Туган як

Үкенеч калды

Укып чыккач та, мин Түбән Уратма медпунктында эшләдем. Җәй көне шимбәнең эш сәгатеннән соң, урамда үтеп баручы мотоцикллы кем дә булса – исемнәрен белеп бетермәсәм дә – Болгарга өебезгә кадәр китереп китә иде. Еш кына Коля Гурьянов туры килә иде. Ә кыш көне Ширәмәт аркылы җәяү кайтам.

Берсендә, таудан менеп килгәндә бер атлы кеше туктап, мине чанасына утыртты да, үзе дилбегәне тотып янәшә җәяү менде. Җырлый-җырлый, кызыклы хәлләр турында сөйләп, көлә-көлә өемә кадәр китереп куйды. Мин аңа рәхмәт әйтеп төшеп калдым. Күрәсең, мин аңа кайсы авылда, кайда эшләгәнемне әйткәнмендер, тик исемен сорый белмәгәнмен. Бу абый кеше һәр шимбәдә, Уратма медпунктына килеп, мине алып кайта иде. Санитаркам Нәзирә апа аның килгәнен күрә дә «Әнә, Сатый сине алырга килде», – ди.
Ул абый Ширәмәттән Трудовойга почта алып кайта иде. Бу шулай кыш буе Уратмага килеп, җырлый-җырлый, көлә-көлә мине Болгарга кайтарып йөрде. Бервакыт мин аңа Нәзирә апа әйткән исеме белән «Рәхмәт, Сатый абый» дидем. Шуннан соң ул бүтән күренмәде. Соңгы килүе шул булды. Чувашларда, керәшеннәрдә русча исемнәрне төрлечә бозып әйтү гадәте бар бит: мәсәлән: Чүкчи, Җәүлән, Үртәми карт, Үлгери, Гөргери. Мин «Сатый» дигәнне шундый исемнәрнең берсе дип белгән идем. Ә ул «Сантый – юләр» дигәнне аңлата икән, ә абыйның исеме Александр булган икән.
Аннан соң мин Болгарда эшләдем. Яуш авылында медпункт җиткерделәр дә, анда безгә чиратлап барып эшләргә кушылды. Минем чиратымда фермадан ат белән эштән кайтучы Әхмәдулла Ахунов ике тапкыр туры килеп, Яушка алып барды. Өченче тапкырында: «Сине ташып йөрүдән миңа ни файда?» – диде дә, бүтән утыртмады, мин дә эндәшмәдем инде. Көннең я төшнең теләсә кайсы вакытында чакырып алган чакларда машина сазга батса, буксовать итсә, Яуштан гына түгел, Ширәмәттән дә төн урталарында җәяү кайткан чаклар күпме булгандыр?! Әле ул авырткан аяк белән, таяксыз. Аларны беркем дә белмәде... 
Ә теге Александр абыйны мин бик күп еллар үткәч, Түбән Кама базарында очраттым. Ул мине таныгандырмы, белмим, аның белән исәнләштем, хәлләрен дә сораштым. Хатыны байтактан үлгән, ике улы белән яши икән. Элекке шат күңелле абый түгел иде инде ул. Кәефсез, боек, бәлки минем белмичә әйткән сүземне дә исенә төшергәндер. Ул чагында аннан гафу үтенергә башыма да килмәде. Инде хәзер булса да, «Туган як» газетасы аша аңардан гафу итүен сорар идем. Әгәр дә инде мәрхүм булса, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.
Лира ГАБИТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: