Туган як

Хуҗа эте

Беркөнне Актүшне ху-җасы, гадәттәгечә, урамга алып чыкты. Эт тормышы туйдырганмы, әллә бүтән сәбәбе булгандырмы, Актүш хуҗасы кулыннан кинәт ычкынып китеп, янәшә үтеп барган машинаның тәгәрмәче астына ташланды. Эт тормышыннан котыла алмады ул, бераз имгәнде имгәнүен, ләкин исән калды. Шул вакыйгадан соң Актүшнең урамга чыгасы килмәде. Ул йомышын ишек төбенә генә...

Беркөнне Актүшне ху-җасы, гадәттәгечә, урамга алып чыкты. Эт тормышы туйдырганмы, әллә бүтән сәбәбе булгандырмы, Актүш хуҗасы кулыннан кинәт ычкынып китеп, янәшә үтеп барган машинаның тәгәрмәче астына ташланды. Эт тормышыннан котыла алмады ул, бераз имгәнде имгәнүен, ләкин исән калды.
Шул вакыйгадан соң Актүшнең урамга чыгасы килмәде. Ул йомышын ишек төбенә генә үти башлады. Хуҗа моңа түзә алмады: «Эт икәнсең, собака!»- диде дә, Актүшне машинасына утыртып, үзе эшләгән оешмага алып килде. Капка төбенә бәйләнгән этне бүтән урынга күчерттереп, Актүшне аның урынына бәйгә куйдырттырып, каравылчылар кулына тапшырды. Хуҗа нәрсә тели, ничек тели, шуны эшли, чөнки ул эшендә дә -
хуҗа. Моңарчы җылы квартирда яшәп яткан Актүш өчен көзнең салкын көнендә урамга чыгарып, бәйгә утыртылу, чынлап торып, эт тормышының башлануы иде. Атна буе ул алдына куйган ризыктан баш тартты, бер йотым су эчмәде. Ачлык игълан итү белән бергә аның күңеле зур тетрәнү кичерә иде. Начар хәлдән яхшы хәлгә өйрәнүе җайлы да соң ул, ә менә яхшыдан яманга - бик авыр...
Адәм баласы гына түгел, эт тә өйрәнә икән авырлыкларга. Актүш әкренләп ашый башлады. Моңа кадәр шыңшудан башканы белмәгән эт, «һау, һау» дип өргәләп тә ала иде. Ачлыктан, стресстан ябыккан эткә кеше төсе, тфү, эт төсе керә башлады.
Менә шундый кызганыч хәлләрдән соң, мәзәгрәк хәлләр башланып китте. Актүшнең кем эте икәнеп аңлап алган, элек этне бет дип тә белмәгән өлкән прораб Салмышев, хуҗаның килгән вакытын чумалап, җае чыккан саен, Актүш янына килеп баса торган булып китте. Хуҗаның машинасы капкага якынлашуга, Салмышев этнең башын, колак-ларын сыйпаштыргалап, хуҗа күрерлек итеп, кулына тоткан бер кисәк казылыкны Актүшнең авызына таба суза, ә хуҗаның машинасы бераз ерагайгач, казылыкны кире пакетына салып куя. Атналар буе пакетында йөртеп, исләнә башлагач, казылыкны эткә барыбер бирә инде ул, бирүен.
Күп тә вакыт узмады, Салмышевның эт җанлылыгын күреп, хуҗа аны баш инженер итеп билгеләде.Шулай итеп, тырышлык бушка китмәде. Хәзер Салмышев эт янына туктап тормый, үтеп барышлый машина тәрәзәсеннән бер перәннек ыргытса-ыргыта, ыргытмаса - юк. Эше бик күбәеп китте аның.
Соңгы вакытта Актүш тирәсендә, ун еллар чамасы мастер булып эшләп, шуннан ары күтәрелмәгән Сәрхушев бөтерелә башлады. Ул Салмышев кебек саран түгел, этнең ашарына сеңер, сөяк, ачыган ашларын җәлләмәде. Актүшне кочаклап та утыра ул, кайчакта, хәтта, борынын үбә.
Шундый хәлдә хуҗа аны бик күп мәртәбә күрде, эт җанлылыгын да аңлагандыр инде, ләкин мастер Сәрхушев һаман мастер булып кала бирде. Кайсы ягы белән ошамагандыр инде хуҗага, анысын хуҗа үзе генә беләдер...
Сәрхушевнең күз-ләрендә өмет чаткылары сүнеп, күзләре тоныкланып калды. Ул азсүзлеләнеп, ничектер, үз эченә бикләнеп, йомылып калды. Аның хатыны, балалары түгел, күршеләре дә кичен, йокларга ятыр алдыннан куркышып, белгәннәрен укыйлар, чөнки төннәрен Сәрхушев эт булып улап, һәммәсенең йөрәгенә шом сала...
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: