Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Хезмәтләрен күрсеннәр иде»

Безнең Түбән Уратма авылы районда иң зурларыннан санала. Хөрмәткә лаек кешеләре дә күп. Шуларның икесе – фельдшер акушерлык пунктында хезмәт куючы Ләйсән Хәйруллина һәм Роза Әгъләмова. Авыру сорап тормый, көндез дә, төнлә дә кузгалырга мөмкин. Әмма кайчан гына сорасаң да, алар килеп җитеп, ярдәм күрсәтә.

Мин Ләйсән Хәйруллина белән бер урамда яшим, шуңа күрә аңа ешрак мөрәҗәгать итәм. Кан басымым да «уйный». Ләйсән тиз арада кереп, ярдәм күрсәтә. Төп эшеннән кала, авылда фермер буларак та билгеле ул. Матур тормыш алып барганда, биш ел элек ире Илдар үлеп, авылдашым ике бала белән тол калды. Әмма төп эшен дә, фермерлыкны да ташламады. Хәзерге вакытта хуҗалыгында 15 сыеры бар. 21 гыйнварда авыл клубында халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин 2019 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, ә соңыннан сәхнәгә авылның фермерларын чакырдылар. Аларга грамоталар, чәчәкләр бирделәр. Ләйсән хуҗалыкны үзе алып бара, мал-туары да күп. Нишләп аны сәхнәгә чакырмадылар? Авылыбыз җитәкчеләре кешеләрнең хезмәтен дөрес күрә белсен иде.
Рәисә ЯКУПОВА, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны.

Укучыбызның бу соравын без Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат ГАРИФУЛЛИНГА юлладык. Җавабы түбәндәгечә булды:
– Без һәрвакыт гадел эшләргә тырышабыз. Ләйсән Хәйруллинаның тырыш, эшчән булуын да беләбез. Халык алдында хисап тотканда, аны мактап телгә алдым. Әмма сәхнәгә фермерларны түгел, ә шәхси хуҗалыклары булган кешеләрне чакырдык. Дәүләт ярдәме күрми, үз тырышлыклары белән мал асраучы нигездә 60-70 яшьтәге кешеләр иде алар. Араларында 18 сыер тотучы да бар! Бу кешеләргә хөрмәт күрсәтү дә мөһим. Ләйсән – фермер, аңа ярдәм дә күрсәтелә, дәүләттән ике миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәер, без дә аны онытмыйбыз, 2018 елда грамота тапшырдык, быел Сабантуй бәйрәмендә дә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Грамотасын бирергә ниятлибез. Эшләгән кешеләрне күрә беләбез.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев