Туган як

Хатлар яздым утырып...

Ышанычны акламады Ялгыз хатын исемен беркемнең дә күтәрәсе килми. Егермем тулганда ирем үлеп китте, улымны кочаклап калдым. Танышып, очрашып йөргән бер кешем бар иде. Моны өйгә чакырдым, улымның әбисенә киткән чагы иде. Аш бүлмәсендә чәй куйдым да, кунак бүлмәсенә, моның янына чыктым. Ә бу "стенка" янында нидер эшли иде, мин...

Ышанычны акламады

Ялгыз хатын исемен беркемнең дә күтәрәсе килми. Егермем тулганда ирем үлеп китте, улымны кочаклап калдым. Танышып, очрашып йөргән бер кешем бар иде. Моны өйгә чакырдым, улымның әбисенә киткән чагы иде.

Аш бүлмәсендә чәй куйдым да, кунак бүлмәсенә, моның янына чыктым. Ә бу "стенка" янында нидер эшли иде, мин кергәч, корт чаккандай, читкә тайпылды. Авызын ерып, миңа таба килә башлады, шул арада уң кулы белән чалбар кесәсенә нидер салып өлгреде...

Күземә генә күренәдер дип, аны-моны әйтмәдем. Табын янына чакырдым, үзем, улым турында сөйләрмен, бәлки бергә яшәп китәрбез дип уйлаган идем. Эндәшмәдем. Ашап туйгач, сәбәп табып, тиз генә озаттым.

"Кунак"ның буш кул белән китмәгәнлеге улым кайткач ачыкланды. Ул вакытта улымның хәзерге компьютер уенына охшаш уенчыгы бар иде. Аның көмеш төстәге батарейкалары - түгәрәк сәдәп рәвешендә. Улым уенчыгындагысын алмаштыру өчен яңа батарейкалар алып кайтып куйган, әмма моны эшләргә өлгермәгән иде. Кайткач эзләде, әмма таба алмады. Акчасызлык заманы, һәр тиенне санап тоткан еллар иде... Карак ир ул вак-төякне күптән оныткандыр, әмма ул хәл искә төшкәндә, һаман да күңел әрни. Кешегә булган ышанычың бер бетсә, башка беркемгә дә ышана алмыйсың икән.

Зөлфия НӘҖИПОВА.

Шакшылыктан арыныйк

Тагын ике елдан Түбән Каманың 50 еллык юбилее буласын газетада да яздыгыз, телевизордан да сөйләделәр. Илле тәкъдимнең тормышка ашырыласын да әйттеләр.

Минем дә бер хыялым бар. Шәһәребез халкын чисталыкка-тәртипкә өйрәтүгә кагылышлы ул. Күпкатлы йортларда яшәүче һәм үз аягында йөри алучы кешеләрнең һәрберсен иртә белән эшкә китешли, квартирында җыелган чүп-чарын чыдам пакетка салып, ныклап бәйләп, ишегалдындагы чуп контейнерына салырга гадәтләндерәсе иде.

Үзебезнең йортта да, эшкә китешли, һәр иртәдә берничә кешенең пакет-пакет чүп ташлаганнарын тәрәзәдән күреп торам. Кайберәүләр подъезддан чыгуга, як-ягына каранып, юл уртасында калдырып китә. Анысы беренче, икенче катта яшәүчеләр эше (иртәнгә мусор торбасына өченче катка кадәр чүп өелеп тыгылган була). Икенче берләре подъезд баскычында басып торган көйгә, мусор камерасына таба томыра. Пакеты ертылып, ашалып бетмәгән ризык калдыклары, ипи кисәкләре, хатын-кызның буялган "крылышко"лары (кәгазьгә төреп тә ташлый белмиләр, шакшылар) оча. Карамыйм дисәң дә, күз бар, күрәсең һәм бу пычраклыктан укшый башлыйсың. Ә җыештыручы нишәләргә тиеш?! Бер пакет үз шакшысын күтәреп ике адым атларга иренеп ята безнең Түбән Кама халкы.

Казан каласында халыкка үз чүп-чарын ташлар өчен, күптәннән йортлар янында махсус урын ясап, чүп контейнерларын шунда урнаштырдылар. Екатеринбурга шәһәрендә, хәтта, подъездагы "мусор ташлагыч" торбаларның һәрбер каттагы тишекләрен сварка аппараты ярдәмендә ябыштырып, томалап куйганнар. Подъезд эчендә чисталык, һавасы әйбәт. Ә безнең Түбән Камада җәй айларында - чебен күче, борын ярып керерлек укшыткыч сасы ис...

Чисталык бит ул квартир ишегеннән чыкканчы гына булырга тиеш түгел, ә үзеңнең квартирың урнашкан каттагы мәйданчык та, мусор торбасы яны да, лифт та һәм баскыч басмалары да кунак көткәндәй ялт итеп торырга тиеш.

Җыештыручы дворниклар кулы белән эшләргә түгел моны! Ә һәр квартирдан (ничә кеше яшәвенә карап) билгеле бер санда кешеләр чыгып, кулларына идән чүпрәге тотып җыештырсыннар. Үзе тотып эшләсә генә кеше чисталыкның кадерен белер, бәяләр. Моны йортлар идарәләре аша эшләргәме, башкачамы - анысын хәл итүне шәһәр хуҗалыгы өчен җаваплы кешеләр уйласын.

Фатыйма БАТТАЛОВА.

Пенсиям аз

Мин - сугыш чоры баласы. Әти - фронтта. Ә без, эшләсәк тә, ач-ялангач булдык. Ул заманның бар авырлыгын күрдек...

Гомер тиз уза икән. Картлык та килеп җитте. Хәзерге көндә мин биш мең сум пенсия акчасы алам. "Квартплата" түләгәч күпме кала - уйлап карагыз.

Колхозда эшләгәнлегемә алган белешмәне Алексеевский районындагы пенсия фондында раслатып алып килдем. Әмма Түбән Кама пенсия фондында аны исәпкә алмадылар. Күрәсең, колхозда бушка эшләгәч, стажга исәпләнмәгәндер. Ул елларда без бит илне аякка бастырыр өчен бушка эшләдек...

Минем колхоздан алып килгән белешмәне югалтканнардыр инде. Әгәр дә яңадан тагын документлар җыеп китерсәм, колхозда эшләгән елларымны да кертеп түләрләр идеме икән пенсияне. Пенсия фондында утыручы җитәкчеләр арасында татарча белүчеләре бардыр. Мин язганнарны укып, авылга кайтып колхоздан белешмә алып йөрүнең файдасы бармы-юкмы икәнен әйтсеннәр иде...

Наҗия СӨНГАТУЛЛИНА.

Ничек җитешсеннәр соң...

"Ашыгыч ярдәм" чакырсаң, бик озак көтәргә туры килә. Чөнки бу химия газлы шәһәрдә авыручылар бик күп. Аннан юллардагы аварияләрдә көненә күпме машина бәрелешә һәм күпме кеше имгәнә. "Ашыгыч ярдәм", беренче чиратта, шулар янына бара. Бала табар чагы җиткән авырлы хатыннар... Кинәт кенә чирләп киткән сабыйлар... Йөрәк өянәге башланып, эш урынында авучылар... Саный китсәң, бик күп инде ул кичектергесез ярдәм күрсәтелергә тиешле кешеләр. Ә безнең ише карт-корыга сәгатьләр буе көтәргә туры килә. Дөрес, үзебездә дә гаеп бар. Кайсыбыздыр аз гына берәр җире авыртса да, врач чакыртырга дип, телефонга үрелә. Кемгәдер укол ясатырга кирәк, әмма поликлиникага вакытында бармаган да, төрле хәйлә табып, кичен "ашыгыч ярдәм" китертә. Менә шуларның барысына да "ашыгыч ярдәм" бригадаларын каян табып бетерсеннәр дә, ничек җиткерсеннәр соң?!

Әле бит халык үзе дә бик сансыз бездә. Йортта кемдер кинәт авырып китә, аның гомерен коткару өчен, һәр минут кадерле була. Әмма йорт янына килеп җиткән "Скорая помощь" кирәкле подъезд янына үтәлми. Сигнал бирсә дә, ишетүче юк. Носилка күтәреп, ак халатлылар әллә никадәр җирне тәпиләргә мәҗбүр булалар. Авыру салынган носилка тагын да авыррак була. Ярый ла, өендә ир-ат булып, шулар күтәрешеп чыкса! Әгәр карт бабай гына булса... Йорт ишегалдындагы юлдан "Скорая помощь" үтә алмый - чөнки ул юлны ике яклап томалап (яртылаш тротуарга ук менеп), машиналар тезелеп киткән.

Моннан тыш, "Скорая помощь"тагы зәңгәр киемле белгечләр үзләре дә, үз йомышларына шул медицина транспортында баргалыйлар, ахры. Ник шулай язаммы?

Ялгышмасам, 6 июльдә, көндезге уннар тирәсе иде бугай. Актүбә урамындагы иске администрация бинасы каршысына "Скорая помощь" килеп туктады. Шул тирәдә берәрсенең хәле авыраеп киткәндер дип уйлап куйдык. Юк икән. Машинадан махсус зәңгәр киемле, тулы гәүдәле озын буйлы бер хатын төште. Кулын селтәп, ашамлык кибетенә таба юнәлде. Бераздан аның нидер салынган кара пакет күтәреп килгәне күренде. Ул утыруга, китте болар.

Сабир ГАЛИМОВ.

"Комнан ком туа, ә колдан кем туар?"

Төнге сменадан кайткач, бераз ятып алганнан соң, өйдә кеше юк чакта дип, тиз генә ванна-туалет ишекләрен буярга булдым. Ак буяудан өй эче яктырганнан-яктыра барды. Аннан балконга күчтем. Анда да буяштырасы нәрсәләр табылды. Шулай итеп, көн үткәне сизелми дә калдым. Күбрәккә китте, ахрысы, баш әйләнә башлады. Бераз һава сулыйм дип, йорт ишегалдына чыктым. Минем янга, бакчадан кайтышлый, подъездның иң булган хатыннары - Җәмилә апа белән Зоя түти дә, хәл алырга туктадылар.

Без хәл-әхвәл сорашкан арада, биштәрен җилкәсенә аскан Рәсим абзый күренде. "Кызлар, сәлам! Бүген танцыдан калмагыз, яме", дип, яшьтиләрен җилкендереп, елмая-елмая, подъезына кереп китте.

Аның ул сүзләрен ишеткәч, әңгәмәдәшләрем, шәһәр төзелешендә үткән яшь чакларын, эштән арып-ачыгып кайтуларын искә төшерделәр. "Бүген беркая да бармыйча, юынырга да ятарга", дип сүз куешуларына карамастан, кичкә тагын саз ера-ера, поселоктагы Төзүчеләр клубына йөгерүләре турында сөйләделәр.

Түбән Каманы төзүче бу апалар, шәһәребезнең матур киләчәге турындагы хыялларын җырларына кушып, тырышып эшләгәннәр. Алар гомерендә күпме яңа йортлар, урамы-урамы белән шәһәребез төзелгән. Бернигә карамыйча, Чаллысына да, Казанына да, вахта белән йөреп, эшләгәннәр алар. Без сөйләшкәндә, бишенче катта ялгыз гына гомер итүче карт укытучы Нина Павловна, газетасын кулына тотып, килеп утырды.

- Нәрсә язалар, Павловна, - дип, сүз кушты Зоя түти.

- Язалар монда. Менә, Шәһәр бәйрәмен быел сайлау белән бер көнгә - 14 сентябрьгә күчерәләр. Ул көнне бакчага бара алмаячаксыз инде.

- Ничек алай була инде ул, - диде Җәмилә апа.

- Ярый, бәйрәм өстенә бәйрәм булыр, ник аптырыйсың аңа, - дип сүзгә кушылды Зоя түти.

- Шул сайлауга бару бәйрәмме?!

- Син Җәмилә, томана булма инде, үзебез яулап алган демократия илендә яшисең. Сайлауга барып, гражданлык хокукыбызны үтәп, кирәген сайлап кайтырбыз.

- И-и, җаныкаем, без синең белән шул, сайлауга йөрүче генә, сайлаучылары аның, әнә - өстәгеләр. Инде үзләренә кирәклесен әллә кайчан сайлаганнар...

- Тукта әле, күрше, кызма син. Бар да яхшы бит бездә. Украинадагы кебек сугыш кына чыга күрмәсен.

- Менә шулай томалыйлар инде безнең авызны, беләсең килсә. Уйлап карасаң, явына да безнең әти-бабаларыбыз чапкан; Әфганына синең улын китте; ә Чечнядагы сугышны солдат хезмәтенә минем улыкаем кебекләрне җыймыйча, туктамадылар. Гомер бакыена безнең халык, үзе дә ашамаган маен-күкәен үзәккә җибәреп торган.

- Ярара, әйдә... Пенсия бирәләр, беребез дә ач-ялангач түгел, бакчабыз гулы җиләк-җимеш, бәрәңге үсә. Ходайга шөкер диген, Җәмилә.

- Менә шул шул. Әлегә чаклы үз көчебезне куеп тырышмасак, ул пенсиягә генә яши калсак, ачтан үләрсең. Әйттерерсең, әллә ни! Тагы түзә инде безнең халык. Без синең белән Зоя, "Түбән Кама - гүзәл кала"ны түгел, ә " бәдрәф" һәм "промзона" төзегәнбез булып чыга. Шулай булгач, тарихта калырлык һәм горурланып сөйләрлек туган көне дә юк шәһәребезнең. Менә сиңа демократия, менә сина суверенитет! "Единая Сити", яки "Фәләнле-төгәнле Сити" диясе генә кала, хәзер.

- Нинди "тити-сити"ләр сөйлисең син, Җәмилә, - дип сузды Зоя түти.

- Тити баш дим. Тавык кебек аңгырайган инде бездә халык.

- Юк белән башыгызны катырмагыз. Әйдәгез, кереп куначаларыбызга кунаклыйк, - дип апалар урыннарыннан кузгалдылар...

Чыннан да, әнә шул тити баш тавык кебек инде безнең хәлләр. Ни кыландырсалар да, күнәбез. Ни кушсалар да, үтибез. "Комнан ком туа, ә колдан кем туар", дип тугыз гасыр элек ук язган шагыйрь, әйтерсең, безне бүгенге тормышыбызны күздә тоткан булган.

Айсылу ТИМЕРИЕВА.

 

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: