Туган як

Җиләкле алан

Безнең якта үскән урман-нарны һәм анда үскән яшь каен, чыршы имәннәрне, чикләвек куакларын күрсәгез, аларга сокланмыйча, матур-матур мактау сүзләре яудырмыйча кала алмас идегез, дип әйтәсе килә минем.

Урманның, кырдан ерак булмаган аланында, җир һәм каен җиләкләре, кып-кызыл булып пешеп утыручы кура җиләкләре, гөлҗимеш ку-аклары, дисеңме, күз явын алырлык могҗизадай күренеш бит.
Авыл халкы бу аланга «Җиләкле алан» дип исем дә кушкан. Җәй көнендә шушы байлык-нигъмәтләрне җыю өчен авылым халкы, бала-чагаларын ияртеп бирегә киләләр.
Бу аланны чын йөрәге белән яратмаган кеше юктыр. Чөнки, хәтта балалар да анда үскән аллы-гөлле чәчәкләр-дән такыя үреп, башларына киеп кайтып китәләр.
«Җиләкле алан» кырыендагы гаҗәеп матур агачлар да үзенә игътибарны тартып тора бит. Урманда төрледән-төрле агачлар үсеп утыруына карамастан, эсселектән әлсерәп арыган һәр кеше үзенә ошаган агачны сайлап, аның төбенә утырып рәхәтләнеп ял итә, яфраклар шавын тыңлап, үзләре белән алып килгән ризыкларыннан тәм табып ашап-эчеп тә алалар.
Менә мин дә бала чактагы аланым һәм аның матурлыгы турында күңелемә уелып калган бер хатирә турында язып үтәргә булдым әле:
– Натый тути (күрше хаты-ны инде ул) бер көнне шул алан турында бик сагынып җырлар язды, аны төшләрен-дә күрүе турында сөйләгәч, без әнием белән икәүләп, аны шул аланга җиләк җыярга алып барырга булдык.
Натый тутинең әле егәрле чагы иде. Бу аланга килеп җитүгә безнең күзләребез пешеп утырган, матур-матур, балдай татлы каен җиләк-ләренә баксалар, Натый тути исә, алан кырыенда үсеп утырган каен төбенә ашыкты, әйтерсең лә, ярәшкән чор-дагы алтын балдагы шунда калган булган, диярсең. Ул шунда озак итеп утырды да утырды. Без дә җәйге эсседән качып, бераз ял итеп алырга булдык һәм Натый тути утыр-ган каен төбенә бардык. Мин аның күзләренә карауга, мөлдерәп тулган чишмә суларыдай, яшь бөртекләрен кү-реп, куңелемне моңсулык биләп алды.
– Натый тути, син нигә җиләк җыярга килмәдең, – дип сорап куюымны сизми дә калдым. Ул минем шушы со-равымны көтеп кенә торгандай, моңсу тавышы белэн сөйләп тә китте:
– Менә кызым, – диде ул, мин бу каен турында яшьлегемдә чыгарган, җырымны сезгә дә җырлап күрсәтим әле, – диде дә, җырлап җибәрде:
Эх, каеным, каеным!
Аңламыйсың кайгымны.
Сөйдердең, кавыштырдың,
Аердың безнең  юлны.
Һәр ел саен килер идем
 Кайтарырга яшьлекне.
Ник югалды юлларыбыз,
Без шулай сөйләштекме?
– диде дә, тирән уйга чумып, озак сүзсез калды. Әни белән мин дә аның хәлен аңлагандай булып, тагын ниләр сөйләр икән диеп, көтә бирдек. Бераз шулай эндәшмичә утырды да тагын сөйләп китте:
– Моннан 30 еллар элек, бу алан әле «Яшь алан» дип атала иде. Җиләкләре дә болай күп түгел иде. Эх, яшь чаклар! Минем беренче мәхәббәтем дә, шушы каендай зифа, баһадир егет Питер белән шушы аланда барлыкка килде бит:
– Унынчы сыйныфны тәмамлаган елда, язын укытучы апабыз (Мәрьям апа ди идек) безне экскурсиягә алып килгән иде. Соңыннан әле, «Туган авылым урманы» дигән темага язма эш тә үткәрелде.
Питернең миңа мәхәббәт тотуын чамалый идем инде, 
тик әле ачыктан-ачык очрашып сөйләшкәнебез генә юк иде. Менә шушы каен төбендә без бер-беребезне аңлаш-кандай булып, озак серләштек тә килештек тә инде. Беренче мәртәбә минем битемнән дә үбеп алды. (Ул заманда хэзерге яшьләр кебек, ачыктан-ачык иреннән үбешү дә юк иде шул).
Менә шушы алан мәхәббәте безне сихерләде диярсең, без бер-беребезне күрмичә тыныч кына ятып йоклый алмый торганга әйләндек тә куйдык. Елдан артыкка су-зылды бу яратышулар.
Тик шул Илебездә Афган сугышлары башланып китеп, Питерне Армия сафларына озату – гомерем буена онытылмас йөрәк ярасы булып калды шул, – диде дә, Натый тути тагын тирән уйга чумды.
– Армиядән соң очрашма-дыгызмыни, вәгъдәләрегез дә булгандыр бит, югыйсә, – дидем мин дә.
– Очрашмадык шул, кызым. Явыз дошман аның гомерен өзде, исән-сау кайта алмады шул Лачыным, – диде.
– Башка сезне яратып йөрү-че егетләрегез булдымы соң, –дип сорау бирүемне сизмичә дә калдым. Үземә дә авыр тоелды бу сорау.
– Юк, кызым. Чиста, керсез мәхәббәт ул гомер юлында бер генә була икән шул, – диде дә Натый тути озак итеп сүзсез утырды.
– Шул вакытта «Җиләкле алан»да жиләкләр дә үлән арасына яшеренгәндәй булып, имән, каеннар да һаман шул егетне сагынып көтеп, шушы яшел яфракларын аңар түшәк итеп җиргә сибә-ләрдер кебек тоелды миңа.
– Кайдадыр, бездән еракта, моңлы итеп кычкырган күке тавышы да, аны сагынадыр кебек сизелде...
Фото instagram.com/eduard_profi сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: