Туган як

Ике тылсым бергә кушылгач...

Композитор Резедә Әхиярова турында язарга дип, кәгазь-каләм алып, өстәл янына утырдым да уйга калдым.

Аның гаҗәеп бай иҗаты: йөзләгән популяр җырлары, дистәләгән инструменталь әсәрләре, опералары һәм балеты турында инде бик күп язмалар чыкты, аларга тәфсилле анализлар ясалды, алар турында саллы фикерләр әйтелде. Аның язмыш һәм тормыш юллары кат-кат бәян ителде. Боларга өстәп тагын нәрсә әйтергә, нәрсә язарга була? Ә кабатланасы килми... Шуңа күрә бу язмамда аның белән бергә иҗат иткән бер җырыбыз турында гына тәфсилләп сөйләргә булдым.
Миңа Резедә Әхиярова белән шактый еллар якыннан аралашу, җырлар язу бәхете тиде. Ни өчен «бәхете тиде» дип язам, чөнки ул җырларның һәркайсы бәхетле язмышлы булып, тиз арада халык арасында таралып, әле бүген дә яшәүләрен дәвам итә. Моннан утыз-кырык ел элек бергәләп иҗат ителгән «Йөрәк дәшә», «Оныт инде», «Мәхәббәтне җиргә яз китергән», «Бергә узыйк Казан урамын», «Чаба поезд, чаба», «Сөембикә», «Зинһар өчен, кермә төшләремә» һ.б. җырларыбыз әле бүген дә популяр, бүген дә мәшһүр җырчыларыбыз репертуарыннан төшми, аларны яшь җырчыларыбыз да яратып башкара.
1985 елны шактый күңелсез һәм хәвефле хәлләргә, төрле бәлаләргә тарып, үз-үземне кая куярга белмичә бәргәләнеп йөргән сагышлы көннәремнең берсендә мин «Зинһар өчен, кермә төшләремә» шигырен яздым. Әлеге шигырьгә мин язмышның ачы сынауларыннан, мәхәббәт кичерешләреннән өзгәләнгән күңелемнең сагышлы хисләрен, «өметсез өметләрен» салырга тырышкан идем. Ул чакта мин аның кайчан да булса җырга әверелеп, дөньяга таралуы турында уйламадым да.
Шулай көннәрдән бер көнне мине Татарстан телевидениесенә чакырдылар. Телевидениедә иҗатыма багышланган тапшыру әзерләргә булганнар икән. Анда мәшһүр артистка Алсу Гайнуллина, популяр җырчы Венера Ганиева һәм танылган композитор Резедә Әхиярова да катнашырга тиеш, диделәр. Бик хуп, боларның һәркайсы – талантлы шәхес, минем иҗатым белән дә яхшы таныш. Тапшыру барышында мин күбрәк иҗатым турында сөйләдем, Венера исә, Резедәнең пианинода уйнавына кушылып, җырларымны башкарды, ә Алсу романтик рухлы, хиссиятле шигырьләремне укыды. Алар арасында «Зинһар өчен, кермә төшләремә» шигыре дә бар иде. Тапшыру тәмамлануга, Венера шул шигырь язылган кәгазь битен Алсуның кулыннан алды да, серле елмаеп, күкрәгенә кысты. Минем аптырап карап торганымны күргәч: «Бу шигырь үзе үк көй сорап тора. Күптәннән шушындый җыр җырлыйсым килә иде. Безгә бер бик шәп музыка язып бир әле!» – диде дә Венера шигырьне Резедәгә сузды.
Соңрак үзенең бер әңгәмәсендә Резедә: «Алсу укыганда ук бу шигырь хисләремне кузгаткан, хәтта күзләремне дымландырган иде. Өйгә кайту юлында ук инде күңелемдә аның көе туа башлады. Кайтып җитүгә ашыга-ашыга пианино янына барып утырдым һәм берничә сәгатьтән ул көй инде нота кәгазенә төшкән иде», – дип сөйләде.
Тапшыру тәэсирләреннән арына алмагангадырмы, ул кичне озак вакыт йокыга китә алмыйча борсаланып яттым. Ниһаять, йокыга китеп кенә барганда, төнге берләр тирәсендә телефон шалтырады. Төн уртасында кем шалтырата, әллә тагын берәр хәвефле хәл булдымы икән, дип, борчылып кына телефон трубкасын алсам, анда – Венераның кош тоткандай шатлыклы тавышы: «Яңа җыр туды! Резедә бик матур көй язган. Миңа телефоннан уйнап-җырлап күрсәтте. Иртән торгач та өйрәнә башлыйм! Менә күрерсең, бик популяр җыр булачак бу!» Шулай диде дә ул трубкага җырлый башлады...
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым.
Таң җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Чыннан да, Венера хаклы булып чыкты. Менә инде ничәмә-ничә еллар дистәләгән җырчылар бу җырны төрле концертларда башкаралар, аны бик еш радио-телевиениедән тапшыралар, ул интернет челтәре аша бөтен татар дөньясына, татар җырын яратучыларга барып ирешә. Мин дә Резедә белән Венера канат куйган, җырга әверелгән шушы шигырьгә ияреп илләр, җирләр гизәм...
Шулай бер көнне миңа Кыргызстаннан хат килеп төште. Андагы татар җәмгыяте җитәкчеләре Бишкәк каласында зурдан кубып иҗат кичәмне үткәрергә теләүләрен язганнар, берничә җырчы һәм музыкант белән кунакка килергә чакырганнар. Минем өчен бу һич көтелмәгән тәкъдим иде. Чөнки Кыргызстанда бер кешене дә белмим, гомеремдә бер тапкыр да анда булганым юк. Шуңа күрә башта икеләнебрәк, аптырабрак калдым. Берничә көннән миңа үзебезнең мәдәният министрлыгыннан шалтыратып: «Безгә Кыргызстан президенты аппаратыннан хат килде. Бишкәк каласында сезнең иҗат кичәгезне үткәрергә җыеналар икән», – дип хәбәр иткәч кенә икеләнүләрем юкка чыкты.
Бишкәккә килеп төшкәч, минем иҗат кичәмне үткәрү тәкъдиме Кыргызстан президентының хәләл җефетеннән чыкканын сөйләделәр. Казанга бер килүендә татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлсинә ханым Үлмәскулова Бишкәккә татар җырлары язылган дисклар һәм китаплар алып кайткан булган. Шул дискларның берсен үзенең күптәнге танышы, Президентның хәләл җефете Рәйсә ханымга бүләк иткән. Ә ул – безнең милләттәшебез, аның әти-әнисе сугышка кадәр Бөгелмә якларыннан күчеп киткән татар кешеләре икән. Милли хисләрен югалтмаган Рәйсә ханымның күңеленә нишләптер «Зинһар өчен, кермә төшләремә» җыры хуш килгән һәм ул шушы җырның авторларын Бишкәккә чакырып, зур иҗат кичәсе үткәрергә тәкъдим иткән.
Ни кызганыч, бик теләсәләр дә, җырның композиторы да, төп башкаручысы да юлга чыга алмады. Резедә Әхиярова яңа операсының премьерасына әзерләнә, ә Венера Ганиева чит илгә гастрольгә киткән иде. Шуңа күрә юлның бар мәшәкатьләрен дә үз җилкәмә алырга, Бишкәк кунакчыллыгын да үземә генә татырга туры килде.
Инде моңа кадәр бик күп җирләрдә, илләрдә төрледән-төрле очрашуларда, кичәләрдә катнашканым булды. Ә Бишкәктәге иҗат кичәсе боларның берсенә дә охшамаган иде. Кыргызстанның Ч.Айтматов исемендәге мәшһүр театр залын тутырып җыелган милләттәшләремнең, кыргыз зыялыларының һәр шигырьне, хәтта һәр сүзне, һәр җырны йотлыгып, бирелеп, күңелләренә сеңдереп тыңлауларын күргәч, мин тагын бер тапкыр шигъри сүз һәм моңлы җыр көченә, сәнгатьнең илаһи куәтенә ышандым. Кичә үзәгендә, билгеле, «Зинһар өчен, кермә төшләремә» җыры булды.
Безне театрга кергәндә үк Венера Ганиева башкаруындагы шушы җыр белән каршы алдылар, кичә барышында аны Кыргызстан татарлары хор белән җырлагач, аларны яңадан кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Кичә тәмамланып, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтешә-әйтешә театрдан чыкканда да безне шул җыр озатып калды. Ә минем күңел түремдәге иң олы Рәхмәт сүзләрем композитор Резедә Әхиярова белән җырчы Венера Ганиевага иде.
Кыргызстандагы бер атна вакыт эчендә мин дистәләгән татар гаиләләрендә булдым, төрле очрашуларда катнаштым. Кая гына барсам да, һәр җирдә татар музыкасы, татар җыры каршы алды, кыргыз далаларын кичкәндә дә, Алатау кыяларына менгәндә дә һәрчак татар җыры озата барды. Моңа кадәр дә татар җырына, татар моңына мөкиббән булсам да, шул көннәрдә мин татарны берләштерүче, халкыбыз күңелендәге милли рухны саклаучы илаһи көчнең Җыр сәнгате булуына тагын бер кат инандым. Шигырь дә, музыка да аерым-аерым зур тәэсир итү көченә ия. Әмма бу ике тылсымлы сәнгать бергә кушылып, талантлы җырчы тарафыннан бар гавамга яңгырагач, аның кыйммәте, рухи куәте бермә-бер арта. Ә композитор Резедә Әхиярова үз йөрәк җылысын салган, үз моңнарын иңдереп җырга әверелдергән шигырьләремне мин «бәхетле шигырьләр» дип саныйм. Ә шуларның иң бәхетлеләре дип «Сөембикә» һәм «Зинһар өчен, кермә төшләремә» шигырьләрен атар идем.

Зинһар өчен,кермә төшләремә...

Разил Вәлиев шигыре
Резедә Әхиярова музыкасы

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә? —
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: