Туган як

Хатлар яздым утырып...

Әгәр "гаишниклар" очрамаган булса... Безнең халык кызык кына бит ул, берәр күңелсезлек булса, үзен түгел, башканы гаепләргә ярата. Шул исәптән, мин үзем дә. Хәзер машинасыз кеше юктыр ул. Машина йөртүчеләр юлда бер-беребезне һәм "гаишниклар"ны сүгәбез. "Һәр почмак саен торалар, юк-барга да туктаталар. Бәйләнү җаен табалар, тизрәк штраф салу ягын гына...

Әгәр "гаишниклар" очрамаган булса...

Безнең халык кызык кына бит ул, берәр күңелсезлек булса, үзен түгел, башканы гаепләргә ярата. Шул исәптән, мин үзем дә. Хәзер машинасыз кеше юктыр ул. Машина йөртүчеләр юлда бер-беребезне һәм "гаишниклар"ны сүгәбез. "Һәр почмак саен торалар, юк-барга да туктаталар. Бәйләнү җаен табалар, тизрәк штраф салу ягын гына карыйлар", дип, кайсыбыз гына зарланмый?! Бер очракка кадәр, мин дә юлда "гаишник"лар очравыннан шүрли (тагын штраф салачаклар) идем.

Башкорт ягыннан кайтып килеш иде. Таң атканчы юлга чыктым һәм кичкә, көч-хәл белән, шәһәргә кайтып кердем. Көне буе руль әйләндереп арылган, йокы басты, үзеннән-үзе күз йомыла башлады. Их, мин әйтәм, берәр читтә туктап торып, аз гына черем итеп алсаң иде. Үзем шуны уйлыйм, үзем һаман туктамый барам. Шулай итеп, эчмичә исергән кешедәй бара торач, почмактан борылганда "гаишниклар" га эләктем бит.

Туктатмыймы соң?! Туктаттылар һәм 500 сум штраф та чәпеделәр. Бу "очрашу" йокымны бик тиз качырды. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне дә сизмәдем.

Эш штрафта түгел, анысына гына акчасын эшләрбез. Алланың рәхмәте, юл сакчылары туктатмаган булса, йоклап барып авариягә эләккән булыр идем. Анда инде 500 сум гына түгел, ә машина бәясе чыгар иде, әгәр исән калган очракта, ә исән калмасам...

Менә шул хәлдән соң, мин "гаишниклар" белән очрашудан шүрләми башладым. Аларны аты-юлы белән сүгүдән дә туктадым. Юлларда туктаталар икән, бик әйбәт. Руль әйләндерүчеләрнең дә төрле чаклары була бит, дөнья булгач... Әле дә ярый, юлларда машиналыларны тыеп торырлык тәртип сакчылары бар. Әгәр алар булмаса, безнең чик-чаманы белмәүче Россия халкы юлларда кырылып бетәр иде.

Рифкат абыегыз.

 

Ирле ялгыз итте

Унны бетерүгә, яшьлек шәһәре дигән булып, шушы Түбән Камага килүемә мең үкендем. Баштагы елларда һавасы да, суы да бу кадәр пычрак түгел иде. Бар нәрсә акча белән үлчәнә торган көннәргә кадәр шулай булды.

Завод өстенә завод төзелә башлагач, "шинный"да эшләүче иремнең кул-аякларына әллә ниләр чыгып, тиресе бозылды. Студентлар урамындагы диспансерда тире авыруыннан ничә еллар дәваланды, файдасыз. Аптырагач, үз якларына, авылга кайтып китте. Анда торуына бер ел дигәндә, кул-аяклары да төзәлгән, рәхмәт яугыры. Шунда яши. Безнең янга кунакка гына килеп йөри. Улым мине дә әтиләре авылына алып баргалады. Хәзер инде анысы да мөмкин түгел. Олы онык, судан ярга чыгарып ташлаган балыктай, буылып авырый башлагач, алары да Башкортстанга, әтиләре ягына күчеп киттеләр. Дүрт ел шунда яшиләр, онык та сулышы буылып интекми. Түбән Камага сирәк киләләр, чөнки бала монда тагын буыла башлый.

Вакытында китеп өлгерделәр, дип сөенеп туя алмыйм, ялгызыма ямансу булса да. Үзем дә китәр идем, өч бүлмәле квартирыбызны тиеннәргә генә сатасы килми. Ничә еллар "шинный"да ирем тәгәрмәч тәгәрәтеп алды, бар сәламәтлеген бетерде. Шул квартир аркасында, олыгаеп барган көнемдә, ирем була торып, ялгызым яшәп ятам. Яшелле-зәңгәрле төтен пыскып утыра торган тау ягына карап, ирле ялгыз итте дип, еламаган көнем юк.

Әгәр дә әле балалар бәләкәй чакта, кеше гомерен акрынлап агулый торган җирдә яшәвебезне аңлаган булсак. Мондый хәлгә төшәр идекме?..

Гөлүсә ГАЛИМОВА.

 

Приборны алмаштырсыннар

Август азагында төнлә сасы искә чыдый алмыйча уянып киттем. Кичтән форточканы ябарга онытканмын икән, тизрәк ябып куйдым. Кайбер зәһәр предприятиеләрнең атнаның пәнҗешәмбесеннән башлап, ял көннәрендә шәһәргә газ җибәреп ятуларына ияләнгән инде без.

Кайбер предприятие түрәләренең ялга каршы Түбән Камадан кайларгадыр китүләре һәм эш танасы башлангач кына килүләре дә халыкка сер түгел. Кечкенә шәһәрдә серне капчыкка яшереп саклап булмый, бик тиз билгеле була. Чөнки аларны да кемнәрдер күреп кала, кемнәрдер алар янәшәсендә эшли һ.б.

Әмма шәһәрне зәһәр сасы искә болай мулдан тончыктырганнары юк иде әле. Кибеттә сөйләп тордылар, янәсе, кешеләр җыелышып, тирә-юнь чисталыгы өчен җаваплы кешеләр янына да барганнар дип. Аларны бар да нормада, дип тынычландырганнар. Югыйсә, шәһәрдә сасыган йомырка исе бетеп тә җитмәгән булган...

Күрәсең, һава пычраклыгын билгели торган приборларының үзенә зыян килгән, яки берьюлы бик күп зарарлы химикатларны аера алырлык яхшы сыйфатлы түгелдер. Яхшы прибор алырлык мөмкинлекләре юк икән, халыктан акча җыю оештырсыннар. Пенсия алучылар да, безнең кебек эшләүчеләр дә берничә йөз сумыбызны кызганмабыз. Узган пәнҗешәмбе кичендә, 4 августта, эштән урамга чыккач, 36нчы микрорайонда газ исенә чыдарлык түгел иде. Һава чисталыгын-пычраклыгын билгеләүче дөрес прибор көйләп, аның дөрес күрсәткечен халыкка җиткерергә курыкмаучы намуслы белгечләр булмый торып, түбәнкамалылар зәһәр һәм сасы газ исеннән котыла алмаслар.

Нәзирә ГАЛӘВИЕВА.

 

Каенлы халкы - иманлы

Корбан гаетенә дә әллә ни күп вакыт калмады. Ә мин әле һаман да үтеп киткән рамазан ае тәэсирендә йөрим.

Безнең Каенлы авылында быел ураза ае дәвамында ифтарлар аеруча зур оешканлык белән һәм һәркөнне үткәрелде. Һич тә арттырып әйтү түгел, чыны шул: һәр кичне! Ифтар мәҗлесен Каенлы мәчетендә оештырырга теләп, күрше авыллардан һәм, хәтта, шәһәрдән дә килеп чиратка язылганнар.

Оста итеп вәгазьләр сөйләүче, үз эшен Аллаһы кушканча, бернинди хилафлыксыз башкаручы имамыбыз Нияз Гарипов оештырды ул ифтарларны.

Гомумән, авылыбызның өр-яңадан төзәтеп, салып куелган мәчетендә һәр көнне биш мәртәбә азан әйтелә. Имамыбызга, бигрәк тә, Габделбәр, Исхак, Сәгыйт кебек мөселманнар булышып тора.

Каенлыда мәчетнең бар халыкны үзенә тартуы - күңелләребезне яктырта, дин-исламның халкыбыз рухын пакьлаячагына өмет уята.

Саимә СӨЛӘЙМАНОВА,

Каенлы авылы.

 

Кадактан үтемлерәге булмастыр, мөгаен

Балалар бакчасына барганда көндәлек "юл киртәсе" (полоса препятствия) белән бәйле хәлне сезгә дә җиткерергә булдым. Тынычлык урамындагы "Перекресток" сәүдә йорты алдында махсус машина кую урыны булса да, бу тирәдәге йортларда яшәүче машиналылар җәяүлене хокуксыз кешегә саныйлар.

Машина белән тулган ишегалды бер безнең генә йортка хас түгелдер. Халык "баеган" саен, елдан-ел машина саны һәм шуңа ияреп, кыенлыклар да арта. Иң җайсызы, җәяүлеләр өчен юлларның тарая баруы. Хәзер күпчелек кеше, үзенең кайчандыр җәяү йөргәнлеген онытып, машинасын тротуар өстенә менгезеп үк куя. Бала арбасы тартып баручы яки таяклы карт-карчык ничек үтәргә тиеш икән?

Күп очракта җәяүләр сукмагы булган тротуарны машиналар арасыннан табып та булмый. Кисәтүне дә белмиләр. Күрәсең, машина хуҗалары тротуарны үз машиналарын үзләре яши торган йортка якынрак куяр өчен көйләнгән махсус урын, дип уйлыйлардыр.

Башында акылы булырга тиешле олы кешлеәр үзләрен хайванча тоткач, ничек итеп мин баламны, тротуардан гына йөр, машина юлына чыга күрмә, дип өйрәтә алыйм?! Шул хакта туктаусыз тукып торсам да. ул урамда киресен күрә бит.

Баламны бакчага илткәндә дә, тротуардан түгел, ә нәкъ машина юлыннан атларга туры килә, чөнки тротуарда, бер-бер атлы, машиналар тезеп куелган. Андый чакта, үземнең баласын җиткәләгән ана икәнемне һәм сабыемның һәр хәрәкәтемне, һәр сүземне киптергечтәй сеңдереп баруын онытып, шул машиналарның тәгәрмәчләрен тишкәләп бетерәсем килә. Андый теләк миндә генә тумыйдыр дип уйлыйм (бигрәк тә, юлдан су ерып атларга мәҗбүр булган яз-көз айларында!).

Син машина юлыннан атларга мәҗбүрсең, ә артыңнан, юлдан ычкынмасаң, өстеңә менәм дигәндәй, машина кычкыртып бара. Шул ук машина хуҗалары: "Күзең чыкканмы әллә?! Кырыйга чык", дип баштанаяк пычрак суга коендырып үтәргә дә күп сорамыйлар. Эчләрендәге азык калдыклары арткы якларыннан атылып чыгардай булып җикеренгәнче, машинарыннан төшеп, минем кеебк бала җиткәләгән җәяүленең кайсы кырыйга чыгарга кирәклеген дә күрсәтсеннәр иде алар. Тик күрсәтергә бернинди дә буш "кырый" урыннар юк шул. Котырган эттәй ашыгучы машинага юл сабыйм дип, юлның ике ягын һәм тротуарны да "стоянка" иткән машиналарның берәрсе өстенә менеп китәр идең дә, сикерү осталыгы бар кешегә дә бирелмәгән.

Бала белән бакчага бу юлларны иртә-кич бергәләп үтәбез. Бала дигәч тә, сукыр түгел бит ул, барын да күрә. Үзенә шулай йөрү тиешле икән дип, күңеленә салып куя. Балаларга үзебез үк кире үрнәк күрсәтәбез дә, соңыннан, хәзерге балалар бигрәк тәрбиясез, дип аптыраган булып кыланабыз.

Газоннарга куелган машиналар турында әйткән дә юк. Моның административ тәртип бозу икәне сабыйга да билгеле. Машиналарын куймаслар дип, йорт тирәли агачлар утыртып чыккан булдылар. Язын утырткан агачларны кышын кар күмеп киткәч, беркем дә уйлап бирми, чөнки алар күренми. Бу язга ник берсе калсын шуларның, барысын да машина таптап бетергән.

Машинасын подъезд төбенә үк китереп куючылар да аз түгел. Мөмкинлекләре булса, үз квартирлары урнашкан катка кадәр менгезеп куярлар иде. Коляска белән баскычтан төшүче яшь әниләрне, инвалид-колясочникларны уйлаучы да юк. Баскыч төбенә генә дә түгел, инвалидлар өчен көйләнгән пандуска кадәр терәтеп куя кайбер аңгырасы.

Тынычлык урамында җәяүлеләр өчен булган "брусчатка"лы киң тротуардан җәй буе машиналар да җилдерде. Моны күрүче, белүче генә булмады...

Закон буенча, тиешле урынга куелмаган машина хуҗаларына 1-5меңгә кадәр штраф салу каралган булса да, нәтиҗәсе күренми, димәк, кесәләренә артык бәрми. Безнең түрәләр бу проблеманы күрергә теләмәгәч, җәяүлеләрнең үзләренә, бу бәләдән котылу өчен башка берәр үтемле чара кулланырга кирәктер. Әллә инде, Мәскәүдәге шикелле, "нарушитель"ләрнең алгы тәрәзәләренә, зур итеп "Я ХАМ", дип язылган наклейкалар ябыштырып чыгарга? Бер-ике сәгать куптарып азаплансалар, акылларына килерләр иде, бәлки. Ә шулай да, безнең илдә бу мәсьәләдә "кадак"тан да әйбәтрәк чара юктыр.

Гөлназ ГОСМАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: