Туган як

Калды башым чиратка

(Бер әби авызыннан) Яшьлегемдә ялгыз калып,өч баламны үстердем, Үсеп җиткәч, балаларданрәхәт күрермен, дидем. Бала - бәгырь ите бит ул, үстеләр алмаларым. Ике малай, бер кыз булыпүстеләр балаларым. Ач-ялангач итмәдем,суыкта туңдырмадым, Миһербансыз булырлар дип һич кенә уйламадым. Өйләндердем, туйлар иттем, игелекләрен көттем, Балаларын үстерешеп, һаман да шәфкать көттем. Язмышы читтә булгандыр,...

(Бер әби авызыннан)
Яшьлегемдә ялгыз калып,өч баламны үстердем,
Үсеп җиткәч, балаларданрәхәт күрермен, дидем.
Бала - бәгырь ите бит ул, үстеләр алмаларым.
Ике малай, бер кыз булыпүстеләр балаларым.
Ач-ялангач итмәдем,суыкта туңдырмадым,
Миһербансыз булырлар дип һич кенә уйламадым.
Өйләндердем, туйлар иттем, игелекләрен көттем,
Балаларын үстерешеп, һаман да шәфкать көттем.
Язмышы читтә булгандыр, кызны бирдем еракка,
Ике малай арасында үзем калдым чиратка.
Балалары үсеп җиткәч, авыр мине карарга,
Уйлашалар алар мине чиратлашып багарга.
Хәзер тормышлары әйбәт,берсеннән-берсе чибәр,
«Әни миндә бер ай торыр,синдә дә бер ай», - диләр.
Тилгән авызыннан төшкән бәбкә кебек булдым мин,
Ике улым арасында күченеп йөримен мин.
Шулай чират йөри торгач, бер-бер артлы көн үтә,
Айда барысы 30 көн, бигрәк тиз үтеп китә.
Озатып калам, каршы алам,хезмәт итеп торамын,
Утыз көнлек ай узганын сизмичә дә каламын.
Яшьләр зиһенле бит хәзер, көнне санап торалар,
«Бүген аең тулды», - диеп, йөземә дә оралар.
Аем тулгач берсендә дә артык торып булмыйдыр,
Ике арада йөрүләрем йөрәгемне тырмыйдыр.
Әйтерем юк, бу бер айда мин бик кадерсез түгел,
Аем тулганнан соң гына торырга мөмкин түгел.
Бер-бер артлы көннәр уза, кече улымда ай тордым,
Кайларга гына китим дип, төрле планнар кордым.
Чират буенча тагын олы улыма бардым,
Картлык көнемдә шулай, санаулы көнгә калдым.
Бүлмә җыйдым, бар да тәртип, эштән кайтып керделәр,
Барыбыз да утырышкач, аш та бүлеп бирделәр.
Ашарга килеп утыргач, кашык алдым кулыма,
Ашны кабам дигәч кенә, күзем төште улыма.
«Әни, үзең беләсеңдер, килгәнеңә ай булды»...
Улымнан моны ишеткәч,күзләремә яшь тулды.
Шулаймени, балакаем, сизми калганмын, дидем.
Көне кичкә авышса да, ярар, китәрмен, дидем.
Кашык алгач кулыма, кулым дер-дер калтырый,
Чыгып китәргә соң инде, ялгыз башым аптырый.
Аш хакы бар өчен генә, ике кашык аш каптым,
Сиздермичә торып китеп,киемнәремне таптым.
Тамагымнан ризык үтми, йота алмадым ашымны,
Балаларым сыйдырмыйлар, кая куйыйм башымны?!
Кич булса да китми булмый, таяк алдым кулыма,
Китәм инде, балакаем, рәхмәт, дидем улыма.
«Әни, ашап кит инде, - ди, китүемне күргәчтен,-
Калдырып китү ярамый, тәлинкәгә бүлгәчтен».
Сау булыгыз, балакаем, тыныч яшәгез, дидем.
Мин киткәчтен, тынычлап, утырып ашарсыз, дидем.
Кич, караңгы төшкәндә чыгып киттеп кайтырга,
Кайтыргамы, барыргамы - белмим ниләр уйларга.
Барам, дисәң, кунак түгел, кайтам дисәм - көтмиләр,
Безнең әни кайда диеп, исәпкә дә кертмиләр.
Кайтыр юлга чыгып киттем, кич, караңгы булса да,
Ике күзем сөртә-сөртә канлы яшькә тулса да.
Балалар үскәч рәхәт күрү - мескен ана теләге,
Ничек таштай ката икән балаларның йөрәге?
Сезнең дә бар балагыз, күзегезнең карасы,
Сүз үстергән баланың артаймасмы анасы?
Чәчкән ашлык тишелеп чыгар,беркөн урып алырсыз,
Сезгә дә килер ул картлык, сизмичә дә калырсыз.
Барам-барам, барган саен, яшь агадыр күземнән,
Нигә миңа мондый тормыш, дип сорыйм үз-үземнән...
Балаларым, бәгырьләрем, белмәдегез кадеремне,
Болай булгач, югалтырсыз сез хәтта каберемне.ничек чыдасын ана?
Сабыр итим дип әйтсә дә, һаман йөрәге яна…
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: