Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Казаннан эзләп киләм

Түбән Камага бер килүемдә, сеңлем Рәмзия өстәлендә Габдулла Тукай сурәте төшерелгән һәм шагыйрьгә багышланган шигырьләрдән торган газета бите күрдем. Ул "Туган як" газетасы булып чыкты. Шуннан башлап, соңгы биш елда Тукай туган көнгә багышлап чыгарылган "Туган як"ны җыеп бардым. Бу юлы гына Тукайлы "Туган як"сыз калдым инде дип, бик борчылган...

Түбән Камага бер килүемдә, сеңлем Рәмзия өстәлендә Габдулла Тукай сурәте төшерелгән һәм шагыйрьгә багышланган шигырьләрдән торган газета бите күрдем. Ул "Туган як" газетасы булып чыкты. Шуннан башлап, соңгы биш елда Тукай туган көнгә багышлап чыгарылган "Туган як"ны җыеп бардым.

Бу юлы гына Тукайлы "Туган як"сыз калдым инде дип, бик борчылган идем. Бу газетаны юллап, сездәге татар театрына да кердем. Театрдагылар миңа редакциянең үзенә барырга киңәш иттеләр. Рәхмәт, редакция кызлары миңа ул газетаны табып бирделәр. Тукай туган көнгә тулы бер биттә шигырьләр урнаштырылган. Мин аларның барысын да кат-кат укыйм. Ел саен Тукайның бер үк фотосын куюыгыз өчен дә, Тукай хәтерле булганыгызга да, миннән, гади бер татар хатыныннан. рәхмәт.

Мин үзем Кама Тамагы районыныдагы Тукай поселогында туып-үстем, хәзерге вакытта Казанда яшим. Елга ике мәртәбә Тукай каберенә барып, дога укып кайтам. Аның шигырьләрен һәм Тукайның үзенә багышланган шигырьләрне яратып укыйм һәм күңелдән биклим. Газетагыз бик ошый, аны укыгач, үз туганым белән сөйләшкәндәй, җанга рәхәт булып кала. Уңышлар сиңа, Тукай туган көндә чыгучы һәм Тукай сөйләшкән татар теленең сафлыгын саклаучы "Туган як".

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев