Туган як

Истәлекләрне яңартып

Илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган гаилә юктыр. Әйе, вакыт дәвалый: еллар үткән саен ул фаҗигале чордагы югалтуларның, халкыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгы кими. Ләкин, яу кырында сәламәтлеге, гомере хисабына Җиңү яулаучылар турындагы якты истәлекләр һәм аларга булган чиксез рәхмәт хисе безнең күңелләрдә саклана.

30 апрельдә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 5912 группасында Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган сыйныф сәгатендә яңгыраган сүзләр дә шуны раслый. Сыйныф сәгате дигәннән, ул үзизоляция шартларында онлайн режимда узды. Шунысын да билгләп үтәсе килә, студентлар яңа таләпләргә шактый күнегеп, zoom платформасы нигезендә видеоконференция рәвешендә үткәрелгән әлеге чараны зур кызыксыну белән кабул итте.
5912 группаның сыйныф җитәкчесе буларак, кереш сүземдә мин илебезнең бу Җиңүне гаять зур югалтулар бәрабәренә яулап алуы турында сөйләдем. Халкыбызга фронтта баштанаяк коралланган һәм зур көчкә ия булган күпсанлы дошман гаскәренә каршы көрәшергә, ә тылда сугышчыларны корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә түры килүен ассызыклап уздым.
Студентлар үзләренең ул дәһшәтле елларны кичергән ерак туганнарын, төгәлрәк әйткәндә, әти-әниләренең әби-бабаларын искә алдылар. Шунысы кызганыч, яшь буында бу хакта мәгълүмат бик күп түгел. Аларның сирәге генә 75-79 ел элек узган вакыйгаларның шаһиты булган туган-тумачалары турында нәрсәдер ишетеп белә. Шуңа күрә Айрат Сабитовның ерак бабасы турындагы истәлекләренә аерым тукталасы килә: – Бабамның әтисе Галимуллин Муллаәхмәт Галимулла улы 1921 елның 1 апрелендә Актаныш районы, Түке авылында туган, – дип башлады Айрат сүзен. – 1939 елда аны армиягә алалар. Ул Монголия чигендә хезмәт итә, Халхин-Гол елгасындагы хәрби бәрелештә катнаша. Демобилизация көне җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм солдатларның тиздән өйгә кайту турындагы планнары тормышка ашмый, чөнки, Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы була. 1943 елга кадәр ул Байкал арты фронты составында хезмәт итә. Шул елны бабамның әтисе, минем ерак бабайны Көнбатышка, икенче Украина фронтына озаталар. Ул артиллерист булып сугыша, шул ук вакытта пушка тартып йөрүче атларны карап торучы да була. Чөнки машиналар язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда хәрәкәт итә алмый, батып кала, ватылалар, ә атлар ышанычны аклый. Будапешт шәһәре өчен барган сугышта әниемнең бабасы яралана һәм контузия ала. Ерак бабам Бөек Җиңү көнен Чехословакиядә, кече сержант званиясендә каршы ала. Ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Будапештны алу өчен», «Венаны алу өчен», «Праганы алу өчен» медальләре белән бүләкләнгән, – дип тәмамлады Айрат сүзен һәм 1988 елда ерак бабасының вафат булуы, ә аның документлары һәм хәрби бүләкләре бүген дә гаиләләрендә саклануы турында әйтеп үтте.
Мин укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан ике бабам: әтиемнең әтисе Закиров Хаммәтзәки Закир улы һәм әниемнең әтисе Сафин Әхмәтгата Сафа улы турында сөйләдем Закиров Хаммәтзәки 1893 елда Чистай өязенең Татар Волчьясе авылында дөньяга килә. Ул чорда татар авылында туып үскән һәм русча сөйләшү түгел, руслар әйткән аерым сүзләрне дә аңламаган Зәки, 1914 ел ахырында татар мохитеннән аерылып, Беренче бөтендөнья сугышына алына, фронтта яраланып, немецларга әсирлеккә эләгә. Аннан соң Кызыл Армия гаскәрләре сафында ул чорда Россиядә киң масштаб алган Гражданнар сугышында катнаша. ...1942 елның 30 маенда 49 яше тулып килүче Хаммәтзәки Закиров Бөек Ватан сугышына китә. Бу вакытта инде аның ике улы Мостафа белән Мортаза сугышта, өченчесе – 14 яшьлек Ибраһим колхозда эшли торган була. Бабай туган авылына Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1945 елның көзендә әйләнеп кайта.
1904 елда Иске Абдул авылында (бүген Тукай районына керә) туган икенче бабам – Әхмәтгата Сафа улы, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы фронтында мәңгегә ятып кала. Ул сугышның беренче елында ук хәрби комиссариатка чакыру ала һәм аңа, фронтка барып җиткәнче үк, Суслонгер лагереның бөтен коточкыч яманлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Соңыннан билгеле булганча, башлангыч хәрби әзерлек бирү өчен оештырылган әлеге лагерьда солдатлар яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр була... 1942 елдан алып фашистларга каршы көрәшкән бабам Әхмәтгатаның хәрби юлы турында мәгълүмат бик аз. Республиканың «Хәтер» китабында бастырылган юллардан билгеле булганча, ул – Әхмәтгата Сафа улы Сафин 1943 елда һәлак була, Украинаның Луганск өлкәсе, Краснодон районы, Новосветловка авылында җирләнгән.
Сыйныф сәгате ахырында 5912 группаның мастеры Марина Филенко студентларга үзләренең сугыш чорында яшәгән туганнары турында күбрәк мәгълүмат тупларга һәм шундый чараларны 9 майдан соң да оештырырга тәкъдим итте. Шул рәвешле һәркемгә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы истәлекләре белән уртаклашырга мөмкин булачак. Нәтиҗәдә, халкыбызның ул дәһшәтле еллардагы батырлыгы турындагы истәлекләрне яңартып, аларны югалтмыйча киләчәк буыннарга да тапшыра алачакбыз.

Рәхим Закиров

Әхмәтгата Сафин (1904-1943) / фото авторның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: