Туган як

Күңелне борчый

Татар теле, милләт дип, купшы сүзләр чәчәргә яратабыз. Дөрес, узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче ел балалары авыз тутырып татарча сөйләшәбез, үз туган телебездә әдәби китаплар укырга да яратабыз. Әмма хәзерге вакытта кайсы гына китапханәгә керсәң дә, анда һаман да шул без үскәндә укыган китаплар гына. Ни өчендер иктапханәләр яңа китаплар...

Татар теле, милләт дип, купшы сүзләр чәчәргә яратабыз. Дөрес, узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче ел балалары авыз тутырып татарча сөйләшәбез, үз туган телебездә әдәби китаплар укырга да яратабыз. Әмма хәзерге вакытта кайсы гына китапханәгә керсәң дә, анда һаман да шул без үскәндә укыган китаплар гына. Ни өчендер иктапханәләр яңа китаплар белән тулыландырылмый. Яңа китаплар гел кайтмыйдыр, димим, булганнарын да, күрәсең, минем шикелле китап яратучылар көтеп кенә тора. Мин үзем, мәсәлән, бары тик бер генә яңа китап уку бәхетенә ирештем. Ул да булса, Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» дигән китабы. Аны мин, аерыла алмыйча, йотылып укыдым. Ник кибеттән сатып алмаска, дисезме?! Китап кибетенә кергәч, бер бәясенә карыйсың, бер - акчага. Безнең өчен кыйммәтрәк шул... «Туган як»ка язу бик үк дөрес тә түгелдер, тик телевизорда Казан күрсәтә торган «Татарская кухня» тапшыруы кемнәр өчен икән дип, аптырыйбыз. Рус телендәге тапшырулар болай да баштан ашып киткән, һичьюгы шул ашарга пешерергә өйрәтә торганын гына булса да, ник үз туган телебездә оештырмаска инде?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: