Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Җир җиләге»нә бардык

Февраль ае бураннарга гына түгел, истә калырлык, онытылмас вакыйгаларга да бай: 21е – Халыкара туган тел көне булса, 23е Ватан сакчылары көне буларак бәйрәм ителә. Ә 15 февральдә герой шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.

Мондый чараларда без – язучылар, аксакаллар бик теләп катнашабыз. 15 февральдә миңа «Җир җиләге» («Земляничка») дигән 1 нче балалар бакчасында оештырылган чарада катнашу насыйп булды. Без анда биш-алты яшьлек балаларның Муса Җәлил шигырьләрен шулкадәр бирелеп, ихластан саф татарча яттан сөйләүләрен күреп таң калдык! Бу конкурска балаларны татар теле тәрбиячесе Роза Раиф кызы Нәбиуллина бик тырышып әзерләгән. Балалар үзара аралашканда да туган телебездә сөйләшәләр. Минем кызыксынуыма өлкән тәрбияче Гүзәлия Исрафил кызы Ягафарова:
– Ә без тәрбия чараларын тулысынча туган телебездә алып барабыз, – дип җавап бирде. Афәрин!
Кызыксынып, уку әсбаплары белән дә таныштым. Аларның күбесе татар телендә иде. Без – жюри әгъзалары – бәйгегә йомгак ясаган арада балалар экраннан болын чәчәкләре турында татарча мультфильм карадылар. 
Конкурс йомгаклары буенча 1-2 нче урыннар билгеләнде. Ә менә 3 нче урынга рус «егете» Артур Ермошин лаек булды.
«Җир җиләге» исемендәге бакчада барлыгы 260 бала тәрбияләнә. Шуларның 26сы рус милләтеннән.
«Башка милләт балаларын тәрбияләү нинди телдә алып барыла?» – дигән соравыма балалар бакчасы мөдире Рузинә Ленар кызы Харисова:
– Балаларны урнаштырганда ук без әти-әниләренә «бездә татар балалар бакчасы, анда барлык тәрбия чаралары да саф татарча алып барыла» дип кисәтәбез. Беркемнең дә каршы килгәне юк. Киресенчә, мәктәпкә кергәч, балаларыбызга татар теле дәресләрен уку җиңел булачак, диләр. Безгә рәхмәт әйтәләр, – дип җавап бирде. Тагын бер тапкыр – афәрин!
Бәйрәм күмәкләшеп Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Фәтхулла АБДУЛЛИН, язучы, аксакаллар шурасы әгъзасы.
Фото 1 нче балалар бакчасы сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев