Туган як

Хатлар яздым утырып...

Наркотикларның кирәге юк «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында, безнең 25нче гимназиядә сигезенче һәм тугызынчы классларда укучылар өчен, «Наркотикларга каршы торыйк» дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Әнисә Дәүләтшина һәм Рәсимә Гыймазова безгә наркомания авыруы турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Ф.Бәйрәмо-ваның «Ахырзаман», А.Галиеваның «Кайф», З.Хәкимнең «Наркокурьер» әсәрләреннән...

Наркотикларның кирәге юк
«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында, безнең 25нче гимназиядә сигезенче һәм тугызынчы классларда укучылар өчен, «Наркотикларга каршы торыйк» дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Әнисә Дәүләтшина һәм Рәсимә Гыймазова безгә наркомания авыруы турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Ф.Бәйрәмо-ваның «Ахырзаман», А.Галиеваның «Кайф», З.Хәкимнең «Наркокурьер» әсәрләреннән өзекләр укып, фоторәсемнәр күрсәтелде. Без кулга тотып укый торган чын китапка изге әйбер итеп караучы, һәр әсәр турында кызыктыргыч итеп сөйли алучы бу китапханәчеләрне күңел биреп тыңладык. Соңыннан бергәләп, истәлек өчен фотога да төштек. Кол Гали исемендәге китапханә белән без-нең гимназия бергәләп, төрле кичәләр, очрашулар үткәрәләр. Андагы китапханәчеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Әдилә ӘҺЛИУЛЛИНА,
25нче гимназиянең 8 в классы укучысы.
Бер тамчы да гаебе юк икән...
Бүгенге әхлаксыз заманда инде бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә ияләндек, иң кыргый күренешләр дә гадәти хәл булып тоела. Ә шулай да, «Туган як»ның 11 ноябрь санындагы «Гаилә» сәхифәсендә чыккан «Туйдагы усал шаярту» дигән язманы укыгач, мондый хәлләр дә була икән әле дип, шаккаттым.
Укымаган булсагыз, кыскача эчтәлеген сөйләп бирәм. Зөһрә белән Данир исемле яшьләр көньякка ялга баргач танышканнар да, аннан кайткач, өйләнешергә булганнар. Туй вакытында кәләш, битен-күзен буяштыру өчен аулак бер бүлмәгә кергәч, янына элек йөргән, күптән оныткан егете Тимур килеп кергән дә, Зөһрәгә ташланып, аны кочагына кыскан. Шампан шәрабы башына киткән кыз үзендә карышырлык көч тапмаган... Шул вакыт болар өстенә кәләшен эзләп йөрүче Данир килеп керә. Кәләшенең бөгәрләнгән күлмәгенә, тузган чәченә күз төшерүгә, аңы томаланган егет: «Хыянәтче! Мине оныт!» - дип кычкыра...
Инде хәзер Зөһрә алдына проблема килеп баса: кияүсез кәләш булып, ничек чыгарга туйга җыелган кунак-лар каршына? Ничек итеп аңлатырга үзенең бер тамчы да гаебе юклыгын? Аптырагач, әле генә үзе белән «булган» Тимурга: «Бәлки, син өйләнерсең миңа», дип әйтә. Ә үз теләген инде канәгатьләндергән Тимур, әлбәттә, мыскыллы көлә генә: «Аңа хыянәт иткәнне, миңа итмәссеңме?!»
Менә шундый хәлләр (Мексика һәм Бразилия телесериаллары бер якта торсын). Белмим, әлеге мәкалә авторы Кәүсәрия Шәйдуллина «ачы күз яшьләренә чыланган» кыз турында нинди фикердәдер. Ә минем уйлавымча, Зөһрәгә абынган бичара егетнең, ярый әле, соң булса да күзе ачылып, ул б...ткә (гафу итегез) өйләнүдән башы котылып калган.
Үзегез уйлап карагыз: туй барганда ук элек йөргән, күптән оныткан егет аулак урында кочаклап алып, теләген канәгатьләндерә башлагач, бернинди каршылык күрсәтмәгән, кычкырып ярдәмгә чакырмаган кызга ничек ышанырга мөмкин?! «Бер тамчы да гаебе булмаган» андый кәләшне, хатын булып алгач та, җае чыккан саен, үткән-сүткән таныш ирләр «мәтәштереп» йөрмәс дип кем ышанып әйтә ала?
Унбиш елдан соң ни булыр?..
Түбән Кама - матур шәһәр. Ләкин, экологиясенә күз салсаң, унбиш елдан бу шәһәр инде булмаска да мөмкин. Заводлар, машиналар, «химия»... Тиздән бар кешеләр дә шәһәрдән күчеп китәр һәм аны ташландык шәһәр дип танырга туры килер. Ә аңа кадәр әле кешеләр рактан үлә башларлар, дәваханәләр дә тулыр. Акрынлап хаос башланыр. Начар мохит бар нәрсәнең юкка чыгуына китерер. Хәтта хәзердән үк, вакыт-вакыт, урамда сулавы авыр. Заводлар торбасыннан куе кара төтен чыга. Гүзәл шәһәребезнең юкка чыга баруы кызганыч.
Эмиль ГОСМАНОВ,
31нче мәктәпнең дүртенче класс укучысы.
Күрәчәгең күрмичә
Кешенең тәкъдире үзе туганчы ук язылган була, диләр. Беркем дә үз үлемен алдан белә алмый, бигрәк тә техника күбәйгәннән-күбәя барган бу заманда. Юлга чыксаң, каядыр ашыгучыларны утырткан машиналар агымын күреп, исләрең китә. Раббым, исән-сау йөреп кайтсам ярар иде, дигән борчу туа. Үзеңә тапшырдык дип, догаларыбызны укып утырабыз. Ә шофер әллә шулай уйламыймы?! Уйлый, билгеле. Машинасында, каршында ук эленеп торган догалары да бар аның. Көн дә юлга чыгучы шоферларның да гомерләре кыл өстендә бит инде. Бәла-казага, авариягә беркем дә үзе теләп юлыкмый. Әмма исереп рульгә утыручыга закон каты булырга тиеш. Ул бит үзенә генә түгел, бер гаепсез кешеләргә куркыныч тудыра. Андыйларга (бигрәк тә бер мәртәбә инде кисәтелгәннәргә!) яңадан беркайчан да машина йөртү рөхсәт ителмәсен. Кабат аларга «права» бирелмәсен. Минем белән күпләр килешер дип уйлыйм.
Саимә СӨЛӘЙМАНОВА,
тыл һәм хезмәт ветераны.
Каенлы авылы.
Бу шәһәрдә балалар чирләми нишләсен соң...
Түбән Камада Камилә кебек авыру балалар күбәйгәннән-күбәя бара. Моны яшерергә тырышсалар да, ул сабыйлар бит урманда яшәми, халык күз алдында.
Авыру Камиләне дәвалау өчен, «Туган як» газетасы редакциясе ярдәм җыю оештырды. Исмәгыйль кызы Ләйлия безнең Кызыл Чапчак авылы кешеләреннән 30 мең 426 сум акча җыеп шул кызга тапшырды. Биргән кешеләргә Аллаһының рәхмәте булсын, Үзенең чиксез кодрәте, анасының һәм табибларның тырышлыгы белән, ул бала тернәкләнеп, үз аяклары белән йөри башласын дип, һәрвакыт дога кылам. Түрәләргә чирле балалар тууның шәһәрнең олы бер бәласе икәнен ачыктан-ачык танырга кирәк. Чирен яшергән үлгән, дигән борынгылар да.
Нинди зур-зур предприятиеләр халыкны химия белән агулап яталар, халыктан читенсенү, оялу дигәне аларның акчалы җитәкчеләреннән яланаяклап йөгереп качкан. Оятлары юк, шул заводлар чыгарган агулы газ төтеннәре суга, туфракка күчкәнгә күрә дә, чирле сабыйлар килә бит дөньялыкка.
Шәһәрне агулап, кесәләрен калынайтучы түрәләр, оялмыйча, кешедән акча җыю хәленә төшерәләр болай да бәхетсез аналарны. Химия агулаган чирле балалар бит ул! Дәвалау чыгымын да шул химия һ.б. завод директорларына күтәртергә кирәк.
Мөнибә әбиегез.
Язмыш сынаулары
Язмыш адәм балаларына нинди генә сынаулар бирми дә, тормышта нинди генә хәлләргә төшерми. Ул сынауларны бик сирәкләр генә кешелек сыйфатларын югалтмыйча үтә ала. Институттан соң Түбән Камадагы химкомбинатка эшкә килгән Наҗия белән Илгизнең балалары да әти-әнисе янына эшкә урнашалар. Сәлимнәре - инженер-механик, ә Зәрия - тәрҗемәче. Комбинатка килгән егеткә кияүгә чыгып Англиягә киткән кызлары Зәрия үкенми. Бәхетле яшиләр, 3 бала үстерәләр. Ел саен ял вакытында Түбән Камага кайталар. Моннан күп еллар элек, аларны каршы алырга дип, әти-әнисе һәм рульдә уллары Сәлим Казан аэропортына юлга чыгалар. Авариягә очрап, Сәлим шунда ук җан бирә. Әти-әнисе белән кочаклашып күрешкәч Зәрия халык арасынннан абыйсын эзли. Ничек кенә яшерергә теләсә дә, Наҗия апа күз яшьләрен тыя алмый...
Сәлим һәлак булганнан соң, аның хатыны Әлфия озак та тормый кияүгә чыга. Рәшит аның кызын үз исеменә яздыра, Алинәне үз кызы кебек яратып яши. Ләкин тыныч тормыш озакка бармый, Әлфия баш күтәрми эчә башлый. Рәшит эштән кайтып кергәндә хатыны белән анасы лаякыл исерек, ә кыз бала елап шешенеп ач утыра. Исерек хатыннар янында исерек ирләр дә күренә башлый. Рәшит үги кызын бу мәхшәрдән коткару өчен, аны алып Мәскәүгә туганнары янына күчеп китә. Башта бик авыр була әлбәттә. Эш эзләргә дә кирәк, кеше өстендә дә торалар. Кызның үз тырышлыгы, әтисенең ярдәме һәм Англиядә яшәүче Зәрия апасының һәрдаим киңәшләр биреп торуы, ниһаять, каникул вакытларында Англиядә торып кайтып инглиз телен яхшы өйрәнүе нәтиҗәсез калмый, Алинә мәктәпне яхшы тәмамлап, хәзерге вакытта университетта укый.
Тормыш үз җае белән дәвам итә. Бер караганда, Наҗия апаның күңеле тынычланган да кебек. Чөнки балалары, оныклары барысы да югары белемле, тормышта үз юлларын тапканнар. Тик, заманында хатыннан-хатынга йөреп, типтереп яшәгән ире Илгиз генә бүгенге көндә психик авыру. Ул берни аңламый, ни эшләгәнен белми, үзен генә аз вакытка да калдырырга ярамый. Наҗия апа бала карагандай тәрбияли аны. Кан басымы 240ка күтәрелеп, урыныннан тора алмый ятканда да дәваханәгә китә алмаган Наҗия апа: «Миннән каласы булса, Илгизне кем карар, минем кебек кем тәрбияләр», дип кайгыра.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: