Туган як

Күрше хакы, дисәләр дә

Татар халкы элек-электән күрше белән тату яшәргә тырышкан. Бу хактагы бик күп әйтемнәр әлегә кадәр сакланып килгән: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», «Күрше хакы - тәңре хакы»... Иң якын күрше «ут күрше» булган. Чөнки, учакта ут сүнгәндә, тиз генә күршеңә кереп, күмер алып чыгу гадәте шундый атама барлыкка китергән. Динебез дә...

Татар халкы элек-электән күрше белән тату яшәргә тырышкан. Бу хактагы бик күп әйтемнәр әлегә кадәр сакланып килгән: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», «Күрше хакы - тәңре хакы»... Иң якын күрше «ут күрше» булган. Чөнки, учакта ут сүнгәндә, тиз генә күршеңә кереп, күмер алып чыгу гадәте шундый атама барлыкка китергән. Динебез дә күрше хакын бик өстен куя.
Ә хәзер... Кызганыч, ләкин күршесен белүчеләр бик сирәк. Сезгә гади генә бер мисал. Берәү машинасын подъезд төбенә үк терәп диярлек калдырган да коляска этеп йөрүче әниләргә пандусны каплаган. Биш катлы йортның бу подъездында 15 гаилә тора, ә машинаның кемнеке икәнен белүче юк. Тәгәрмәченә типкәли, сигнализациясен кычкырта торгач, машина хуҗасы чыкты, яшь әни белән бер үк катта яшәүче ир булып чыкты ул. Менә сиңа күрше! Урамнан керә алмаган әни кызган иде, ирнең тетмәсен тетте. Тегесе дә хатын-кызга юл куярга кирәк дип, авызын йомып калмады, бер-берсенә шактый пычрак аттылар. Икесенең берсе дә, күрше хакын хаклыйм дип, дәшми кала алмады шул.
Яки тагын бер мисал. Татар халкының элек-электән килгән туган-тумачаны чакырып, елга бер аш уздырып алу гадәте бар. Аш уздыралар, ә терәлеп торган күршене чакыра белмиләр. Бер уйласаң - кызык та, кызганыч та, мәчеткә йөрүче әби-бабайны чакырсам, файдалырак булыр дип уйлый кайберәүләр. Сүз дә юк, алар бу эшнең профессионаллары. Гел кунакта йөреп сөйләргә остарып беткәннәр, вәгазь сөйләгәндә, акыл сатканда телләре телгә йокмый. (Үзе сөйләгәнне үзе үтиме икән - анысы башка мәсьәлә). Коръән сүрәләрен дә төртелми укып чыга. Ә күршедә яшәүче әби яки бабай мәчеткә йөрми, намазын өйдә генә укый, ашка да сирәк чакыралар. Шуңадырмы, укыганда каушап та китә, бераз тотлыга да - ничек инде якын дуслар, туганнар янында үзеңне «позорить» итеп, андый кешене өстәл артына чакырасың ди.
Ә бакчада алай түгел. Әллә монда авыллык кире кайта. Бакча күршеләре, гадәттә, иртә яздан көзгә кадәр дус-тату яшиләр. Авылдагы кебек, бер-берсенә чәйгә йөрешәләр, бер-берсен мунчага дәшәләр. Берсе юкта икенчесе бер-берсенең бакчасын караштырып тора, күршесе булмаганда, су килгәндә савытларына суын да тутырып куя. Урамда шиклерәк адәм күренсә, кайсы бакчага килгәнен, дусмы-туганмы икәнен төпченми калмый. Язын бер-берсеннән артып калган үсентеләрне бирешсәләр, көз җиткәч - уңышны бүлешәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Ә шәһәр юк... Нишләптер шәһәр эчкерсезлекне, ярдәмчеллекне «йота», күршедән уздырам дигән кара көнчелекне генә калдыра.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: