Туган як

Хатлар яздым утырып...

Төпләре генә калган Вахитов урамы буйлап Көнкүреш йортына таба, машина юлының ике ягында да ак каеннар үсеп утыра. Узган атнада, шул юлның Көнкүреш йорты ягыннан җәяүләп барган идем. Шаулап үсеп утырган каеннарның дүртесенме, бишесенме кискәннәрен күреп, нәфрәтләндем. Киселгән каеннарны елгырлар җыеп алып киткән (үзәге нык агач нәрсәгә дә ярый). Бары...

Төпләре генә калган

Вахитов урамы буйлап Көнкүреш йортына таба, машина юлының ике ягында да ак каеннар үсеп утыра.

Узган атнада, шул юлның Көнкүреш йорты ягыннан җәяүләп барган идем. Шаулап үсеп утырган каеннарның дүртесенме, бишесенме кискәннәрен күреп, нәфрәтләндем. Киселгән каеннарны елгырлар җыеп алып киткән (үзәге нык агач нәрсәгә дә ярый). Бары тик төпләре һәм пычкы чүбе генә калган.

Түбән Каманың һавасы пычраклыктан чаң сугарлык бит. Ә монда юньсезләр каен кадәр каеннарны кисәләр. Аларга кем рөхсәт биргән? Һәм ни өчен?

Бер елны үзәк базардагы "Бәрәкәт" белән хәзерге "Бәхет" (элекке "бочка") кибетләре арасында үсеп утыручы кеше колачламаслык наратларны кисеп-турап ыргытканнар иде. Ул урында ничәмә-ничә еллар билчән, алабута үсте.

Ни өчен бу шәһәрдә табигатьне ботарлаучыларга карата бер чара да күрелми?

Зөлкәрнәй БАТТАЛЛОВ.

 

 

Чәчәк урынында - үлән, ә агач...

Беркөнне район үзәк дәваханәсеннән (хәзер ничек атыйлардыр, белгән юк) җәяү кайттым. Ашыгыр җирем юк, көне дә әйбәт. Мәктәп бульвары буйлап күптән узганым юк иде. Түбән Камада яши башлаганда, тыкрык озынлыгында гына булган бу урамга чәчәкләр карарга килә идек. Бала карап өйдә утырганда да, бала арбасы тартып, көн дә бер урап кайта идек.

Хәзер эшне җиңеләйткәннәр - чәчәк түтәлләре урынында чирәм үсеп утыра. Ташландык, каралмаган хәлгә килгән Мәктәп бульвары. 3нче мәктәпкә җитәрәк, шул яктагы зур-зур агачларны да кисеп ташлаганнар, төпләре генә караеп утыра. Кисек агачларга алмашка диптер инде, төпләр арасына яшьләрен дә утыртып чыккан булганнар. Беркем дә карамагач, ул чыбыкларның кайсыберсе сынып беткән, калганнары корыган. Элек җәй айларында мәктәпләрдә укучылар өчен ике атналык практика була иде. Хәзер мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирмиләрдер, ахры. Практикага килгән укучылардан, узган көз утыртылган ул яшь агачларга су сиптертми калмаслар иде укытучылары. Бала-чага да үзе көч куеп үстергән агачны сындырмас, ә саклар иде. Без укыганда мәктәп ихатасына утырткан агачлар күкрәп үсте, кайткан саен карап үтәм.

Балаларда яхшылык үзеннән-үзе барлыкка килми, ул - тирә-яктагыларның тырышлыгы һәм үрнәге нәтиҗәсе.

Зөлфия ГӘРӘЙШИНА.

 

Җылы көйләгеч бардыр бит

Безнең Химиклар урамындагы 14в йортның 5нче подъездындагы квартирларга сентябрьнең 19ында җылылык бирделәр. Хәтерләсәгез, ул көннәрдә саклынайтып алган иде. Өйдә туңабыз дип, халык бик шаулагындыр инде.

Башка елларны торбалардагы җылылыкны акрынлап арттыра баралар иде. Бу юлы беренче көнне үк батареяларга кул тидермәле булмады. Квартирым бер бүлмәле. Балконны һәм тәрәзәләрне төнгә ачып калдырам. Барыбер, 30 градус җылылык. Батареяларны телогрейкалар, одеяллар белән төреп бетердем.

Мин генә түгел, йортыбыздагы әллә ничә кеше, хәтта, субсидия өләшүче хатын да квартирларындагы эсселектән зарланып тордылар.

Элек, совет чорында, өйдә җылы булса, йортта яшәүчеләр үзләре подвалга төшеп көйлиләр иде. Хәзер подвалар да ябык, ул эш тә рөхсәт ителмидер...

Күрше Чаллыдан килеп йөрүче улым үзләренз җылыны әле яңрак кына бирүләре, батареяларның ут капкандай эссе түгел, ә җылы гына булып торуы турынрда сөйләде.

Берничә ел элек, "Туган як"та язып чыккан идегез бит, урамдагы температурага карап, җылылык үзәктән ук автомат рәвештә көйләнәчәк дип. Бу нәрсә, халыктан акча җыю өчен генә начальство уйлап тапкан уйдырма булдымы әллә? Җылылык көйләгеч ул термостатлар сафтан чыгып бетмәгәннәрдер бит инде?!

Галимҗан ВӘЛИЕВ,

ветеран укытучы.

 

Дөрес булмагач, ник язалардыр

Тынычлык урамындагы элита җиһазы сатыла торган бинада урнашкан "Магнит" кибетенә кергән идем. Ишегеннән башлап, әллә ничә урында сары кәгазьгә зур итеп, продукт һ.б. бәяләренең "ценник"та күрсәтелгәне дөресме-түгелме икәнен кассада белешергә кушылган игълан элгәннәр. Карап йөрдем-йөрдем дә, бер әйбер дә алмыйча чыгып киттем.

Сәүдәгә кагылышлы кагыйдәләр хәзерге кибетләр өчен түгелме икән әллә? Әйбер бәясе ничек күрсәтелгән булса, шул хактан сатарга бурычлылар, ә кассадагы бәя буенча түгел. Товар янында - бер сумма, кассада икенче (гадәттә, күбрәк) төрлесе "Магнит"та гына түгел, ""Пятерочка"да да еш була.

"Магнит тагы мондый хәл сәбәбен сатып алучыларны күзәтеп торучы бер кыздан сораган идем, ул минем сүземә җавап бирә алмады. Матур иреннәрен бөрештереп, буялган керфекләрен челт-мелт китереп, гаҗәпләнеп карап торды. Аның бу хакта беренче ишетүе булгандыр инде.

Азык-төлек янындагы бәя кәгазендә сумма дөрес булмагач, аны ник элеп куялар икән?! Ул көнне минем кебек бу кибеттән буш кул белән чыгып китүчеләр аз булмагандыр.

Сәкинә апагыз.

 

Яктырткыч та булса...

Егерме ике елдан соң (дөрес исәпләгән булсак), шәһәрдән безнең Төзүчеләр поселогына бара торган юлга чират җитте. Төзүчеләр поселогы юлын рәтләп асфальт җәяргә җыенуларын ишеткәч, ничек сөенгәнебезне белсәгез иде. Бу юлны киңәйтерләр дип тә өметләндек, чөнки юл читендә ук машиналар куеп калдыру гадәте бар бит безнең халыкта. Шул сәбәпле, кайчак кара-каршы килгән автобуслар да үтәрлек булмый.

Әмма юлны киңәйтмәделәр, киресенчә, ике ягыннан да тарайттылар. Акча тар юлга җитәрлек кенә бирелгәндер, күрәсең. Киң, иркен юл өчен акча бик күп кирәктер шул.

Тагын бер хәбәр килеп иреште: янәсе, юлга асфальтны 1нче ПАТП тирәсендәрәк урнашкан заправкага кадәр генә салачаклар да, туктаячаклар икән. Юлны безнең поселоктан Чистай ягына чыгып китә торган урындагы светофорга кадәр ясасалар, яхшы булыр иде. Барыбыз да шуны көтәбез.

Төзүчеләр поселогы дип, ияләнгән гадәт буенча үзара сөйләшәбез. Аны рәсми яктан шәһәргә кушып куйдылар. Шуннан соң, урамнардагы электр баганаларын да яңаларына алмаштырдылар. Шәп килеп чыкты. Тик, һаман да шул, үзебезнең илебездәге начар гадәт буенча, багана башларына яктырткыч куярга "оныттылар". Бары тик урта бер урамдагы - рәсми исеме Романтиклар бугай - сигез яктырткыч куйдылар да, шуның белән бетте.

Көннәр кыскаруга таба бара. Көзге пычрак караңгы кичләрдә урамда ничек йөрергә? Картаеп беткән булсак та, өйдә генә утыртмый дөнья, караңгы вакытта да чыгарга туры килгәли. Ни өчен электр баганаларына яктырткыч көйләүне һаман сузалар? Экономия өченме, башка сәбәптәнме?.. Юлдан да, яктырткычтан экономия ясый торгач, кемнәрдер кесәсенә хәйран гына агадыр ул...

Төзүчеләр поселогы халкы исеменнән,

Габделхәй агагыз.

 

Йортсыз-җирсезләрне кызганам

Йортсыз этләр һәм мәчеләргә хуҗа эзләү турындагы игъланнар күренгәли газетада. Балалары сүзенә карап, өенә песи баласы алып кайтучылар була. Уйнап туйгач, яки песи кирәкмәс җиргә туалет ясый башлагач, аны урамга чыгарып ыргыталар. Урам песиенә әйләнгән шул мескеннәрне ашатып-карап йөрүчеләр табыла. Шөкер, миһербанлы кешеләр бар әле бу кырыс заманда да.

Әмма адәм балаларының да шул урам песиләре хәлендә калучылары очрый. Йортсыз-җирсез ул бәндәләр, кул сузып хәер сорашып та утырмыйлар, зарланмыйлар да. Кайда чүп савыты бар, шунда тамак ялгарлык ризык калдыгы эзлиләр. Каршысына шундый берәр бичараның килгәнен күрсә, күпчелек, "бомж" дип, чирканулы кыяфәттә, аны урап үтә.

Ул йортсыз-җирсез бәндә дә, кайчандыр кемнеңдер газиз баласы, ире һәм атасы булгандыр, бәлки. Аның бүгенге хәленә нәрсә сәбәп булды икән? Берәребез туктап, сорыймы? Юк, барыбер, дөресен сөйләмәячәк, дип, инанганбыз. Бу ыгы-зыгылы тормышта кем хәле кемне кызыксындыра соң?!

Менә тагын көзге пычраклар җитә. Көзге ачы җилләрдә туңып, ачлыктан калтырап утыручы песиләрнең елавы гына да үзәкләрне өзә. Ә йортсыз-җирсезләргә ничек авырдыр. Биргән барлык нигъмәте өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый-укый, җылы өйләребездә йомшак урын-җиргә ятканда, без йортсыз-җирсез бичаралар турында уйлап та карамыйбыз.

Әгәр дә мин шәһәр җитәкчесе булсам, йортсыз-җирсез калган бәндәләргә төн кунып чыгарлык җылы торак төзетер идем. Приют ук дип язсам, дөрес аңламассыз. Кышкы суыкларда урамда калып катып үлмәсеннәр өчен, баш төртерлек бер урын булсын иде шәһәребез бомжларына. Дистәләрчә, йөзләрчә мең кешегә җитәкче булып торучы кешеләрнең кешелеклелеге тормышта авыр хәлгә калганнарга мөнәсәбәттә дә чагыладыр. Андый игелекле гамәлләре сәбәпле, халык арасында абруйлары тагын да артыр иде.

Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: