Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Кешеләрме, ерткычлармы

Бу дөнья дигәнең бигрәкләр дә буталып, болганып бетте. Адәм балалары үз кадерләрен дә бетерделәр, изгелек, яхшылык дигәне дә онытылып бара. Алай гынамы соң?! Ак белән кара буталды: ерткычлыкны бернигә дә санамый башладылар. Урамда сулышка кабарлык эссе бер көндә кемдер берсеннән-берсе нәнирәк песи балаларын целлофан пакетка салган. Һава кермәсен өчен чишелмәслек...

Бу дөнья дигәнең бигрәкләр дә буталып, болганып бетте. Адәм балалары үз кадерләрен дә бетерделәр, изгелек, яхшылык дигәне дә онытылып бара. Алай гынамы соң?! Ак белән кара буталды: ерткычлыкны бернигә дә санамый башладылар.

Урамда сулышка кабарлык эссе бер көндә кемдер берсеннән-берсе нәнирәк песи балаларын целлофан пакетка салган. Һава кермәсен өчен чишелмәслек итеп төенләп бәйләгән дә, чыгарып ташлаган. Адәм булып саналучы ике аяклы ул ерткычны җир ничек күтәреп йөртә икән?!

Бала-чага бу табышка юлыкканда, песи балаларының кара төстәгесенең җаны-тыны сизелми. Анысын шунда калдыралар да, исәннәрен шул тирәдәге йортта яшәүче Валяларга күтәреп киләләр. Үзе дә, кызы да рәнҗетелгән җаннарга карата бик тә мәрхәмәтле шул. Алып калалар, сабый баланы багудан да мәшәкатьлерәк булса да, песи балаларын карыйлар. Ул да түгел, теге үлгән дип уйлаган кара песи баласына да җан керә, тегеләре янына анысы да өстәлә. Валя үзе дә таң тишегеннән эшкә чыгып китә, кызы да икешәр җирдә эшли, ничек өлгерәләрдер, шаклар катам. Аларга күршеләрендә яшәүче Галя исемле хатын да булыша. Анысы да хуҗасыз, мескен эт-мәчеләр яныннан битараф кына узып китүчеләрдән түгел. Кайлардан киләдер ул адәм балаларына бу кадәр дә рәхим-шәфкатьлелек?!

Мин үзем читтән генә карап сокланырга яратам. Урамда, елый-елый, аягыма буталсалар да, карамыйм. Ияләшерләр дә, урамда калдырып китә алмам дип куркам...

Ана мәче асрыйсың икән инде, аны бит ветврач янына алып барып, бала тапмаслык итеп стерильләштерергә буладыр... Нәни песи балаларын үтерү яки үлсен өчен капчыкка тутырып чыгарып ташлау өчен йөрәк урынында таш булырга тиештер ул. Шундый бер дворник хатынны белә идем. Хатын-кызлар консультациясе бер йортта эшләде ул. Шул тирәдәге күпме песине җыеп, капчыкка салып, мусоркага озаткан. Эшеннән киткән инде. Үзенең дә кулы-аягы тартышып ята дип ишеттем...

Теге песи балаларына хуҗа табылмасмы дип, өметләнә Валя. Әгәр дә андый изге күңелле кешеләр булса, үзенең кесә телефонына (8-919-646-61-19) шалтыратуларын көтә.

Яхшылык, изгелек кенә дөньяны бүгенге көндә каплап алган караңгылыктан, ерткычлык һәм явызлыктан коткара алыр. Яхшылык эшләргә омтылыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев