Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җиренә җиткермиләр

Ел елга охшамый, дигәндәй, бу кыш узган елгыдан шактый үзенчәлекле булды. Күреп торасыз, кышның соңгы аена керсәк тә, инде шактыйдан кар яуганы юк. Бер караганда, уңайлы - билдән кар ерасы түгел. Көн саен кар көрисе булмагач, дворникларга да рәхәт. Тик менә күңелне бер нәрсә борчып тора. Кар яумагач, кешеләр йөри...

Ел елга охшамый, дигәндәй, бу кыш узган елгыдан шактый үзенчәлекле булды. Күреп торасыз, кышның соңгы аена керсәк тә, инде шактыйдан кар яуганы юк. Бер караганда, уңайлы - билдән кар ерасы түгел. Көн саен кар көрисе булмагач, дворникларга да рәхәт. Тик менә күңелне бер нәрсә борчып тора. Кар яумагач, кешеләр йөри торган сукмаклар, тротуарлар тоташ бозга әйләнде. Кайчак, баскан урыннан кайсы якка атларга белмисең, тирә-як ялтыраган боз. Мондый чакларда егылып, аяк-кулыңны имгәтүең бар.

Ярый әле, шундый аянычлы хәлләр булмасын өчен, сукмакларга ком сибә башладылар. Хәзер, шуңа күрә, ышаныбрак атлыйсың. Тик, бер рәхәтнең - бер михнәте, дигәндәй, соңгы вакытларда шуңа тигътибар иттем: аяк киеменә ияреп, өйгә бик күп ком керә икән бит. «Кыз да булсын сиңа, буаз да булсын, аяк та таймасын, ком да кермәсен - алай булмый ул», - диярләр кайберәүләр. Ләкин ком шулкадәр иярергә тиеш түгел, ләбаса.

Ә беркөнне, тротуардан барганда, игътибар белән караган идем, ни өчен аяк киеменә комның шулай күп иярүен аңладым. Бер җиргә комны ишеп-өеп салганнар, ә янәшәсендә генә - ялтыраган боз. Моның инде «Булдымы? Булды!» дияр өчен генә эшләнгән икәнлеге әллә каян күренеп тора. Югыйсә, комны себерке очы белән тигезләп таратып чыксалар, тагын да яхшы булыр иде. Ә монда җитәкчеләре таләп иткәнгә генә чәчеп йөргәннәр, күрәсең.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев