Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Компьютерга сылтыйлар

Кулымнан килсә дөньядагы бар компьютерны җыеп диңгез төбенә ташлар идем. Чөнки соңгы вакытта бар начарлык шул компьютерга кайтып кала башлады соңгы вакытларда. Балалар көне-төне шуңа карап күз бетереп утыра. Берәр йомыш белән оешмаларга керсәң, аларда да яп-яшь кызлар күтәрелеп тә карамыйча экранга текәлгәннәр. Сүз кушсаң, җаваплары әзер - "программа не...

Кулымнан килсә дөньядагы бар компьютерны җыеп диңгез төбенә ташлар идем. Чөнки соңгы вакытта бар начарлык шул компьютерга кайтып кала башлады соңгы вакытларда. Балалар көне-төне шуңа карап күз бетереп утыра. Берәр йомыш белән оешмаларга керсәң, аларда да яп-яшь кызлар күтәрелеп тә карамыйча экранга текәлгәннәр. Сүз кушсаң, җаваплары әзер - "программа не работает". Квартплатага акча өстәп язсалар да программа ялгышына чыгарып калдыралар. Бер көнне Сбербанкның Тынычлык урамындагы офисына кереп кредит түләргә чират алган идем, ике сәгать көтеп утырдым. Миннән арттан килгәннәр үтеп бетте. Ә мине компьютер яратмады ахыры, иң соңыннан, банк ябылганда гына чакырды. Нигә болай, дип дөреслек эзли башлаган идем, тагын шул программага сылтап калдырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев