Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Контр оныгы» дип йөрткәннәр

Сугыш чоры балаларының берсе – шәһәрдәшебез Рәфәт Шәйдуллин Азнакай районының Тымытык авылында сигезенче төпчек бала булып дөньяга килә.

Сабыйга бер яшь тулганда әтисе Сәмигулла абый сугышка китә. Ә ике елдан Рәфәтнең 17 яше тулмаган абыйсы Мәгъсүмне да алалар. Әнисе Бибихөршидә апа көне-төне колхозда хезмәт куя, баласын тиешенчә карарга да мөмкинлеге булмый аның, чөнки кешеләр эшкә килмәсә яки соңга калса, аларны я урман кисәргә, я сал агызырга җибәрәләр, я бөтенләй төрмәгә утырта торган булганнар ул чакта... Мәктәп еллары Рәфәтнең йөрәгенә бигрәк тә уелып калган. Бабасы гаиләсе белән бер гаепсезгә Златоуст шәһәренә куылган була. Гаебе расланмыйча, ике елдан кире кайтарсалар да, аңа «контр Шәйдулла» дигән ярлык тагылып кала. Ә 4 нче сыйныфта укыганда, укытучысының «контр оныгы» дип, юк сәбәпләр табып үзен бик еш кимсеткәнен әле хәзер дә искә ала Рәфәт...
Чабата белән тула оек 13 яшенә кадәр Рәфәтнең аягыннан төшми. Җәен Рафаил абыйсы белән көймәгә утырып, Ык елгасы аръягыннан юкә агачлары кайрысы җыеп кайтып, аннан чабата үрәләр, тал чыбыкларыннан каз оясы ясыйлар, куллары канап чыкканчы, су төбеннән мүк йолкыйлар, аны кызыл балчык белән болгатып, кирпеч сугалар. Аларны базарда сатып, өс киемнәре юнәтәләр.
Мәктәптән соң Рәфәт Бөгелмәгә бораулаучылар әзерли торган училищега укырга керә. Аны тәмамлагач, озак та үтми, армия сафларына алына. Анда һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, «Сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы» дип язылган фотосурәте полкның мактау тактасында тора. Хезмәт иткән елларында ГДРга килгән СССР хөкүмәте башлыгы Никита Сергеевич Хрущевның бернинди кәгазьсез ике сәгать буе митингта чыгыш ясаганын якыннан күреп тыңлавын, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Василий Иванович Чуйков белән сөйләшеп торуын горурланып искә ала ул.
Армиядән кайткач Рәфәт, юрист булу теләге белән, Казан дәүләт университетына укырга керә. Гаделсезлекләрне еш күрергә туры килгәнлектән, хокук саклаучы булырга хыяллана. Ул вакытта сөйгәне Миңсылу медицина институтында укый. Алты ел дуслашып йөргәннән соң, алар өйләнешеп, Түбән Камага килеп төпләнәләр. Рәфәт сигез ел дәвамында халык судьясы, 32 ел дәвамында хокук саклау органнарында хезмәт куя. Эштәге уңышлары өчен РФ Адвокатлар палатасының «Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауда куйган хезмәте өчен» беренче дәрәҗә алтын медале белән бүләкләнә.
Алар хатыны Миңсылу Зиатдин кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта балаларының һәм оныкларының уңышларына куанып гомер кичерәләр.
Рәфәт Шәйдуллин әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Беренче шигырен ул 6 нчы сыйныфта укыганда язган. Ә язучы Гөлсинә Галимуллинаның «Ай күлгә сыенганда» китабындагы геройлар – Миңсылу һәм Рәфәтнең прототиплары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X