Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Китап геройлары белән бергә яшим»

Фәүзия Мостафа кызы Шәйдуллина, 88 яшьтә булуына карамастан, китапханәнең иң актив китап укучылары арасында беренчелекне алып тора. Алган китапларын«күз ачып йомган арада»укып бетерә дә, май кояшы кебек елмаеп кереп,яңаларына алыштырада, рәхәтләнеп эчтәлеген дә сөйләп, язучы-шагыйрьләргә сокланып, мәдхия җырлап, рәхмәтләрен яудырып чыгып китә.

– 88 яшемдә булсам да, күзлек кимим, Аллага шөкер, китапны су кебек эчәм, бик яратам шул укырга, – ди. Мәгълүм ки, гыйлемле булуы да моңа исбат, чөнки 11 яшеннән үк гарәпчә укый һәм яза белгән. – Шул китап эчләренә кереп китәм дә, шуларның тормышлары белән яши башлыйм, көләм, шатланам, кайгырам, хәтта алар белән сөйләшәм дә, – ди, көлемсерәп...

Укыган китаплары да бик күпкырлы: тормышчан, халыктан алынган язмышлар, авыл халкының яшәү рәвеше, мәхәббәт, фажига дисеңме, язучыларның биографияләре, бөек шәхесләрнең тормыш юллары, хәтта шигырьләр дә укырга ярата ул. 88 яшемдә күзлексез укыйм дигән сүзләренә җавап итеп, сөбханалла дип әйтергә генә калса да, Фәүзия апаның күзләренә карасаң, дөньяның әчесен-төчесен дә татыган икәнлеге күренеп тора. Бер гасырга якын яшәгән кешенең күңелендә ниләрдер ята, уйлары белән кайлардадыр йөри, күңеле сыкрый...

Язмыштан узмыш юк дигәндәй, тумышы белән Башкортстанның Чишмә районы Бүләк-баш авылыннан булса да, язмыш аны Ташкент якларына алып китә. Сөйләгәннәрен тыңласаң, үзеннән бер роман язырлык мәгълүмат туплана. Кайдадыр көлеп, кайдадыр моңсуланып та куя, чөнки шундый зур, саф йөрәкле ханымның йөрәк җәрәхәтләре дә җитәрлек булган.

– Тормыш иптәшем Фаиз да күптән вафат, бәгырь җимешләрем булган ике өрлек кебек улым Мансур белән Равил да җир куенында ята, – дип авыр көрсенеп, сүзен дәвам итә. Ана күңеле чыдаса да чыдый бит: йөрәге тулы җәрәхәт булса да, йөзе кояш кебек балкый, эчтән сыкранса да, тыштан күрсәтми. – Бүгенге тормышымнан бик тә канәгать, кызым Фәния белән киявем Аркадий карамагында, Аллага шөкер, бик бәхетле, тәрбияле, мул тормышта гомер кичерәм, өрмәгән урынга да утыртмыйлар – дип, соклану катыш рәхмәтләрен җиткерә Фәүзия апа.

Шундый чал чәчле, сабыр, чиста күңелле әбиапаларга карыйсың да, тормышка булган карашыңны үзгәртәсең, аның кадерен ныграк тоя башлыйсың. Күпне күреп, ачлы-туклы үсеп тә, кайгы-хәсрәтләр кичереп тә, бүгенгәчә күзләреннән җылы нур бөркелгән, телләреннән гел яхшы сүзләр генә чыккан, «ак әби»ләрне ничекләр яратмыйсың! Аларның сүзләре, йөрәккә сары май булып, үгет-нәсихәтләре киләчәккә маяк булып торганда: «Балаларыгызга, оныкларыгызга, безгә, барчабызга үрнәк булып, тагын да бик күп еллар яшәгез әле», – дип, бар галәмгә кычкырасы килә. Әйе, яшәгез әле, яшәгез! Бөек Җиңүнең 75 еллыгын уздырып, 80-85 еллыгын да каршы алырга язсын!

Фәнилә Шиһабетдинова,

Кама Аланы китапханәчесе

Фото: vk.com/nk_biblioteka 21

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев