була, гармунда бер уйнасаң. Телгәли ул йөрәкләрне, уйный белеп уйнасаң.

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр – ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Гармун – ул мәхәббәт шаһиты да, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул гармун. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә, иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр.
«Сабантуйлар һәм башка бәйрәмнәр авылда бик күңелле уза иде. Төрле көйләр уйнап, җырлап, көлешеп, урамнарны иңләп үтүләр кабатланмас бер истәлек булып күңелләрдә саклана. Ә бу бәйрәмнәрнең тоткасы гармунчылар иде», – дип искә ала, әле һаман әби-бабайлар.
Ноябрь уртасында Тоба авылы мәдәният йортында «Уйнагыз гармуннар» дип аталган бик матур кичә булып узды. Районыбызның төрле авылларыннан килгән 21 гармунчыбыз һәрберсе үзенчәлекле, җанга үтеп керерлек итеп уйнадылар. Гармун моңнарына матур җырлар үрелеп барды. Махсус кунагыбыз Флюр Гайнемөхәммәтов тамашачыларыбызны узенең тальян моңнары белән тагын да шатландырды. Кичәбездә катнашкан моң ияләренең барчасына Тоба мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Әхтәмова рәхмәт хатлары тапшырды.
Кичәдән һәркем: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын, бу бәйрәм районның матур традициясенә әйләнеп, тагын да күләмлерәк итеп оештырылсын иде,– дигән теләкләр белән таралды.
Гүзәл МАЛИКОВА, Тоба авылы мәдәният йорты хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X