Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Куанырлык нәрсәләр күп

Безгә - өлкәннәргә хәзер күп кирәк түгел. Барына - канәгать. Тирә-ягыбыздагылардан аз гына игътибар, хөрмәт булса, шуңа куанабыз. Урамга чыксаң, ишегалларының кардан чистартылганын күреп, иртә таңнан тырыш хезмәт куючыларга кат-кат рәхмәт укыйбыз. Автобуска, трамвайга килеп керсәң, яшьләр урыннарыннан күтәрелеп урын бирәләр икән, күңелебез була. Менә бу тәрбияле бала икән, дип...

Безгә - өлкәннәргә хәзер күп кирәк түгел. Барына - канәгать. Тирә-ягыбыздагылардан аз гына игътибар, хөрмәт булса, шуңа куанабыз. Урамга чыксаң, ишегалларының кардан чистартылганын күреп, иртә таңнан тырыш хезмәт куючыларга кат-кат рәхмәт укыйбыз. Автобуска, трамвайга килеп керсәң, яшьләр урыннарыннан күтәрелеп урын бирәләр икән, күңелебез була. Менә бу тәрбияле бала икән, дип аларга рәхмәт әйтәбез. Трамвайларның берөзлексез йөреп торуларына да сөенәбез. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бик кирәкле транспорт. Бәясе дә кыйммәт түгел. Алар булмаса, кирәкле урынга тиз генә барып җитешә алыр идекме?! Трамвай вагоннары искерсә, яңаларын кайтарып кына торалар, рәхмәт төшкерләре. Алары уңайлы, чиста һәм җылы. Трамвайлар хуҗасы Рафаил Исмәгыйль улына рәхмәт инде. Күптән узган булса да, Өлкәннәр көне турында да берничә сүз языйм инде. Ул көнне бушлай мунча керттеләр. Мунчадан чыккач, тәмләткечләр белән чәй эчерделәр. Мәктәпкә чәй табынына чакырдылар. Анда аш-сулы табынга бөтен өлкәннәр җыелып, ашап-эчеп, сөйләшеп утыру бик күңелле булды. Шуны оештыручыларга да Алланың рәхмәте яусын! Шул көнне, мунчадан чыккач, автобускка кереп утырдым. Янәшәмә бер татар хатыны туры килде. Татар кешесе бит очрашкач, гел таныш булмаса да, сөйләшә, эч серләрен уртаклаша. Ул миннән: «Каян кайтып килешең», - дип сораша башлады. «Өлкәннәр көне булгач, ветераннарны бушлай мунча кертәләр бит», -дим. «И-и, мин ишетмәгән идем» - ди теге хатын. «Туган як» гәҗитендә хәбәр иткәннәр иде бит. Син аны алдырмыйсыңмыни?» - дидем. Без үзебез «Туган як»тан башка яши алмыйбыз. Аңа ел саен язылабыз, бабай белән бергәләп, яратып укыйбыз. Безне дөнья яңалыклары белән таныштырып торганнары өчен «Туган як» хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт. Әнә шулай, булганына куанып яшәүләргә ни җитә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X