Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Иңне куеп иңнәргә...

Язма геройлары – инде ничә ел бергә гомер иткән Наилә апа һәм Әнвәр абый Хәсәновлар.

Әгәр миңа чын зыялы, интеллигент, үз милләтен һәм халкын яратучы кеше нинди булырга тиеш, дигән сорау бирсәләр, мин һич тә икеләнмичә Әнвәр абый белән Наилә апа кебек, дип җавап бирер идем.
Әнвәр абый белән Наилә апа икесе дә гомерләрен фәнгә багышлаган шәхесләр. Ярты гасырдан артык бергә яшәп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, чын мәгънәсендә, пар канатлар булып яшәгән гаилә алар.

Наилә апа

Искиткеч сабыр, мөлаем хатын. Күп сөйләшми, артыгын күрми, кирәкмәгәнгә кысылмый торган зыялы татар хатыны. Югыйсә, милли хәрәкәт җанланып киткән вакытта, бу ханымның ире өчен ут янган вакытлары аз булмагандыр.
Наилә апа тумышы белән Башкортстан якларыннан. Кыргыз-Миякә районының 18 генә өйле Икътисад дип аталган авылыннан. Авылга беренчеләрдән булып күченеп килгән әтисе кушкан исем ул. Күрше Менәвез Тамак урта мәктәбенә йөреп укып, аны уңышлы гына тәмамлый. Мәктәпне яңа тәмамлаган яшь кыз бала, бәхет эзләп, еракка – Үзбәкстан якларына чыгып китә. Бер елдан соң, Казахстанга Тимертауга килеп урнаша. Шулай туры килә бит, эш урыны Әнвәр абый эшләгән цехка туры килә. Наилә апа – аппаратчы һөнәрен үзләштерә. Әнвәр Хәсәнов 1959 елда Казанга укырга китә.
Төгәл фәннәргә, бигрәк тә химиягә булган мәхәббәте кызны да 1961 елда Казанга, химия-технология институтына укырга алып килә. Казанда алар аралашып, сөйләшеп йөриләр. Наилә апа икенче курста булганда, Әнвәр абый инде аспирантураны тәмамлый. Егет сүзне озак сузып тормый, Наилә апаны кире Тимертауга кайтырга чакыра. Күптәнге хыялы институтта уку булса да, ел ярым гына укыган кыз, егетнең тәкъдименә ризалашып, яңадан заводка кайтып китә.
Әнвәр абый белән Наилә апаның еллар буе сыналган дуслыгы олы мәхәббәткә әйләнә. Алар 1963 елның 15 февралендә, Наилә апа ел ярым укыгач, өйләнешәләр. 1964 елда ямь өстенә ямь биреп, олы уллары Илдар туа. Тик анда кул кушырып утырмый ул. Металлургия заводы каршындагы химия институтының, шунда ук 4 курсына барып керә. Тырышып укып, бер елда ике ярым курсны тәмамлый.
1969 елның көзендә химия фәннәре кандидаты Әнвәр Хәсәновны яңа төзелеп килгән яшь калага – Түбән Камага эшкә чакыралар. Гаилә башлыгы килеп урнаша, квартир ала, гаиләсен дә үз янына күчерә. Химия комбинатның фәнни лабораториясен җитәкли. Түбән Камада инде икенче уллары Иршат туа. Уллары әти-әниләре йөзенә бер вакытта да кызыллык китерми. Тырышып укыйлар, тормышта үз урыннарын табалар. Кайда гына эшләсәләр дә ярдәмчел, кешелекле булулары белән хезмәттәшләренең ихтирамын казаналар.
Наилә апа да 24 ел «химия»дә эшләп, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанып, 1994 елда лаеклы ялга чыга.

Әнвәр абый

Әгерҗе районы, данлыклы мәдрәсәле Иж Бубый авылыннан. Авылда мәктәпне тәмамлагач, шактый дәрәҗәле химия технология институтына укырга керер өчен, башкалабыз Казанга килә. Гомере буе татар авылында яшәгән, саф татарча укыган егеткә имтиханнарны тапшыру бик җиңелдән булмый, билгеле. Тик егетнең фәннәрне төгәл белүе, яратуы йөзенә чыккан. Русча сөйләве чамалы булса да, шактый авыр мәсьәләләрне чикләвек ваткандай гына итә. Институтны яхшы гына тәмамлаган яшь белгечне союздаш республикага эшкә җибәрәләр.
Әнвәр абый 1978 елда лаеклы ялга чыгып, әле тагын 10 ел Түбән Камада химия техгология институтында студентларга белем бирә.
Химия фәннәре кандидаты, СССР химия промышленносте отличнигы. Әнвәр Хәсәнов шәһәребездә республикабызның суверенлыгы, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен башлап йөрүчеләрнең алгы сафында.
Исегездә булса, 1989нчы елларда татарлар иҗтимагый оешмаларга берләшеп, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәрделәр. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр сафында, шәһәребездә Әнвәр Хәсәнов та булды. Тирәсенә үзе кебек милләтпәрвәрләрне туплап, Татар иҗтимагый үзәге оештырып җибәрәләр. Бу урында Азат Шәймулла улы Зыятдиновны, Рәис Хисмәтулла улы Әхмәтшинны искә алмый китү мөмкин түгел. Балаларын татар телле бакчаларга, татар сыйныфларына бирсеннәр өчен, һәр ата-ана белән шәхси әңгәмәләр алып барып, татар телле группалар, сыйныфлар туплыйлар. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, депутатлар җитәкчелек белән очрашулар оештыралар. Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп, яшәп килгән аксакаллар шурасын оештыручы, аңа нигез салучы да Әнвәр Хәсәнов.
Атна саен утырышлар үткәреп, эшләгән эшләренә анализ ясап, алдагы көннәргә планнар төзеп, татар халкы телен, гореф-гадәтләрен, тарихын онытмасын өчен, инде ничә ел янып-көеп яшәүче шәхес ул Әнвәр абый. Әле хәзер дә милләте өчен ут йотып, киләчәгебез өчен борчылып йөри.
Татар халкы арасында алда телгә алынган шәхесләребез кебек милли җанлы егетләр булса, милләтебезнең киләчәге дә өметле һәм ышанычлы булыр.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев