Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хатлар яздым утырып...

Кем ачуын алгандыр Күп функцияле үзәккә документ тапшырырга барган идек. Анда эшләүчеләрнең үзәккә үтенеч белән килүче халыкка мөнәсәбәте төрле булганына сәерсенеп кайттык. Ул үзәк хезмәткәрләренә эш хакы җирле бюджеттан түләнәме икән? Юктыр, мөгаен. Әгәр җирле бюджеттан булса, үзләренә үтенеч белән килүчеләргә төрле караш булмас иде. Үзәк кичке сәгать 7гә кадәр...

Кем ачуын алгандыр

Күп функцияле үзәккә документ тапшырырга барган идек. Анда эшләүчеләрнең үзәккә үтенеч белән килүче халыкка мөнәсәбәте төрле булганына сәерсенеп кайттык.

Ул үзәк хезмәткәрләренә эш хакы җирле бюджеттан түләнәме икән? Юктыр, мөгаен. Әгәр җирле бюджеттан булса, үзләренә үтенеч белән килүчеләргә төрле караш булмас иде.

Үзәк кичке сәгать 7гә кадәр эшли. Ә без кичке алтынчы унбиш минутларда шунда идек инде. Чиратыбыз җитеп, 13нче тәрәзәгә мөрәҗәгать иткәнче, ярты сәгатьләп вакыт узгандыр. Андагы хатын (исем-фамилиясенә караганда, рус булырга тиеш), соңга калдыгыз дип, эш көне беткәндә йөрүебез өчен эт итеп сүгеп ташлады. Әллә көне буена агылган халыкка, әллә дөньясына булган ачуын бездән алып бетергәч, йомышыбызны ишетер хәлгә килде тагын үзе.

Урта яшьләрдәге бу хатыннан аермалы буларак, 9нчы тәрәзәдәге яшь кенә кызлар һәр соравыбызга бөртекләп җавап биреп, аңламаганнарны төшендергәннәр иде. Консультация бирүче белгечләре дә, хәтта олы яшьтәге кешеләргә дә аңлаешлы итеп сөйли беләләр, түземлеләр.

Аңа кадәр дә бу үзәккә барырга туры килде. Анысында да, шәһәребездә шушындый күп функцияле үзәкнең барлыгына һәм анда эшләүче яп-яшь белгечләрнең итагатьле һәм сабыр булуларына сокланып кайткан идек.

Бу соңгысында исә кәефебез кырылды. Җитмәсә, бер мәртәбә түләгән өстенә, тагын акча түләттеләр. Халыкка кирәкле документларны рәсмиләштерә торган оешма икән, үтеенч белән килүчеләргә кешелекле мөнәсәбәт булырга тиештер. Аннан соң, эш көне, эш сәгате дигән төшенчә бар. Рәсми оешмада эшләүчеләр моны белергә һәм эш көненең башында да, азагында да турыдан-туры вазифалары белән шөгыльләнергә тиешләр. Кәефләре юк, я башлары авырта, яки ялкаулык чиреннән интексәләр, хәзерге заманда беркемне дә эш урынына бәйләп тотмыйлардыр. Андый дорфа, кешелексез хезмәткәрләр урынына игътибарлы һәм түземрәк яшь белгечләр бик теләп килерләр.

Халык өчен барлык уңайлыклары - заманча җиһазланган, телевизорга кадәр көйләнгән көтү залы һ.б. булган бу үзәктә эшләүчеләрнең үз-үзләрен тотышлары яхшы якка үзгәрәсенә өметләнәбез.

Исем-фамилиямне Альфира ГАЙНУЛЛИНА дип күрсәтегез.

Шәһәрегездә яхшылар күп

Мамадыш ягындагы Ишки мәктәбендә химия фәне укыттым. Безгә моның нинди бәйләнеше бар, диярсез. Бар шул. Укучыларымның күбесе - Түбән Камада, химия комбинатына беренче казыкны кактылар, биредәге заводларда инженерлар, югары дәрәҗәдәге хезмәткәрләр булып эшлиләр. Олыгайгач, кыш чыгар өчен, үзем дә сезнең шәһәргә киләм. Чөнки авылым таланды, хуҗалык җимерелде, 50 ел эшләгән урта мәктәбем тар-мар китерелде, химия лабораториям варварларча юк ителде...

Югары әхлаклы кешеләргә һәрвакыт сокланып яшим. Халык арасында йөргәндә андыйлар күзгә бик тиз чалына. Монда да урамга чыгам, кешеләрне күзәтәм.

Узган атнада Бызов урамындагы "Казанские аптеки"га кагылырга туры килде. Кирәкле препаратларны алдым, ә акчамны калдырып чыгып киткәнмен. Тротуардан барганда, артымнан чибәр генә бер хатын-кыз килеп тотты. Акчагызны онытып калдыргансыз, ди бу русчалатып. Онытканмын икән шул. Ул үзе белән, Юлия Сергеевна Тимошенко дип таныштырды. 32нче мәктәптән соң медицина колледжына кереп, аны кызыл дипломга тәмамлаган, 80нче аптекада ("казанские аптеки") фармацевт булып эшли икән...

Икенче берсендә Менделеев урамындагы юл "боҗра"сы янындагы "1-ое престижное" дип аталган ашамлык кибетенә кердем. Бер бабай пакетлы кефир алган. Кибетче хатын: "Бабай, 10 сумыгыз җитми бит", ди. Бабай, калтыранган куллары белән, куртка кесәсеннән акча эзли: "Бар ул, кызым, бар". Бабай артында басып торган озын буйлы яшь кенә бер егет, тиз генә кибетчегә 10 сум акча сузды, бабай өчен!

Бу хәл мине егеттән исем-фамилиясен сорарга мәҗбүр итте. "Техтранс"та, "ТАНЕКО"да эшлим, фамилиям Насыйбуллин", дип, исемен дә әйткән иде дә, оныттым.

Тирәбездә нинди яхшы кешеләр, игелекле яшьләр бар. Ә без, "вот пошла молодежь", дип, яшьләрне ачуланган булабыз.

Кави МОРЗАХАНОВ.

Хәмергә чуммабызмы?

Сирәк-мирәк кенә булса да, телевизор тапшыруларын карап барам. Күптән түгел, соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, аракыга бәя төшкәнен ишетеп, хәйран калдым. Бер шешә аракы 220 сумнан 185кә калган, аерма - 35 сум!

Салырга яратучылар куангандыр инде. Болай да бит инде мәҗлесләр хәмерсез үтми. Укытучылар һәм, шулай ук, дин әһелләре авыл халкын аракы афәтеннән сакларга тырыштык. Нәтиҗәдә, эчкечелеккә нәфрәт белән карый торган буын үсеп җитте. Ә бүгенге көн үсмерләре, сабыйлары нишләр? Гаделлек идеологиясе онытылган илдә алар болай да йомшак холыклы, черек үзәкле булып үсәләр. Тормыш авырлыгыннан онытылырга теләп, аракыга үрелмәсләрме?

Халык сәламәтлеге, тормышы өчен кирәкле һәм файдалы булса, аракы бәясен бер дә төшермәсләр иде. Санкция дигән булып, азык-төлеккә хакны әллә ничә мәртәбә арттырдылар бит.

Минем әйтергә телгән фикерем шул: аракы хакын 500 сумга җиткереп, үзкыйммәте белән сатудагы бәясе арасындагы аерманы икмәкне арзанайтуга тотарга кирәк. Әйтик, ипи бәясе 15 сум булса, ялгыз карт-карыклар да, балалары күп булган гаиләләр дә авыз тутырып ипекәй ашый алырлар иде. Аракы эчмичә дә яшәргә була, ә ашамыйча яшәп карасыннар иде бәяләрне уйнатучы дәүләт ирләре. Кыскасы, кайтмасын иде инде ул илебез белән аракы диңгезенә чумган заманалар.

Саимә СӨЛӘЙМАНОВА,

Каенлы авылы.

Бабамнар батырлыгы

Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз турында язам.

Гражданнар сугышында катнашкан, 1941 елның көзендә илебезне фашистлардан азат итәргә яуга киткән бабам Расих Вәлиев. Ул Буа районындагы Кайбыч авылында туган. 497нче укчы полкында рядовой булган. 1943 елның 2 ноябрендә сугыш кырында уң аягына пуля тигән. Горький шәһәрендәге хәрби гопитальдә дәваланып, аягына баса башлагач, сугышка яраксыз дип, өенә җибәргәннәр. Бабам күрсәткән батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан алган яралары яңарып, 1964 елда вафат булган.

88 яшьлек икенче бабабыз Нәкыйп Гәрәев элекке Чаллы районы Кызыл Байрак авылында туган. 1943 елның ноябреннән 1948 елның апреленә кадәр сугышта булган, япон сугышында да катнашкан. Тиңдәшсез батырлыклары өчен, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр бирелгән. Нәкип бабайның исеме 1995 елда басылып чыккан "Всегда в строю" дигән китапка да кертелгән.

82 яшьлек әбиебез Сания Вәлиева, кечкенә булса да, сугыш елларында колхозда эшли. "Бөтен нәрсә фронт өчен иде. Үзебезгә ашарга юк, өшегән бәрәңге ашадык. Алабута - төп икмәгебез иде, ул халыкны ачтан алып калды", дип искә төшерә ул.

Бабамнар һәмәбием турындагы бу язманы миңа татар теле һәм әдәбияты укытучы Гүзәлия Нурулловна Гәрәева әзерләште.

Амалия ГӘРӘЕВА,

2нче мәктәбенең 4нче классы укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев