Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Каникуллар тәмам

Шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзалары җәйге каникулларын тәмамлап, эшкә тотындылар.

Без, гадәттәгечә, атнаның һәр дүшәмбесендә – үзебезнең офиста, шура рәисе Васил Камалов җитәкчелегендә җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, алга планнар билгелибез.
Мәктәпләрдә яңа уку елы башлану да безгә өстәмә бурычлар йөкләде. 1 сентябрь Белем көне уңаеннан, без аксакаллар җыелып, ул көнне кем кайсы мәктәпкә барырга тиешлеген тәгаенләдек, эш планы кабул иттек, фикер алыштык. Шәхсән үземне 8 нче мәктәпкә билгеләделәр.
Бу язмамда шул мәктәптә уздырылган Белем көне турында кыскача мәгълүмат бирәм.
Быелгы уку елын мәктәп директоры Анатолий Сергеев җитәкчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективлары зур хәзерлек белән каршы алганнар. Бина тиешенчә ремонтланган, барлык техник җиһазлар заманча таләпләргә туры китереп хәзерләнгән, укытучы кадрлар белән тәэмин ителгән.
Быелгы уку елында биредә барлыгы 875 бала укыячак икән (гаризаларны әле һаман да кабул итәләр), алар 36 сыйныфны тәшкил итә. Мине шунысы да куандырды: 1 нче сыйныфта 113 укучы булып (4 сыйныф), барысы да беренче сменада татар теле һәм әдәбияты дәресләрен 3 әр сәгать, 10-11 сыйныфларда 2шәр сәгать укыячаклар икән. Димәк, мәктәп коллективы укытучылар, ата-аналар белән эш алып барып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны дәвам итәчәкләр, дип мине ышандырдылар. Шулай була күрсен! Аларның әлеге тырышуларының нәтиҗәсен, киләчәк күрсәтер.
Укучы балаларның 55 процентын рус теллеләр, 45 процентын татар теллеләр тәшкил итә. Алар барысы бик тату һәм дус яшиләр. Мәктәптә моңа игътибар бик зур. Бу 2 сентябрьдә үткән Белем көнендә дә ачык күренде: кичәне ике телдә – рус һәм татар телендә алып барып, җыр һәм биюләрдә дә миллилек сакланды.
Күзгә ташланган нәрсә – ата-аналарның активлыгы. Бәйрәмгә һәр укучының да әти-әнисе, әби-бабалары килгән иде. Аларның чыгышларында мәктәпкә яхшы караш, укытучыларны хөрмәт итү сизелә. Монысы да бик кирәк нәрсә.
Белем көненә багышланган чара Дәүләт гимннары белән башланып, «Туган тел» җыры белән тәмамланды. 11 сыйныф укучысы Айнур, 1 сыйныфка укырга килгән Викторияне иңенә күтәрде, кызчык «беренче кыңгырау»ны шалтыратты.
Әти-әниләр балалары белән мәктәпкә кереп, классларда әңгәмәләр, концерт номерлары тыңлап һәм үзләре дә башкарып, өйләренә шатланып, горурланып таралыштылар.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X