Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Коңгыздан без шулай котылдык

Каһәр суккан колорадо коңгызына каршы инде ничә еллар көрәшәбез, һаман җиңә алганыбыз юк. Башта аны, җиләк җыйгандагы кебек муенга чиләк асып, бәрәңге төпләрен таптап җыйдык һәм үтердек. Әмма файдасы күп булгандыр, дип әйтә алмыйм. Чөнки яңа гына җыеп узган бәрәңге сабагына каяндыр башка коңгызлар очып килеп куна иде. Аннары «Актара»...

Каһәр суккан колорадо коңгызына каршы инде ничә еллар көрәшәбез, һаман җиңә алганыбыз юк. Башта аны, җиләк җыйгандагы кебек муенга чиләк асып, бәрәңге төпләрен таптап җыйдык һәм үтердек. Әмма файдасы күп булгандыр, дип әйтә алмыйм. Чөнки яңа гына җыеп узган бәрәңге сабагына каяндыр башка коңгызлар очып килеп куна иде.
Аннары «Актара» дигән агу уйлап чыгарылгач, ул агудан эретмә ясап, шулай ук, бәрәңге төпләрен таптап, сабакларга сибеп йөри башладык. Әмма бу да 100 процент файда бирмәде. Һава шартлары һәрвакытта син уйлаганча булмый бит. Әгәр яңгыр яуса, кояш артык кыздырса, җил булса, томан төшсә, коңгызның личинкалары яфрак астына кача.
Шулай да, сезгә бер яхшы киңәш бирә алам. Әгәр утыртасы бәрәңге орлыгын әнә шул «Актара» дигән агу кушып ясалган сыекчада чылатсаң (агуны суга күпме чагыштырмада кушарга икәнлеге шешәсенә ябыштырылган язуда), шул бәрәңгедән үсеп чыккан сабакка җәй буена бер коңгыз да килми.
Зур гектарларда утыртучыларга бәрәңгене чаннарда чылатырга туры килә, билгеле. Ә менә 3-4 чиләк кенә утырткан очракта, утыртасы көнне иртән участокның бер почмагына бүрәнкә кебек чокыр казырга һәм аның өстен пленка белән капларга. Шуңа утыртасы бәрәңгене саласың да, «Актара» агуы кушып ясалган эретмәне бәрәңге өстенә «лейка» яки себерка белән сибеп чыккач, пленка белән өстен каплап, җил алып китмәсен өчен кырыйларын бастырып куясың.
Без үзебез дә, танышларыбыз да инде менә 3-4 ел бәрәңгене шушы «технология» белән утыртабыз. Бакчада җәй буена бер коңгыз күргәнебез юк. Әгәр бәрәңге утыртырга өлгермәгән булсагыз, бу тәҗрибәне сез дә сынап карый аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев