Туган як

Комсомолның ялкынлы әйдаманы

1982 ел. Минем Казанда укуны тәмамлап, Түбән Камага килгән чак. «Шинник» газетасы редакциясенә урнашып эшли башлагач, «Шин» берләшмәсенең комсомол комитетына чакырып алдылар. Ул җиңел шиннар җитешетерү заводындагы бишенче «бытовка»ның дүртенче катында урнашкан икән. Бүлмәгә килеп кергәч, өстәл артында утыручы егет:

– О, безнең полк тулылана  икән, – дип кычкырып җибәрде. 
Игътибар белән карасам, комитет секретаре танышым – университетта укыганда физика факультетының «Кар десанты» отряды командиры булган Рөстәм Тәлгать улы Бикмуллин булып чыкты. Студент чагында үзем дә эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнә идем һәм мин дә тарих-филология факультетының «Кар десанты» отряды белән походларга йөрдем. 
«Шин» берләшмәсендә әле берничә ай гына булсам да, Бикмуллин тәкъдиме белән комитет әгъзасы итеп сайлап куйдылар. Һәм шунда ук бер арба комсомол биремнәре «төяделәр»: стенгазета, «Комсомол прожекторы» мөхәррире, оператив комсомол отряды җитәкчесе... Ул елларны искә төшерсәң! Яшьләр бик актив иде. Көн саен диярлек  производствода комсомол өмәләре, рейдлар, сыйфат буенча удар вахталар һ.б. оештырылды.
Комсомол секретаре Рөстәм Бикмуллин күп чараларны үзе башлап, үзе катнашып йөрде. Кемнәр белән генә көрәшми идек без: заводтагы брак ясаучылар, шин урлаучы караклар, шәһәр урамнарында тәртип бозучылар белән... Күп чаралар формаль түгел, ә эчтәлекле, файдалы һәм күңелле итеп уздырыла иде. Мәсәлән, Җиңү көненә багышлап, Волгоградтагы Мамай курганына мотопоход (снаряд гильзасы һәм туфрак алып кайту өчен), Түбән Кама – Казан(!) маршруты буенча йөгерү эстафетасы, ә 23 февральдә 1-1,5 метр калынлыгында кар баскан басу-ярлар арасыннан Түбән Камадан Прости авылына чаңгычылар эстафетасы... Спортчыларның беренче рәтендә Рөстәм үзе бара иде. 
Яхшы житәкчене тиз күреп алдылар. Күп тә узмады, Р.Бикмуллинны Түбән Кама комсомол оешмасының беренче секретаре итеп сайлап куйдылыр. Безнең очрашулар бераз кимеде, ләкин Бикмуллин белән аралашу озак дәвам итте. Аның һәрчак елмаюлы йөзе, бераз сынаучан үткен карашы һәм ялкынланып гитара кылларын чиртүе күңелем түрендә якты истәлек булып калды...
80 еллар азагында Кама Аланы бистәсендә Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше кайнады. АЭС төзүчеләр өчен торак җитешми иде. Йортларны панель плитәләрдән тиз коралар, менә квартираларны сафка бастыру озакка сузыла. Нишләргә? Партиянең шәһәр комитеты утырышында Бикмуллин йортлар төзелешендә штукатур-малярларның һөнәри конкурсын оештыру тәкъдиме белән чыга. Чөнки гадәти комсомол өмәләре инде күп халыкны туйдырган, ә менә конкурста катнашучыларга дефицит азык-төлек җыелмалары биреләчәк  иде. 
Чираттагы ял көннәрендә Түбән Камадан бистәгә шыгрым тулган 4-5 автобус чыгып китте. Яшьләр күңелле эшләделәр, алты подъездлы йортта бар эшне «ялт» иттереп (комиссия тикшерде) тәмамладылар. Кире кайтканда дөм караңгы, юлда буран кар сала, алдан ГАИ машинасы озатып бара иде. Кинәт туктап калдык. Ишек ачылды, анда өстен кар баскан Бикмуллин шәүләсе күренде. Барыбызга да удар хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, ул буш утыргычта яткан гитарага кулын сузды. Үзебез яраткан комсомол җырларын яңгыратып, кабат юлга кузгалдык...
Җыр дигәннән, Рөстәм күп еллар буе Самара өлкәсендә уздырыла торган Грушин исемендәге үзешчән җыр фестиваленә Түбән Кама делегациясен житәкләп барды. Ул үзе дә шигырьләр һәм җырлар яза иде. 
Өч бала әтисе, зур җитәкче постларга эшкә күчкәч тә, иҗади яшьләр белән аралашуын туктатмады. «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә генераль директор урынбасары  булып хезмәт куйгач, аны Президент фәрманы белән Казан синтетик каучуклар заводына генераль директор итеп билгеләделәр. Кызганычка каршы, башкалада аңа озак эшләргә туры килмәде – 2001 елны ул автокатастрофада һәлак булды. Тормышы һәм таланты чәчәк аткан чорда шундый асыл ир-егетнең гомере өзелде.
Тик Казанда Р.Бикмуллинның дуслары аның исемен онытырга юл куймадылар. Инде 18 ел рәттән «Сәләт» җәмәгать фонды Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-әдәби фестиваль оештыра. Бу вакыт эчендә гаять күп талантлар ачылды, алар арасында шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина һәм Гөлназ Гарипова, җырчылар Асыляр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина һәм башкалар бар. 
Ә менә күп еллар производствода эшләгән, зур комсомол оешмаларын җитәкләгән, шәһәребез үсешенә саллы өлеш керткән шәхес турында, нишләптер, Түбән Камада хәтерләүчеләр аз. Бәлкем, элек шәһәр ВЛКСМ комитеты урнашкан бинага истәлекле такта урнаштырылыр?.. Ул тактада Рөстәм Бикмуллин исеме 
дә лаеклы урын алыр иде дип уйлыйм. Яшьлек каласының яңа бер урамына шәһәрнең комсомол әйдәманы исемен бирү дә яхшы булыр иде. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: