Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Куркытмакчы булганнар

Менә конкурсыбыз ахырына якынлашты. Бүген редакциягә килгән язмаларның соңгысын бастырабыз. Киләсе саннарның берсендә җиңүченең исемен атарбыз һәм яңа конкурсыбызны башлап җибәрербез.

Мамадыш районы, Владимир авылында без яшь чакта сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары гөрләп торды. 7 нче сыйныфны тәмамлагач та, җыйнаулап фермада эшли башладык. Сарыклар күпләп бәрәнләгән чорда чиратлап аларны саклап, куна калырга да туры килде. Шулай беркөнне, фермада кизү торганда, каравылчы агай кереп: «Кызлар, чыгыгыз әле. Татарстан авылы ягыннан безгә таба убыр төшеп килә», – ди. Бу утызлап кына өйле, урман куенында урнашкан бик матур авыл иде. Без убыр карарга дип, йөгерешеп фермадан чыктык. Чынлап та, күктән ракета шикелле алдан очлаеп, арттан себерке кебек сибелеп, безгә таба ут очып килә. Ул шулай янып килде-килде дә, авылга җитәрәк юкка чыкты.
Без олыгаеп таралдык, безне сеңелләр алыштырды. Шулай кич утырганда, авылыбызда кияүгә чыкмый калган Упый исемле кыз яшьләргә шул хакта сөйләгән. Тегеләр, билгеле ышанмаган. Аннан, минем сеңлем үзенең дуслары белән Упыйны куркытырга уйлаган. Зур гына гәҗиткә печән тутырып, шар ясаганнар да, керосин тамызганнар. Авылдагы фермага барасы юл елга аркылы үтә. Кызлар елга аркылы салынган басманың бер тактасын кубарып алганнар да, басма астында Упыйны көтеп утырганнар. Ул килеп җиткәндә генә, шарга ут төртеп, теге тишектән атканнар. Мескен Упый бик курыккан, кызларны «кияү чырае күрмәсәгез иде» дип каргаган. Бәхеткә, аның каргышы чынга ашмады. Сеңлем Виктор исемле егеткә кияүгә чыгып, ике кыз үстерде. Бүгенге көндә Зур Афанас авылында яшиләр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Ә теге утка килгәндә, машина уты яктысы дип әйтүчеләр булыр бәлки. Тик без карадык, анда машина эзе күренмәде.
Елизавета ФИЛИППОВА, Түбән Кама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев