Туган як

«Күңелләребезгә хуш килде»

Безнең Түбән Уратма авылы китапханәсендә бик оешкан төстә «Ядкарь» клубы эшләп килә. Аның җитәкчесе Фатыйма Хафизова һәрбер чарада башлап йөри. «Хәтер» көненә багышланган кичәбезне матур табигать кочагында – «Аргы чишмә» буенда үткәрергә дә – ул тәкъдим итте. «Аргы чишмә» буйлары барыбызның да куңелләренә бик якын, балачак, яшьлек хәтирәләрен саклаган истәлекләргә бай урын да ул.

Менә ул вак чуерташлар өстеннән кояш яктысында җемелдәп челтерәп аккан чишмәбез! Бер-беребезне бүлә-бүлә истәлекләргә бирелдек. Кемдер балачагында аланлыктан җиләк җыйган, көтү көткән, оста гөмбәчеләр наратлыкка гөмбәгә йөргән. Авылдан еракта булса да,  көянтә чиләкләр асып чишмәгә суга йөручеләр дә булган. Чөнки суының тәме белән башка чишмәләрдән аерылып торган. Җырлый-җырлый чишмә ага, өздереп сандугачлар сайрый, шушы искиткеч матур урында, әлбәттә, яшьләрнең очрашу урыны да булган. Кемнәргәдер ул шуның белән кадерле. Һәр чишмәнең  үз тарихы, үз юлы, үз моңы бар. «Аргы чишмә» суын эчеп үскән бертуган Әкълимә, Фәймә, Тәгъзимә апалар чишмә исеменең тарихын матур итеп бәянләделәр.
«Әйе, без табигатьнең шушы яшел чирәмнәренә, саф сулы чишмәләренә, аллы-гөлле чәчәкләренә сокланып яшибез. Баскан җиребез – туган җир, тирәбездә – дуслар, туганнар. Гел шулай дәвам итсен, илләр тыныч, дөньялар имин булсын иде, – дибез. 
78 ел элек 22 июнь иртәсендә  миллионнарның, шул исәптән, безнең Түбән Уратма авылы халкының тыныч хезмәт иртәсе Бөек Ватан сугышы башлану белән өзелә.
22 июнь – Хәтер көне. Бугенге шушы матур тормышыбыз өчен кемнәргә бурычлы соң без? «Кемнәр безнең якты киләчәк өчен изге яуда башларын салган? Бу хакта безнең бер генә минутка да исебездән чыгарырга хакыбыз юк» – дип сүзен башлады китапханәчебез Ләйлә Әгъзамова.
«Ядкарь» клубында йөрүчеләр күбесе 50 нче еллар башында туганнар. Сугыш беткәнгә дә әле бик аз вакыт үткән булган. Сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы, ул еллардагы тормыш авырлыгы аларның йөрәкләренә сеңеп калган. «Рәхимсез сугыш безне кеше гомеренең кадерен белергә, үзара ышанычның, игелек, шәфкатьнең бәясен аңларга да өйрәтте» – диде пенсиядәге укытучы Мәдинә апа Хәйруллина.
Ул чор кешеләре китапларны да куп укыган һәм хәзер дә китапханәгә бик теләп йөриләр. Укыган китаплар буенча фикер алышулар, яратып укыган авторларның китапларын бер-берсенә тәкъдим итүчеләр дә булды. Мәсәлән Роза Хафизованың «Сугыш ятимнәре», Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китапларын укучылар күз яшьләрсез генә укып булмавы турында сөйләделәр.
Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына 324 кеше китә, 123е генә туган якларга кабат әйләнеп кайткан. Исән кайтучылар арасында Габделхак ага Габдрахмановның дәһшәтле  сугыш турында искә алуларын, кызы Мәдинә Сәхапова тетрәндергеч итеп тәфсилләп сөйләде.
Гармунчыбыз Альберт Мөбарәкшин белән аның тормыш иптәше Әлфирә апа катнашыннан башка бездә бер бәйрәм чарасы да узмый. Алар – кичәбезнең бизәге. Әлеге очрашуда да урман буйларын яңгыратып Альберт абый моңлы көйләрне сузды. Гармунчыбызга кушылып салмак кына җырлар агылды. Кошлар да җырчыларыбыздан уздырырга тырышып, сайрадылар да, сайрадылар.
Тәмле чишмә суы белән самавыр куеп чәй кайнатып торучыбыз Гөлмәдинә апа Ризванова – сугыштан соңгы елларда авылыбызда тракторда эшләгән бердәнбер хатын-кыз механизатор. 60 нчы елларда яшь кыз бала ир егетләренең генә көче җиткән корыч атны иярли. Аның сөйләгәннәрен барыбыз кызыксынып тыңладык.
Табигать кочагында үткәргән бу көнебез барыбызның да күңелләренә хуш килде. Китапханәче Ләйлә һәм аның тормыш иптәше Дамир учак утында пешкән шулпа, шашлык белән сыйладылар. Ләйләгә бик эчтәлекле матур очрашу үткәргәне өчен барыбыз да рәхмәтләребезне белдердек. Бу очрашу барыбызның да күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калыр.
Гүзәлия КӘЛИМУЛЛИНА, Түбән Уратма авылы. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: