Туган як

Кавказга бардым әле...

Мәктәптә язгы каникул чорында Грозный шәһәрендә узачак Бөтенроссия педагогик конференциягә чакыру килгәч, Кавказ якларына сәяхәт кылырга булдым. 25 мартта кичен Казан вокзалында идем. Каникуллар башлангач, билетларга бик кытлык икән. Чиләбе-Мәскәү поездына утырып кына бара торган урынлы вагонга билет алдым. 10 сәгатькә генә түзеп була, янәсе... Бик үк ошамады, әлбәттә. Ниһаятъ,...

Мәктәптә язгы каникул чорында Грозный шәһәрендә узачак Бөтенроссия педагогик конференциягә чакыру килгәч, Кавказ якларына сәяхәт кылырга булдым.
25 мартта кичен Казан вокзалында идем. Каникуллар башлангач, билетларга бик кытлык икән. Чиләбе-Мәскәү поездына утырып кына бара торган урынлы вагонга билет алдым. 10 сәгатькә генә түзеп була, янәсе... Бик үк ошамады, әлбәттә. Ниһаятъ, башкалага җитеп, метрога «чумдым». Аэропортларга баручылар игътибарына: хәзер махсус «Аэроэкспресс» электропоездларына билет 500 сум тора, шуңа күрә метро белән йөрергә тырышыгыз (55 сум). Ә «Саларьево» станциясеннән Внуково аэропортына кадәр автобуска билет бәясе бары 50 сум тора.
Боинг-737 иртән Владикавказга очты. Иллюминатордан еш карап бардым - ярты юл аста ап-ак басулар ятса, зур бер елганы (Идел дип фараз иттем) очып узгач, кара басу-урманнар күзгә ташланды. Сәгать ярым узмагандыр, болытлар арасыннан очларын боз каплаган Кавказ таулары күренә башлады. Ингушетия башкаласының аэровокзалы шәһәрдән 25 чакрымдагы кечкенә бер катлы бинада урнашкан. Таксида Грозныйга таба юл алдык. Бу якларда юл кагыйдәләрен бер дә үтәмиләр икән, еш кына машиналар узу тыелган урыннарда да каршыга чыга... Чечня белән чиктә зур пост бар. Дәүләт автоинспекторларыннан тыш, анда Россия хәрби хезмәткәрләре дә кизү тора, кайчак пассажирларның да паспорт, билетларын тикшерәләр икән. Баку - Грозный трассасында юл шактый яхшырды.
2 сәгать узмагандыр, таулар арасында урнашкан «Серноводск-Кавказский» санаториена килеп җиттек. Җәннәт кайда дисәләр, шундадыр инде: саф һава, матур агачлар белән капланган тау итәкләре, таш-пыяла белән зәвыклап корылган бина-сарайлар, шифалы чишмәләр... Ул чишмәләр таш кое-фонтан белән уратып алынган, алар өстеннән пар чыгып тора. Күкертле-водородлы минерал су ашказаны өчен бик файдалы икән, көнгә өч мәртәбә кабул итәргә кирәк. Санаторийда безне бик җылы каршы алдылар. Төшке аштан соң, теләгәннәргә бушлай күкерт-водородлы ванналар кабул итәргә тәкъдим иттеләр.
«Алга бары тик белем һәм мәдәният аша...»
Иртән безне автобуслар белән Грозный шәһәрендәге Ю.Д.Дешериев исемендәге лингвистик мәктәпкә алып киттеләр. Ул гаять зур суҗыйгыч (чеченнар аны Грозный диңгезе дип атыйлар) янында урнашкан. Гимназия 3 катлы, ике бассейны бар, барлык кабинетлар да заманча техника белән җиһазланган. Коридорларда инфоматлар тора - анда расписаниедән башка ашханәдәге көндәлек меню, башка кирәкле мәгълүмат белән танышырга була. Психолог кабинетында читлектә кошлар сайрый, идәнгә йомшак келәмнәр җәелгән, өреп кабартылган кебек канәфиләр тезелгән... Мәктәптә хәтта телестудия дә бар. Ә актлар залының сәхнәсе бездәге шәһәр мәдәнияте сарайларыныкына караганда ике мәртәбә зуррак. Ни өчен алай икәнлеген зур коллективлы бию ансамбльләре чыгышын күргәч аңладык.
Педагог-новаторларның Бөтенроссия конференциясен Чечен Республикасы мәгариф министры Исмаил Байханов ачып җибәрде. Ул илебезнең төрле почмакларыннан килгән укытучыларга ЧР Президенты Рамзан Кадыйровның котлавын җиткерде һәм илбашының «Чечня бары тик белем һәм мәдәният аша гына алга барачак» дигән сүзләрен ассызыклап узды.
Аннары сәхнәгә мәктәп хуҗалары чыкты. Ап-ак блузка һәм кара итәк кигән, башларына килештереп төсле яулыклар бәйләгән яшь укытучы кыз-ханымнар ике телдә дәртле җырлар җырладылар. Концертны укучылар дәвам итте: сәхнәдә милли киемнәрдәге 40-50 дән артык пар егет-кызлар(!) лезгинка һәм башка биюләр башкарды.
Төшке ашны гимназия ашханәсендә әзерләгәннәр иде. Без рәхәтләнеп чечен халкының милли ризыклары белән таныштык. Ә төштән соң уку-семинарлар башланды. Аларны Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән галимнәр алып барды.
Ачы тарих дәресләре
Конференция икенче көнне дә шушы гимназиядә дәвам итте.Чыгышлар арасында булган тәнәфесләр вакытында без педколлектив белән якыннанрак аралаштык. Узган ел көз ачылган бу мәктәптә яшьләр бик күп эшли, шуңа күрә аралашудан бер дә тартынып тормыйлар. Егетләр дә, кызлар да гел елмаеп сөйләшә. Мәктәп директоры булган хатын-кызлар да аз түгел. Араларында Татарстанда туганнары да бар. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан ягында туып, әти-әниләре белән 90 нчы елларда Чечняга кайтканнар да күп. Белгәнебезчә, чеченнар ул якларга үз теләге белән китмәгәннәр- 1944 елны Сталин фәрманы белән сөрелгәннәр. Һәр халыкта берникадәр начар затлар булса да, бөтен милләтне «хыянәтчеләр» исемлегенә кертеп, туган яктан мәхрүм итү, еллар узгач, чечен сугышын китереп чыгаруга тагы бер сәбәп булды. Гимназия стенасындагы иң зур стендларның берсе якташларына - 31 Советлар Союзы Героена багышланган. Ә Рәсәй хәрби көчләре белән булган кораллы бәрелешләр турында чеченнар искә алырга яратмыйлар. Бүген Грозныйда да, якын-тирә районнарда да сугыш узганны хәтерләткән бер урын да юк! Бар йортлар яңадан торгызылган, яңа биналар, сәүдә үзәкләре, мәчет-мәктәпләр төзелгән. Һәрбер мәктәп эчендә намаз уку бүлмәләре бар.
Шулай да сугышны онытып бетереп булмый. Мәсәлән, шул ук Грозный диңгезе турында сөйләгәндә экскурсовод, сугыш тәмамлангач, бу суйҗыйгыч төбен чистартканда 25-30 КамАЗ машинасы чүп-чар, шул исәптән ватык хәрби кораллар чыгарылуы турында сөйләде. Хәзер бу чеченнарның яраткан ял итү урыны. Ике як ярда да пляж бар, ир һәм хатын-кызларныкы аерым.
Сугышка кадәр башкала аша трамвайлар йөргән. Хәзер алар юк - Путин, Назарбаев, Кадыйров исемендәге проспектларны киңәйтеп төзегәннәр. Шуңа транспорт, бигрәк тә «машруткалар», яхшы йөри, «бөкеләр» юк диярлек. Санаторийга кире кайтып барганда кызыклы, ләкин бик мәгънәле вакыйга булып алды. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә колонна белән барган автобуслар юлдан кинәт борылып, АЗС артында тукталдылар. Шоферлар, бергә җыелып, янәшәдә урнашкан кечкенә бина эченә юнәлделәр. Безнең автобусның йөртүчесе Алихан елмаеп гафу үтенде: «5 минут көтегез инде, бездә кичке намаз вакыты».
«Чечня йөрәге»
Конференциянең өченче көне Х.И.Ибраһимов исемендәге 1 нче математик мәктәптә узды. Актлар залына менгәндә баскычның һәр басмасына физик, математик, химик формулалар язылуына игътибар иттем. Заманча итеп төзелгән бина тыштан да, эчке яктан да бик матур бизәлгән. Бу эштә укучылар да катнашкан икән - мәсәлән, алар гамәли фәннәр укытыла торган блокта стена читләренә грек һәм Рим архитектурасына хас колонналар урнаштыру проектларын сызып биргәннәр. Декоратив бизәлештә дә антик заманнардан калган рәсемнәр урын алган. Минем игътибарымны тагы 2 стенд җәлеп итте. Берсендә - әле бүген дә дөнья галимнәре тарафыннан исбат ителмәгән математик теоремалар язылган. (Рәхим ит, кадерле укучым, үзеңне сынап кара!) Икенчесендә - Нобель премиясе лауреатлары һәм янәшәдә фотосыз буш рамка. Астына «Безнең 1 нче математик мәктәпне тәмамлаган 202 (?) елгы лауреат» дип язылган...
Бу мәктәптә төгәл фәннәр тирәнтен өйрәнелеп кенә калмый, ә практикада үзләштерелә. Дәресләрдән соң укучылар кванториумда бушлай (бездә айга 1-1,5 мең сум тора) шөгыльләнәләр: робототехника, геокванториум, 3D-дизайн, компьютерда программалаштыру... Безгә 13 яшьлек Исмаил Алимбеков математика дәресләрендә өстәмә әсбап итеп кулланылучы үзе төзегән программаны күрсәтте. Бу мәктәптә һәр нәрсәгә иҗади карыйлар: китапханәдә түшәм астында кәгазь карлыгачлар очып йөри... Ә электрон китаплар белән (планшет формасында) Интернет аша бер мизгелдә теләсә нинди телдә, теләсә нинди әдәбият табып була.
Бу көнне без күп җирләрдә экскурсиядә булдык. Грозный-ситиның 29 нчы катында күзәтү манарасы урнашкан бинага мендек, беренче Президент Әхмәт Кадыйровка багышланган мемориаль комплекска бардык. Ә менә «Чечня йөрәге» дип аталган Европадагы иң зур мәчетләрнең берсе турында аерым сөйләмичә булмый. Биеклеге 63 метр булган дүрт манаралы бу мәчетнең мәйданы 5 мең кв.метр, анда ун мең кеше сыя. Архитектура проектына үрнәк итеп Стамбулдагы Зәңгәр мәчет алынган. Үзәк залдагы куполның диаметры 16 метр, биеклеге 32 метр. «Чечня йөрәге»н 36 люстра яктырта, шуларның иң зурысының диаметры 8 метр. Мәчетнең эчке ягын төрек осталары бизәгән, Коръән аятьләре алтын йөгертеп язылган. Бина дини бәйрәмнәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә буш тормый. Экскурсиягә килгән башка дин тотучы хатыннарга яулыклар һәм мөселман күлмәкләре бирелә. Шунда ук янәшәдә бик матур Рәсәй ислам университеты бинасы урнашкан. Мәчет төнлә төсле прожекторлар белән яктыртыла һәм шәһәрнең төрле почмакларыннан ерактан ук күренеп тора...
Конференцияне йомгаклау кичәсе санаторийның актлар залында узды. Һәр катнашучыга ЧР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклыклар һәм китаплар тапшырылды. Барыбызны да вокзал-аэропортларга илтеп, озатып калдылар. Самолет кайту юлына борылып, бозлы Казбек итәкләре өстеннән очты. Кемгә ничектер, шәхсән үзем Чечня якларыннан бик җылы тәэсирләр алып кайттым. Яңа дуслар таптым, чеченнарның тыныч тормышка һәм иман юлына ныклы басуларына куандым.
«Мин Төркиядә биш мәртәбә булдым» дип мактанучыларга бер киңәш бирер идем: үзебезнең Рәсәйдә дә ял итү өчен гүзәл төбәкләр бик күп, Кавказда гына түгел, Алтай һәм хәтта Себердә дә...
Фәрит Вагыйзов.
Фотода: Әхмәт Кадыйров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете.
Фото vostok.photos сайтыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: