Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Китаплар әдәпле булырга өйрәтә

«Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул – киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирәдән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле», – дигән В.А. Сухомлинский.

Балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү җәмгыятебезнең төп бурычы булу һәркемгә мәгълүм. Укытучы-тәрбиячеләрдән, китапханәчеләрдән, ата-аналардан толерант шәхес тәрбияләүнең зарурлыгын аңлап эш итү сорала. Бу – заман таләбе.
Бүгенге көндә мәктәп, китапханәләрнең чын мәгънәсендә тирән белемле, үз илендә халык язмышы өчен җаваплы шәхес барлыкка китерү урынына әверелүе зарур. Юкса, безнең белемле, әмма бернинди хис-тойгысыз әрәмтамаклар, кеше җилкәсендә яшәүчеләр тәрбияләвебез бар. 
Хәзерге чорда радио, телевидение, интернет челтәре, урам йогынтысы укучыларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдерәләр, милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолалары үрнәгендә, шулай ук халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләнгән бала гына әхлаклы була.
Без дә, Шинчылар урамында урнашкан 45 нче яшьләр китапханәсе коллективы, шул таләпләрне истә тотып, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Мәктәп-гимназияләрдә, көллиятләрдә, институтларда, шәһәр паркларында, «Ковер» яшьләр үзәгендә төрле чаралар уздырабыз. Мәсәлән: узган ел ахырында шәһәребезнең 13 нче гимназия-интернатында 10 нчы сыйныф  кызлары белән «Китаплар әдәплелеккә өйрәтә» дип исемләнгән видеодәрес уздырдык. Видеопрезентация ярдәмендә, укучылар белән дәрестә төрле илләрдә яшәүче милләтләрнең ничек итеп исәнләшүен, бер-берсенә ничек сәлам бирүен искә төшердек. Әхлакый китаплардан өзекләр укып, тормыштан мисаллар китереп, «әдәпле», «тәрбияле», «инсафлы» сүзләренең мәгънәсен ачыкладык. «Әдәпле-әдәпсез» уены уйнап, укучылар кайсыбер очракта тормышта сүзләрне урынлы һәм дөрес куллану алымын үзләштерделәр. Дәрес барышыда укучылар белән әхлак, әдәп темасына кагылышлы әйтем, мәкальләрне дә искә төшердек. Китапханәдән алып килгән бу темага кагылышлы китапларга күзәтү ясап, дәреснең үткәнен сизми дә калдык.
Язмамны  мәгърифәтче галим Р.Фәхретдиннең «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр» дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Чөнки балалар – безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык, әдәплелек һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү барыбызның да төп бырычы булып кала.
Рәкыя ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. 
Фото 45 нче китапханә сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев