Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Китапханәдә «Яңа ел утырмасы»

«Урра, каникуллар» акцияcе кысаларында, «2019 ел – Россиядә Театр елы» булуын да исәпкә алып, кышкы озын Яңа ел каникуллары көннәрендә шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Зөлфия Зиннәтуллина, Әнисә Дәүләтшина, Эльмира Гайнемөхәммәтова китап укучы шәһәрдәшләребез өчен «Яңа ел утырмасы» дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар.

Чара театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алып баручы Кар кызы янына балаларның яраткан әкият геройлары Наф-Наф һәм Нуф-Нуф (Кытай календаре буенча бу ел – Кабан елы) кунакка килде. Кичәдә балалар Яңа ел бәйрәме, төрле халыкларның әлеге бәйрәмне ничек уздырулары һәм Кабан елының безгә нинди яңалыклар алып киләчәге хакында белделәр. 
Чара барышында укучыларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: Яңа ел бәйрәме, кыш фасылы турында яттан шигырьләр сөйләделәр, Наф-Наф белән Нуф-Нуф әйткән табышмакларга җаваплар таптылар, «Кар йомгагын кем күбрәк җыя» уенын уйнадылар. 
Алга таба осталык дәресе үткәрелде: төсле кәгазьдән яшел чыршы ясадылар, кәгазь тәлинкәгә ел символы – Кабан сурәтен төшерделәр. Кар кызы һәм Наф-Наф белән Нуф-Нуф катнашучы һәр балага, Яңа ел истәлеге итеп, бүләкләр өләштеләр. Чарада катнашкан балалар, әти-әниләр кызыклы, эчтәлекле бәйрәм оештырганнары өчен китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән олы рәхмәтләрен әйтеп, Яңа еллар мөбарәк, имин булсын, яңа уңышлар алып килсен дигән теләктә калдылар, бүгенгедәй кызыклы һәм файдалы бәйрәмнәрнең ешрак оештырылуына өметләнүләрен әйттеләр.
Эльмира ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВА, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев