Изге эшләрдә өлешләре зур
Менә без – керәшеннәрнең җәйге көннәрдә уза торган иң күңелле бәйрәмнәренең берсе – Питрау бәйрәме дә җитте. Файдалы үләннәр җыя, мунча себеркеләре ясый торган вакыт.
Балчыклы авылы халкы «Питрау»га тәрәзә йөзлекләрен, капкаларны яңартып буярга ярата, йорт тирәләрен тәртипкә китерә. Зиратларга барып, үлгәннәрне искә ала торган йола да бар. Пётр белән Павел апостоллар исемендәге чиркәвебез дә торгызылгач, бәйрәмнәр икеләтә күңелле үтә. Чаңнар кагып, бик матур, оста итеп җыруларын җырлаучы дин әһелләребез – поп Вячеслав атабыз һәм Мария анабыз авылдашларыбызның күңеленә бик хуш килә.
Бәйрәм уңаеннан, чиркәүне күтәргәндә күп көчләрен керткән авылдашларыбызны да искә аласы килә. Депутатыбыз Юрий Иванов бу зур эшне үз өстенә алып башлаганы өчен, үзе дә гомер буе данлаулы булсын. Никитин Василий дәдәйнең улы Юрий Никитин зиратларыбыздагы искергән агачларны кисеп, чистартып тора. Василий дәдәй үзенең соңгы көннәренә кадәр, хәлсезләнгән вакытларында да зиратыбызны тәртиптә тотты, улы да әтисенең эшен дәвам итә. Анатолий Маркелов чиркәү нигезләрен күтәреп, тимердән коймалар койдырып, бик матур чәчәкләр, куаклар утыртты. Келәтле авылы егете, Балчыклы кияве Геннадий Муллин үз авылында да бик күп эшләр эшли, безнең чиркәүнең алтарен ясарга да булышты. Керәшеннәрнең «анасы», барыбызны тотып торучы рәисебез, базар комплексы директоры Тамара Баһаветдиновага Ходай озын гомер бирсен. Ул – безнең бик күркәм кешебез.
Иганәчеләрнең һәм мондый изге эшләрдә катнашучыларның барысын да санап чыгу һич мөмкин түгел. Аларның барчасына бик зур рәхмәт. Үпкәләп калучылар булмасын иде. Барыгыз алдында да баш иябез.
Бәйрәмнәр күңелле, изгелекләр белән узсын!
Балчыклы авылы халкы исеменнән,
Анастасия ЧУРАШОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.2900
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14200
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...26900
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.17700
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.15200
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.15000
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.14200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14200
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.14100
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.13800
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11700
-
1 март 2021 - 08:41Җәлилгә багышланган бәйгедә Түбән Каманың, нигездә, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тупланган командасы «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призлары өчен 1964 елдан бирле үткәрелеп килә торган республика бәйгесендә катнашты.4300
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.2900
-
1 март 2021 - 08:10«Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес укырга өйрәнәбез» Түбән Кама үзәк мәчетендә оештырылган курсларда инде дүртенче ел белем алам.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика