Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Истәлекле очрашу

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә дә Аналар көне уңаеннан, бәйрәм чарасы узды. Бу кичәгә армия сафларында төрле елларда хезмәт иткән солдатларның әниләре чакырылды. 30га якын ханым арасында Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан хәрбиләрнең әниләре дә бар иде.

Очрашу чәй табыны янында башланды, аннары кунакларны залга концерт карарга чакырдылар. Аларны бәйрәм белән тәбрикләү өчен, «Илһам» эстрада ансамбле артистлары килгән иде.

Концертны автор-башкаручы Рөстәм Әсәдуллин әниләргә багышланган җыры белән ачып җибәрде. Яр Чаллы шәһәрендә узган фестивальдә, солдатларга багышланган җыры белән гран-при бүләгенә лаек булган Илшат Хәбибуллин армиядә хезмәт иткән еллары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аның Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Агыла да болыт агыла» дигән җыры битараф калдырмады. Ансамбльнең башка артистлары җырларына кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә күп булды.

Түбән Кама буенча солдат аналары комитеты рәисе Татьяна Иванова 1995 елда Чечен сугышына киткән улы турында сөйләде, мәгънәсез сугыш кырларында япь-яшь уллары ятып калган әниләргә сабырлык теләде. «Төрле очрашуларда булырга туры килә, әмма бүгенгедәй матур кичә, профессиональ артистлар чыгышы күңелгә бик тә җылы тәэсир итте», – дип хисләре белән уртаклашты Татьяна Иванова.

Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев