Хөрмәткә лаек кеше ул

Камил Хәбир улы Фатыйхов белән мин күптәннән таныш. Түбән Кама аксакаллар шурасында бергә эшлибез. Ул шура рәисе булганда, аңа соклана идем. Барыбызга караганда яшьрәк булса да, таләпчәнлеге, күпкырлы белеме, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте һ.б. белән үрнәк булды. Яшермим, гомер юлымда аның кебек кешеләрне сирәк очраттым. Ирексездән, каян килгән бу кешегә...
Камил Хәбир улы Фатыйхов белән мин күптәннән таныш. Түбән Кама аксакаллар шурасында бергә эшлибез. Ул шура рәисе булганда, аңа соклана идем. Барыбызга караганда яшьрәк булса да, таләпчәнлеге, күпкырлы белеме, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте һ.б. белән үрнәк булды. Яшермим, гомер юлымда аның кебек кешеләрне сирәк очраттым. Ирексездән, каян килгән бу кешегә шундый яхшы сыйфатлар, дигән сорау туа.
Әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китеп, Гомель шәһәре янында хәбәрсез югалганда, Камил әле әнисенең карынында була. Ул 1942 елның февралендә туган. Әтисе сугышка киткәндә әйтеп калдырган үтенечне истә тотып, малайга Камил дип исем кушканнар.
Сугыш еллары баласына нинди михнәтләр күрергә туры килгәнен, үзем дә шул чорда яшәгән кеше буларак, бик яхшы аңлыйм. 12 яшендә, җәйге каникул вакытында, ат җигеп колхозда эшли.15 яшендә тракторда сабанчы, комбайнчы ярдәмчесе булып гаиләгә ярдәм итә. Алты баланы аякка бастыру өчен әнисенә никадәр кыен икәнлеген, яшь булса да, бик яхшы аңлый ул. Көченнән килгәнчә аңа булышырга тырыша.
Мәктәптә укыганда математикага көчле булган егет Канаш финанс техникумына укырга керә. 1962 елда техникумны тәмамлагач, аны Чистай район финанс бүлегенә икътисадчы итеп җибәрәләр. Җитәкчеләр аның үз эшен төгәл башкаруын күреп, Казан финанс-икътисад институтына читтән торып укырга керергә киңәш бирәләр. Камил шулай эшли дә. Ә тиздән ул армия сафларына китә. Монысы да аның кечкенәдән үк килгән хыялы була. Армиягә алмаслар дип куркып, физкультура һәм спорт белән тырышып шөгыльләнә, сәламәтлеген ныгыта. Хәрби, хезмәттә дә сынатмый егет - Мактау кәгазьләре, бүләкләр алып, кайта. Чистайда эшләргә бик кыстасалар да, 1966 елда Түбән Камага килеп, финанс бүлегендә өлкән икътисадчы булып эшли башлый.
Шәһәребез җитәкчелеге, яшь белгечнең сәләтле һәм белемле булуын күреп, аны, КПССның шәһәр комитетына инструктор итеп күчерәләр. Аннан соң «Татэнергострой»да һәм «Шин» берләшмәсендә төрле җаваплы урыннарда эшли. Ә 1985 елдан шәһәр финанс бүлеген җитәкли. Кайсы гына тармакта эшләмәсен, тирән белемле, югары квалификацияле белгеч буларак, башкаларга үрнәк була.
Фатыйхов лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый, 2003 елда аны аксакаллар шурасы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазифаны 2009 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле азат итүләрен сораганчы башкарды. Әле хәзер дә шураның иң актив әгъзасы. Ул тугрылыклы гаилә башлыгы, акыллы һәм таләпчән ата да әле. Алар хатыны Светлана белән ике бала үстереп, олы тормышка аяк бастырдылар.
Менә шундый олы хөрмәткә лаек кеше ул - шушы көннәрдә 70 яшен тутырачак Камил Хәбирович.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 11:15Йолалар саклана «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбле артистлары «Фал киче»нә жыелган.1300
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.7500
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.19300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?.. Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.19300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:38Балалар хастаханәсенең стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды Бу хакта Инстаграмның үз битендә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев хәбәр итте.15600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:35Түбән Камада чаңгы узышлары буенча беренче ачык кубок уздырмакчылар Ул 80 нче аерым чаңгычылар батальонына багышлана.14400
-
22 гыйнвар 2021 - 11:11Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр.13504
-
22 гыйнвар 2021 - 11:29Юбилейлы сабый да бар ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.13300
-
21 гыйнвар 2021 - 15:42Түбән Камада җирле үзидарә советларының яңа җитәкчесе билгеләнде Хәзер бу вазыйфаларны Әлфинә Сөнгатуллина башкарачак.13100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:09ТОСЭР ның 70 инвестицион проектның 18 гамәлгә ашырылган инде Үз чиратын тагын 47 се көтә. Яңа мәйданчыклар төзелеше белән администрация вәкилләре танышты.11500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:43Тюбинг алып булмаячак Түбән Кама муниципаль районы башкарма коми-теты җитәкчеләре эчке эшләр идарәсе хезмәткәр-ләре белән тюбингларны арендага бирү урыннарын тикшергәннәр.10400
-
22 гыйнвар 2021 - 08:39Быел да «Туган як»тан бүләк» бар 2021 елның беренче яртысы өчен газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсы 29 гыйнварда НТР компаниясе бинасында үткәрелә. Бүләкләрне уйнату 10.30 сәгатьтә башлана.9900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:22Онытканнар булса кирәк Төзүчеләр урамындагы 4 нче йортта подъезд тәрәзәләре юк.9600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:30Йөрәге сызлап, хәле начарайган ирне 11 яшьлек кыз коткарган Айгөл Гарипова 14 нче лицейның 5 нче сыйныфында укый.9401
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Карасагыз, уйланырлык нәрсәләр күп Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының һәр премьерасын көтеп алам. Ә менә «Калдырма, әни!» драмасын карарга соңгарак калдым шул. Аннары пандемия башланды, театр вакытлыча ябылды. 9 гыйнварда, ниһаять, спектакльгә бару мөмкинлеге туу белән, барып, карап, тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.9101
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.7500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.5500
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.5200
-
22 гыйнвар 2021 - 08:48Максатлары – фестивальгә бару Узган елның октябрь аенда без «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отып, олылар белән эш алып барулары турында язган идек.4700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3800
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.2400
-
24 гыйнвар 2021 - 11:15Йолалар саклана «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбле артистлары «Фал киче»нә жыелган.1300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика