Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хәлләрең ничек?

- Абау, кем дип торам, Иллария син икәнсең! Күрешмәгәнгә йөз ел, танырлык түгел. Әйдә, сөйлә тизрәк, нинди яңалыклар бар. - Нинди дип, әллә ни үзгәреш юк. Кешечә яшисе килә дә бит, элек акча ничек җитмәде, хәзер дә шулай ук... - Күр моны, өстендә менә дигән тун, үзе һаман акча җитми...

- Абау, кем дип торам, Иллария син икәнсең! Күрешмәгәнгә йөз ел, танырлык түгел. Әйдә, сөйлә тизрәк, нинди яңалыклар бар. - Нинди дип, әллә ни үзгәреш юк. Кешечә яшисе килә дә бит, элек акча ничек җитмәде, хәзер дә шулай ук... - Күр моны, өстендә менә дигән тун, үзе һаман акча җитми дип зарланган була. - Зарланмаска, монысы элекке ирем алып биргән тун бит. Шуны киеп урамга чыкканда, белсәң иде ничек оялганымны. - Харап икән, алай мескенләнмә әле, Иллария, яхшырагын яңа ирең алып бирер. - Алган ди хәзер, теге ирем бүләк иткән машинамны яңага алыштыр дип, ай буе тукыдым. - Алыштырдымы соң? - Аның кебек саран кеше дөньяда юктыр. Алайса, синең белән Анталиягә ял итәргә бармыйм, дигәч кенә ризалашты. - Шулайдыр, бик читендер андый ир белән торулары. Элекке иреңне дә шул саранлыгы өчен генә яратмадың бугай. - Ие шул, анысы ул яктан тагын да кабахәтрәк иде. - Кайчагында жәлләп тә куям әле сине, Иллария, бәхетең булмады шул ирләрдән. - Сөйләмә дә, алар бит үзләрен генә карарга ярата. Әле чиста күлмәк бир син аңа, әле носки. Ну, монысын тәртипкә бик тиз өйрәттем. Киемнәрен автоматта юа, ашавы - каршыдагы кафеда. Дөрес, кайчагында нәрсә өчен генә өйләндем икән дип, көйсезләнеп куйгалый анысы. - Җавабын табасыңмы соң? - Тапмаган кая, минем кебек уңганны гомердә очрата алмыйсың, дип кенә җибәрәм. - Ризалашамы? - Ризалашмый нишләсен. Әйе шул, синең ишене кабат очратуы бик авыр, ди. - И-и-и, Иллария, күрә икән башкайларың. - Әйтмә дә, ярар тагын беразга чыдасам, котылам аннары. - Нишләргә соң исәбең? - Нишләвем билгеле: аерылышам! Банктан алган кредитымны гына түләп бетерсен. Дүрт ягың - кыйбла, диярмен. Әлегә менә шундый хәлләр, ахирәткәем. - ?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев