Туган як

Коткыга бирелмик, түбәнкамалылар

Никах мәҗлесе оештыру, балага исем кушу, мәрхүмнәрне хөрмәт белән соңгы юлга озату һәм өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыру кебек гамәлләрне ата-бабадан калган тәртиптә башкарып килә безнең татар халкы. Дин-шәригать тарафыннан хуплана торган сабырлыкны да өеп биргән безнең халыкка Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә дә нәкъ изге рамазан алдыннан (19 июльдә) Казанда...

Никах мәҗлесе оештыру, балага исем кушу, мәрхүмнәрне хөрмәт белән соңгы юлга озату һәм өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыру кебек гамәлләрне ата-бабадан калган тәртиптә башкарып килә безнең татар халкы. Дин-шәригать тарафыннан хуплана торган сабырлыкны да өеп биргән безнең халыкка Аллаһы Тәгалә.

Шуңа күрә дә нәкъ изге рамазан алдыннан (19 июльдә) Казанда булып узган вакыйгаларны безнең республика мөселманнарына багланышта карау акылга сыймый. Дин әһелләренә әлеге һөҗүмгә бәйләп, «ваһаби», «сәләфи» төшенчәләренең еш кулланылуы, һәр тарафтан шуларны эзләү гади халыкта шом уята. Безнең Татарстан - Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан тотрыклы республика. Куәтле промышленностебыз бөтен бер Россиягә «икътисадый донор» булу мөмкинлеге бирә, авыл хуҗалыгы да үзебезне туйдырырлык икмәк өлгертә, иң мөһиме, төрле милләтләр арасында ыгы-зыгы юк. Ә боларның кемнәрнеңдер «кытыгын китерүе», я булмаса, республика байлыгына (зур-зур химия компанияләрен күз уңында тотуым) күзләре кызуы бик тә мөмкин. Республикабыз дини оешмалар буенча да лидерлар сафында: рәсми теркәлгәннәре саны мең ярымнан артып киткән, шуның 1130ы - мөселман оешмалары.
Әмма имансыз бәндәләр кылган явызлыкны мөселманнар өстенә аудару һич тә дөрес түгел. Мөселманда һәртөрле яманлыктан тыя торган иман көчле. Ә иман ул җинаять кылып түгел, ә гыйбадәт һәм изге гамәлләр белән раслана. Әнә, мөселманнар ярдәме белән Гагарин һәм Менделеев урамнары чатында яңа мәчет сафка басып килә. Аны ачу тантанасында әби-бабайлар, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләрнең генә түгел, яшьләрнең дә булуы күңелне җылыта, дип искә алып утырдык әле без, аксакаллар.
Һәр дини тәгълиматта ата-анага Аллаһы Тәгалә һәм аның изге китабы Коръәни Кәрим турында үз белгәннәрен балаларына аңлатып калдырырга кушыла. Шуңа күрә дә, бу уку елыннан мәктәпләрдә дин дәресләре кертелә башлавына без сөендек. Уку программасы Россиядә гамәлдә булган традицион диннәр - ислам, христиан һәм, шулай ук, будда белән яһүд диннәре тарихын, этиканы үз эченә ала. Хәзерге вакытта дәүләт биргән әнә шул мөмкинлектән ничек файдалану хакында уйланырга кирәк. Мәктәптә диннәр турында дөрес мәгълүмат биреләме, ул фәнне 4 нче класстан укыта башларга иртә түгелме һәм, барысыннан да мөһимрәге, нинди белгечләр укытыр ул фәнне? Татарстан мәктәпләре өчен дәреслекне кем язган? Мәчет һәм аксакаллар шурасы, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы менә шуны игътибар үзәгендә тотарга җыенабыз. Ә аның өчен, иң беренче эш итеп, мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән килешенеп, әлеге дөньяви этика нигезләре өйрәтелә торган шул дәресләргә йөрергә, укытучылар, ата-аналар белән фикер алышырга ниятләп торабыз.
Мәҗлескә җыелучыларның соңгы сүзе шул булды: коткыга бирелмәскә, динебез сафлыгын пычратучыларга карата уяу булырга!
Җәйнең соңгы көнендә, җомга намазыннан соң «Сарван» кафесында уздырылган мәҗлестә әнә шулар хакында фикер алыштык. Мәҗлестә, шулай ук, шәһәр үзәк мәчете имамы ярдәмчесе Кираметдин Кашафетдиновны 80 яшь тулу уңаеннан котлап, аңа республика Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты һ.б. тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: