Туган як

Хатлар яздым утырып...

"Дельфинарий"га бардык Күптән түгел, шәһәребезнең "Милосердие" үзәгендә ял итүче утызлап кеше Чаллы шәһәренә "Дельфинарий"га барды лар. "Морской котик"ларның парлы биюләре, дельфиннарның судан парлап чыгып шар әйләндерүләре, кыршау аша сикерүләре, өйрәтүче кыз белән егетнең дельфиннар белән бергә суда чыгыш ясаулары бөтен дөньяны оныттырды. Без, медиклар, алай-болай кирәге чыга калса дип, ярдәм...

"Дельфинарий"га бардык

Күптән түгел, шәһәребезнең "Милосердие" үзәгендә ял итүче утызлап кеше Чаллы шәһәренә "Дельфинарий"га барды лар. "Морской котик"ларның парлы биюләре, дельфиннарның судан парлап чыгып шар әйләндерүләре, кыршау аша сикерүләре, өйрәтүче кыз белән егетнең дельфиннар белән бергә суда чыгыш ясаулары бөтен дөньяны оныттырды.

Без, медиклар, алай-болай кирәге чыга калса дип, ярдәм күрсәтү өчен дарулар алган идек. Кая анда дару кайгысы! Барысы да, хәтта, яшәреп киткәндәй тоелдылар: күзләрендә - ялкын, шат көлү авазлары, бертуктаусыз алкышлап утырулар... Кайтканда, берсен-берсе бүлә-бүлә, юл буе күргәнәрен сөйләп кайттылар.

Яшь барган саен кеше үзен начар хис итә башлый. Лаеклы ялга чыккач, бигрәк тә. Ул үзен кирәксез, артык дип саный. Әгәр авырып китсә, яки ялгыз булса, тагын да аянычрак. Ярый әле, Ләйлә Әхмәдишина җитәкчелегендәге "Милосердие" үзәге ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә үзара аралашу, дуслашу мөмкинлеге бирә.

Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Эшләп баеп булмый

Нигә Шәймиев минем бабам булмады икән? Әнә бит аның оныгы 27 яшьтә генә булса да, Россиянең 100 бай хатын-кызы арасында 15 урында, ди. Мин үзем Шәймиевнең: "Байыйсыгыз килсә, эшләгез", дигәнен бер дә онытмыйм. Эшләвен эшлим, тик байый гына алмыйм, өстә утыручы бай бабам юк ярдәм кулы сузарга.

Елына әллә ничәшәр миллион сумлык табышны каян ала икән соң байларның оныклары? Көне-төне эшләп тә җиткерә алмыйсың.

Үземне белә-белгәннән бирле бер көн дә эш калдырганым юк. Әле икешәр урында эшләгәнем дә бар. Минем кебекләр аз түгел, ләкин файдасы да шуның чаклы гына. Авыл җирендә дә сыер савучылар да таң тишегеннән эшкә йөгерәләр, тик берсенең дә миллионерлар рәтенә кергәнен ишеткән юк.

Хәзер әнә Украина качакларына эш кирәк. Никтер берсе дә дворник булып торак-коммуналь хуҗалыкка урнашмый, анда эшчеләрнең артканы юк. Аларга "ТАНЕКО", "химия", "шинный" ише төшемле предприятие крирәк. Ә андый җирләргә урнашу өчен, түбәнкамалылар үзләре дә еллар буе чиратта торалар. Качакларга эш биргәннәренә ачуым килми, алар башына төшкән авырлыкны Ходай дошманыңа да язмасын.

"Баеп булмый урламыйча" дип, җырдагыча әйтер идем дә, әмма анысы закон бозуга керә. Заводтан берәр тимер кисәге, аракы заводыннан берәр "чәкүшкә" һ.б. кыстырып чыгып кара, "несун" дигән ярлык тагып, суд залына китереп бастыраганнарын сизми дә калырсың.

Шулай булгач, Шәймиевләрнең бай оныкларына кызыга-кызыга, хезмәт хакына тигән тиеннәребезне санап яшәүдән башка чара калмый.

Җамал ӘЮПОВА.

Картаямы соң йөрәк?!

Тышта иртә килгән кышның кары ява. Ә мин тәрәзәдән карап, шушы айның унбишендә Мәктәп бульварындагы дискотека үзәгендә булган күңелле очрашуны искә төшереп утырам.

Олы кешегә бер җылы сүз дә җитә, дип әйтергә яраталар. Ә мин ул сүзләрне дәвам итеп, җырлы-биюле очрашулар уздыру өлкәннәрнең кәефен күтәрә, яшьлекне искә төшереп, матур хатирә бүләк итә, дияр идем.

Ул көнне дә без бу үзәктә Флүр Гайнемөхәммәтовның баяныннан агылган көйләргә кушылып җырладык та, биедек тә. Татар халкының электән килгән җырлы һәм биюле уеннарында катнашмаган кеше калмады. Түбән Камада гына түгел, республика һәм илкүләм билгеле Флүр әфәнде, ул көнне олы яшьтәгеләргә үзенең күпме шатлыклы кичерешләр бүләк иткәнен белдеме икән?!

Бу үзәктә байтактан эшли торган "Чулпан" клубы җитәкчесе Ленуза Хәбибуллина үзебезнең татар җырлары, биюләренә уралаган андый кичәләрне ай саен оештыра. Кичәләргә, очрашуларга йөрү пенсиягә чыгып эштән туктаган кешеләргә үзләренең тормыш арбасыннан төшеп, онытылып калмаганлыкларын аңлау өчен бик тә әһәмиятле.

Нина КАШИРИНА.

Слесарь Марсельдән уңдык

Газетабызның 30 сентябрь санында басылган "Йортларда җылы көйләгеч бардыр бит" дигән язманы укыгач, мин дә үзебезнең йортка ничек итеп җылылык бирүләрен язмакчы булдым. Мин Тынычлык урамының 5нче йортында яшим.

Сентябрь аенда көннәр салкынайтып җибәрде. Урамда җылы булмагач, квартирларда да бик тиз салкыная башлады.

Авылдан сентябрьнең 19ында кайттык. Безне җылы өебез карышлады. Быел җылыны иртә бирделәр, көттереп интектермәделәр дип, сөенә-сөенә, җылымса батареяләрне тотып карадым. Берничә көннән тышта җылтып җибәрде. Батареялардагы җылыны бетерделәр, тик бер бүлмәдә генә калдырдылар. Көннәр суыта башлагач, җылы тагын хасил булды.

Моны йортлардагы җылы көйләгеч түгел, ә слесарьлар эшләгәндер дип уйлыйм. Безнең йортта слесарь булып үз хезмәтен белүче, тырыш Марсель эшли. Аңа үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез. Шәһәрдәге башка йортларда да аның кеебк слесарьлар эшләсә, халык я салкын яки артык кыздыралар дип зарланмас иде. Әнә шулай итеп, безнең йортта җылыны бирә белеп бирделәр

Зөлфия ЯСӘВИЕВА.

Яфраклардай төрлеләр, матурлар

Балалар өчен бакча - икенче өйләре, ә тәрбияче апалары нәниләргә үз әниләренә тиңдер, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безнең 9нчы төркем татар балалары өчен шулай. Төркемебездәге 20 бала татар телен дә, рус телен дә бик әйбәт беләләр.

Көзнең бер матур көнендә, саф һавага йөрергә чыккач, җиргә түшәлгән яфракларны күреп, Сәйдә: "Мин сары яфрак таптым, карагыз, нинди матур", - дип, барыбызга да күрсәтеп чыкты. Мәрҗәнә - кызыл яфракка, Нияз күксел яфракка үрелде, аларга башка балалар да кушылдылар. Көзге балкыштай төрледән-төрле яфраклар җыйгач, аларны чагыштырдык. Нигә бу яфрак кызыл? Ә тегесе яшел? Шул һ.б. сорауларга бергәләп җавап та эзләдек. Балалар алдан тупланган белемнәрен кулланып, дөрес җаваплар таптылар. Рәвешенә карап, яфракларның кайсы агачныкы икәнен дә онытмаганнар. Яфраклар белән төрле уеннар да уйнадык.

Җәйге айларда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утырганда, агачлар яшел яфракта чакта, аларны ялгыш кына да өзмәгән балаларга, яфракларның җирдә чәчелеп ятулары бик күңелсез тоелды. Тиздән кыш ае җитүен аңладылар.

Безнең татар төркемендә тәрбияләнүче балалар беркайчан да агачларның ботакларын сындырмаслар, яфракларын өзмәсләр, дип өметләнәм. Алар бит участоктагы үзгәрешләрне, бөҗәкләрне һәрдаим күзәтеп торалар. Үзләре дә көзге яфраклар кебек төрле-төрле бит алар.

Зөлфия НАСРЕТДИНОВА,

42 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Урам ярышлары оештырсаң...

Каенлы авылында тормышның кадерен белүче, күңелләре җырлы-моңлы кешеләр яши. Озын кышларда, караңгы көзләрдә генә түгел, эш һич тә бетеп тормаган яз-җәй айларында да, мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны өйдә генә утыртмыйлар. Җәй көннәрендә дә мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшләүдән туктамый. Яшьләрне дә үзенә җыеп, матур җырлар, биюләр өйрәтә.

Печән өсте, уттай кызу чак дип тормадылар, июль азагында авыл үсмерләре һәм кунакка кайткан яшьтәшләре "Әй дә без, без булдырабыз" дип исемләнгән концерт әзерләделәр. Август аенда үзебезнең авыл белән Тобаның студент яшьләре сәхнәдә балкыды - алты җәй рәттән "Яшьлек килә" концертын куйдылар.

Ә инде "Яшьлегем урамнары" кичәсе Каенлының яшен-картын үзенә җыйды. Елның-елында уздырыла торган урамнар ярышында "Җиңүче урам" күчмә флагы "Интернациональная" урамында яшәүчеләргә тапшырылды.

Урамнар ярышын башка авылларда да оештырырга була, бары теләк кенә кирәк. Бу ярыш, үзенә күрә, авыл кешеләрен берләштерү, аралаштыру чарасы да булып тора. Компьютер, интернет дигәне авылларда да күпме кешене үзенә беркетте. Көннәр буе бара торган сериаллар авыл халкын, хәтта мал-туарына ашарга салырга икәнен дә оныттырып, телевизор каршына кадаклап куйды. Ә авыл, элек-электән, бер гаилә кебек яшәгән. Кичләрен капка төпләренә чыгып утырганнар, көтү каршылаганнар, утауга һ.б эшкә күмәкләшеп йөргәннәр. Әгәр дә урам белән урам арасында яңа ел башыннан ук ярыш уздырылачагын игълан итеп, урамның иң оста биючесе, моңлы җырчысы, иң уңган хуҗабикәсе, иң булдыклы бакчачысы һ.б. исемгә бәйге дә оештырсаң, кайсы авыл халкы гына битараф калыр иде икән?!

Кыскасы, авыл тормышын җанландыру - халыкның үзенә һәм мәдәният хезмәткәрләренә бик нык бәйле.

Разия ЯКУПОВА,

Каенлы мәдәният йорты хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: