Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Кем нинди бүләк бирде?

Кызлар, ирләрегезне Ватанны саклаучылар көне белән котлаган идегезме? Бүләген дә бирмичә калмагансыздыр. 8 Мартта үзегез дә ирләрегезгә биргән бүләккә лаеклысын алгансыздыр, шулаймы? Әйдәгез, мактанышабыз, 23 февральдә иренә кем нәрсә бүләк итте? Ресторанга бардык дисезме? Фи, тапкансыз бүләк! Иң оригиналь бүләк миндә. Моңа берегезнең дә башы җитмәс... Дөрес, Ватанны саклаучылары бармак...

Кызлар, ирләрегезне Ватанны саклаучылар көне белән котлаган идегезме? Бүләген дә бирмичә калмагансыздыр. 8 Мартта үзегез дә ирләрегезгә биргән бүләккә лаеклысын алгансыздыр, шулаймы?
Әйдәгез, мактанышабыз, 23 февральдә иренә кем нәрсә бүләк итте? Ресторанга бардык дисезме? Фи, тапкансыз бүләк! Иң оригиналь бүләк миндә. Моңа берегезнең дә башы җитмәс...
Дөрес, Ватанны саклаучылары бармак белән генә санарлык булса да, этен дә, бетен дә, хәтта бишектәге малайны да котлау гадәткә керде бит хәзер. Оекбаш, кырыну өчен крем дип авыз ерырга ашыкмагыз. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк булса да, оекбаш бүләк итү модасы күптән бетте. Чөнки бер атнадан 8 Март була. Кунак ашы - кара-каршы ул!
Саранланмый гына, иремә бу бәйрәмдә палатка бүләк итәргә булдым. Беренчедән, икебезнең дә акчасы миндә, икенчедән, аның төшендә күрә торган күптәнге хыялы бит ул. Җәй җитүгә, кунып балык тотарга йөри ул. Әле кеше ирләре кебек эчеп кайтса ярар иде, ул бит балык күтәреп кайта! Миңа этләнә-этләнә чистартасы була...
Тик палатка хәтле палатка күтәреп йөрергә мин җүләр түгел. Кибетләр бит хәзер эшне җиңеләйттеләр -безгә «Подарочная карта» дигән нәрсә уйлап таптылар. Мин дә палатка бәясе булган шундый карта сатып алдым. Ә аны кулына тоттыру - иркәем өчен сюрприз булмый бит ул. Мин кызыграк юлны таптым. Иремнең күзлек савыты да ватылган иде. Юл уңаеннан, күзлек савыты да алдым. Теге еш сынып интектерә торган пенал кебекне түгел, заманчаны. Картаны шуның эченә тыктым. Аны кечерәк бер тартмага салдым. Ике атна буе почта әрҗәләрендәге барлык реклама газеталарын җыйган идем, бүләк тартмасын шул газеталарга төрә башладым. Йөз кат чамасы төрелде, әле ул гына җитмәде, электән калган рулонлы кәгазь бар иде, шуны да өстәргә туры килде. Ну вот, ирем эштән кайтуга, зал түрендә палатка хәтле зур бер төргәк ясап куйдым. Түбәсенә бер бантик та чәпәдем - миннән булсын яхшылык!
Әле эш моның белән генә бетмәде, бәлеш пешерәсе, табын корасы бар. Ирләрнең күңеленә юл ашказаны аша - бу закон үзгәрмәде. Тәмле итеп бәлеш пешерә белмәгән татар хатын-кызы юк инде ул. Салатын, пирогын, тагын башка вак-төякләр өстәгәч, менә дигән матур табын килеп чыкты.
Эштән кайтуга, ирем беренче эш итеп залга атлады. Андагы бүләкне күрүгә, күзе маңгаена менде. Кыяфәтен күрсәгез! Лотореяга миллион отканмыни! Минем «Әйдә башта ашап алабыз, соңрак карарсың» диюемә кул селтәп, бүләккә ябышты. Алай тиз генә булыр ди сиңа! Бер биш-ун минут маташкач, барыбер өстәл янына килеп утырды. Ашап-эчеп алгач, минем матур котлаудан соң, тагын теге төргәккә ябышты. Бу юлы кыяфәте әнисеннән кибеттә шоколад сораган бала кыяфәтенә кергән иде инде. Бераз маташкач, чыгып тәмәке тартып керде. Бүлмә кәгазьгә чумды, аяк атларлык та урын юк - ә бүләк һаман күренми! Хәзер инде иркәем бу эшне ник башлаганына үзе дә үкенә иде бугай. Ник болай азаплыйсың соң син мине, дигән кыяфәт чыгарып, миңа карап алгалый. Ә минем, имеш, эшем тыгыз - оекбаш бәйләү белән мавыккан булам.
Оһ, ниһаять, теге тартма почмагы күренде. Аны күрүгә, иремнең аскы ирене идәнгә хәтле асылынып төште. Ул көткән бүләк булмады бит! Битараф рәвештә тартманы ачып, күзлек савытын алды. Автомат рәвештә генә аңа кулын тыккан иде - минем фәлән мең сумлык картамны тартып чыгарды! Бу юлы инде ул миңа урманга адаштырырга алып барып, кире алып кайтырга уйлаган мәче баласының хуҗасына караган кыяфәттә рәхмәтле караш белән карый иде. Аннары гына ушын җыеп, мине кочаклап алды. Үләм дип торам! Әллә ачудан, әллә шатлыктан, әллә чынлап та үтерергә җыенган шунда!...Өйләнгәннән бирле мондый кайнар кочакны күргәнем юк иде.
Иркәемнең миңа дигән алтын беләзекне дә шушылай төреп бирәсен шул вакытта ук белгән идем! Ни өчен беләзек дисезме? Яшергән җиреннән мин аны әллә кайчан тапкан идем инде. Аның сөяркәсе юк - монысын төгәл беләм. Димәк, миңа!
Чыннан да, 8 Мартта ул да бүләген миңа нәкъ шулай төреп бирде. Тик аннан аермалы буларак, мин төргәк эчендә нәрсә икәнен әллә кайчан белә идем инде. Юри генә белмәмешкә салышып кыланган булдым. Сөекле иркәемнең миңа көтелмәгән «сюрприз» ясавына ничек куанганын күрсәгез иде!
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев