Туган як

Күпхатынлылыкка әзер түгел

"Татар баеса - өйләнә, урыс баеса, чикрәү салдыра". Балачакта мишәрләрдән ишеткән шушы мәкаль белән башлыйм язмамны. Татарның күп хатын тотуы элекке заманда аның байлык дәрәҗәсен күрсәткән. Беренчесе - үз катлавыннан хатынлыкка алган бикәсе, ә калган хатыннары түбән катлаудан булганнар. Алары, бу гаиләгә килү тәртибе буенча, "икенче", "өченче" һәм "яшь" хатын...

"Татар баеса - өйләнә, урыс баеса, чикрәү салдыра". Балачакта мишәрләрдән ишеткән шушы мәкаль белән башлыйм язмамны. Татарның күп хатын тотуы элекке заманда аның байлык дәрәҗәсен күрсәткән. Беренчесе - үз катлавыннан хатынлыкка алган бикәсе, ә калган хатыннары түбән катлаудан булганнар. Алары, бу гаиләгә килү тәртибе буенча, "икенче", "өченче" һәм "яшь" хатын дип йөртелгән. Шулай булуларына карамастан, бай ир аларга бертигез караган, барысын да тиешенчә киендергән, балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышкан. Күп хатынлы бай татар шәригать кануннарын бозмаган, вакытында зәкят түләгән, күп вакытта асрамага бала алып тәрбияләгән, мәчетләр төзергә ярдәм иткән.

Бүгенге көндә акчасын кая куярга белми аптыраучы эшмәкәрләр күпхатынлылыкны канунлаштырырга тырышалар. Дәүләт күләмендә законлаштыра алмагач, дин аша җайламакчы булалар. Күпхатынлылыкның дингә бернинди дә катнашы юк.

Минем якын дустым ике хатын белән никахлашып тора иде. Ике хатынына да, янәшә генә өчәр катлы ике өй торгызды. Шәһәрдә квартирлары да бар. Ике мәртәбә хаҗда булдылар, мәчеткә дә йөриләр. Аларда кунакта булганда, мин беркайчан да ике хатынының бер табында утырганын күрмәдем. Элек байларның дүрт хатыны бергә утырып чәйләгәннәр, өй эшләре турында киңәшләшкәннәр. Ике хатынлы дустым күптән түгел генә байлыгыннан коры калды - бизнесын югалтты. Шуннан соң ук, олы хатыны уллары янына күчеп китте. Яшь хатыны, балаларын тәрбияләргә акча җитмәгәч, базарда сатучы булып урнашты.

Телевизорда "Великолепный век" дигән сериал бара, карыйсыздыр. Сөләйман падишаһ янындагы вәзирнең дә, бер түрәсенең дә берничә хатыны юк, читтәгеләр белән чуалалар, әмма бер хатын белән генә яшиләр. Бу яктан, 300-400 ел вакыт узса да, үзгәреш юк. Җитмәсә, хәзерге байларның күбесе - югары урындагы түрәләр. Аларга күп хатын белән торырга ярамый (халык нәфрәте көчле бит).

Күбегездә, нигә боларны яза икән, дигән сорау туагандыр.

Без бүген яхшы тормышта яшибез, теләгән әйберне ашыйбыз, теләгәнчә киенәбез. Бу язманы укыганда, "күз алмасыдай кадерләп үстергән кызыңны, ничек итеп, икенче хатынлыкка бирергә була инде?!" дигән уй тумый калмагандыр.

Байлар өчен дин ул "мода" гына, хәзер инде күпхатынлылыкны да "мода"га кертергәме? Бер гөнаһтан аерылып бетә алмыйбыз, икенчесенә ыргылабыз. Дөньяның бүләкләренә алданып, ахирәтне онытудан Аллаһы сакласын.

Нәтиҗә буларак, шунысын да әйтәм: динебез ягына хәзерге темп белән борылу дәвам итсә, күпхатынлылык турында сөйләшү өчен, иң киме, 2-3 буын алышканны көтәргә туры килер. Безнең җәмгыять әлегә күпхатынлылыкка әзер түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: