Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Катырып үтерәләр

Шинчылар урамындагы 9нчы йортның 1нче һәм 2нче подъездларында яшәүчеләр акчасын алдан (хәтта җәй айларында да!) түләп барсалар да, инде өченче елын квартирлары тиешенчә җылытылмаудан җәфаланалар. Квартирлардагы батареялар җылымса гына. Подъезддагы торбалар да салкында туңып шартламасын өчен генә җылытыла. Шәһәрнең «горисполком», «администрация», «прокуратура», суд һ.б. биналарда батареялар кайнар. Шулай ук, башка...

Шинчылар урамындагы 9нчы йортның 1нче һәм 2нче подъездларында яшәүчеләр акчасын алдан (хәтта җәй айларында да!) түләп барсалар да, инде өченче елын квартирлары тиешенчә җылытылмаудан җәфаланалар. Квартирлардагы батареялар җылымса гына. Подъезддагы торбалар да салкында туңып шартламасын өчен генә җылытыла. Шәһәрнең «горисполком», «администрация», «прокуратура», суд һ.б. биналарда батареялар кайнар. Шулай ук, башка йорт квартирларында да батареялар эссе. Алар акчаны күбрәк түлиләрме икән әллә? Бу ике подъезда да олы яшьтәге пенсионерлар, яшь балалар һәм мәктәп укучылары яши. Балалар дәрес хәзерләгәндә дә туңып утыралар. Әле кышка кермәгән, инде авыручыларыбыз да бар.
«Центр» торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе директоры Равиль Җәмилов исеменә гариза да язып карадык, телефоннан да гел шалтыратып җылы бирүне арттыруларын сорыйбыз, файдасы гына юк. Дөрес, бер вакыт инженер килеп китте диделәр. Ул: «Әгәр мин җылылыкны өстәсәм, премиямне кисәчәкләр», дигән. Халык җылылык өчен таләп ителгән акчаны вакытында түләп барса да, үз квартирында туңып яшәргә мәҗбүр.
«Центр» хуҗалары җылы-лык өчен түләнгән акчаны нәрсәгә тоталар икән? Тиененә кадәр исәпләп, халык алдында хисап ясасыннар.
Фәргать САДЫЙКОВ.
Ни өчен икебез дә алырга тиеш?
«Туган як» редакциясенә почта аша 50 яшьлек Алсу юллаган хатны үзгәртмичә урнаштырабыз.
«Кадерле редакция!
Бер дә курыкмыйча, шушы язмамны бастырып чыгарыгыз әле. Үземне борчыган, уйландырган нәрсәне сезгә дә сөйләргә булдым.
«Туган як» газетасын бик яратып укыйм. Күптәннән алдырып киләм. Менә быел ничек булыр? Шәһәребездә, районыбызда булган хәлләр, яңалыклар белән бик танышып барасыбыз килгән иде дә. Ахрысы, саубуллашырга туры килер.
Ни өчен дисәгез, мөмкин-легем юк. «Химия» заводында, производствода эшләп тә, акчам юк. Аның каравы, эштән мәҗбүриләп, түләүле «химия» гәҗитенә яздыралар. Әле куркыталар да, язылмасагыз премиягезне кисәбез дип. Үземне генә түгел, «хатын язылды» дигән көе, әле иремне дә мәҗбүриләп яздырганнар. Ул автобус паркында эшчеләр йөртә. Ә аңа, «язылсагыз, премия өстибез», дигәннәр. Менә шулай, без хәзер бер өй эченә ике бертөрле гәҗит алачакбыз. Ну, укыйбыз икән рәхәтләнеп... Тик аңламыйм, нишләп, ике бертөрле гәҗит алырга тиешбез?! Мин бит байбичә түгел.
Әле юлларыбызны (бару-кайту) түләүле итәргә яталар, имеш. Акчаны бит 7 ел күтәргәннәре юк, киресенчә, айдан айга кими генә бара.
Зинһар өчен ачуланмагыз инде. Эчемне бушаттым әзрәк.
Эшегездә уңышлар теләп, Алсу».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X