Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Искә төшерәм җанымны яктыртып»

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең якынлашып килүче 50 еллыгына багышлап, лаеклы ялдагы укытучылар катнашында «Искә төшерәм җанымны яктыртып» дигән кичә узды. Мәктәп укытучылары һәм укучылар, студентлар алтмышынчы еллардан башлап, шәһәребез балаларына белем биргән укытучылардан Ләлә Җәләлиева, Гөлсинә Әсәдуллина, Гөлүсә Еситова һәм Суфиян Минһаҗев белән очраштылар. Алар...

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең якынлашып килүче 50 еллыгына багышлап, лаеклы ялдагы укытучылар катнашында «Искә төшерәм җанымны яктыртып» дигән кичә узды.
Мәктәп укытучылары һәм укучылар, студентлар алтмышынчы еллардан башлап, шәһәребез балаларына белем биргән укытучылардан Ләлә Җәләлиева, Гөлсинә Әсәдуллина, Гөлүсә Еситова һәм Суфиян Минһаҗев белән очраштылар. Алар беренче эш көннәрен, беренче укучыларын искә төшереп, әле төзелә генә башлаган Түбән Кама шәһәренең тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат бирделәр.
Кичәне 4нче музыка мәктәбе укучылары Регина Серова, Дәлия Фәтхуллина, Таңсылу Гыйниятуллина җырлары белән бизәделәр.
Әнисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең
бүлек мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев