Туган як

Хатлар яздым утырып...

«Умырзая» кызлары «Умырзая» клубына йөрүчеләр белән һәр атнаны очрашабыз. Клубтагыларның максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен, милли моңнарын өйрәнеп, халыкка җиткерү. Үзебезнең онытылып барган татар моңнарына, җырларына аеруча игътибар бирәбез. Шул ук вакытта әхлак темасына, һәм сәламәтлеккә кагылышлы чаралар да үткәрәбез. Бу чараларны үткәргәндә татар язучыларының әсәрләренә, шагыйрьләрең шигырьләренә таянып эш...

«Умырзая» кызлары

«Умырзая» клубына йөрүчеләр белән һәр атнаны очрашабыз. Клубтагыларның максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен, милли моңнарын өйрәнеп, халыкка җиткерү. Үзебезнең онытылып барган татар моңнарына, җырларына аеруча игътибар бирәбез. Шул ук вакытта әхлак темасына, һәм сәламәтлеккә кагылышлы чаралар да үткәрәбез. Бу чараларны үткәргәндә татар язучыларының әсәрләренә, шагыйрьләрең шигырьләренә таянып эш итәбез. «Умырзая» клубына йөрүче ханымнар - шул исемдәге җыр ансамбле артистлары да әле.

Чигүче Хатимә апа Тугушева, бәйләүчеләр - Кәүсәрия Мортазина, Зәлия Мөхлисова, тәмле бавырсаклар пешерүче Венера Басаркина һәм инде 20 елдан артык моңлы тавышлары белән авыл халкын сокландыручы Рәсимә Сибгатуллина, Тәскирә Шәрәфетдинова, Əлфия Салихова, Илсөяр Хөснуллина, Гөлсирә Нәҗипова, Әлфинә Мостафинадан башка, авылыбызда бер генә чара да үтми. «Умырзая» клубы һәм "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Дания Нуриева да үзенең яңа җырлары, шигырьләре белән һәркемнең күңеленә кереп кала.

Язын кар астыннан чыгып, күңелләрне яктылык белән тутырган умырзая чәчәге кебек үк, безнең Зур Афанас авылындагы "Умырзая" клубы бу елда да халыкны рухи баетуга үз өлешен кертер.

Рәшидә НӘҖИПОВА.

Кайсыгызның авылы?

31 гыйнварда "Туган як"ның узган елдагы иң соңгы саны белән бергә бик матур итеп ясалган календарь да китерделәр. Шома кәгазьгә 2015 ел өчен ясалган ул календарьда авыл рәсемен төшертеп тә дөрес эшләгәнсез. Шәһәрдәге шушы бердәнбер татар газетасын укучыларның барысы да авыл җирендә туып-үскән һәм туган ягын җирсеп яшәүчеләрдер дип уйлыйм. Ул кайсы авыл күренеше булды икән дип, танышлар белән дә сөйләшеп тордык әле. "Туган як"та эшләүчеләрдән берәрсенең туган авылыдыр, башкача булмас", диделәр. Чынлап та шулаймы?

"Туган як"ның 25 еллыгына багышлап календарь чыгарту арзанга төшмәгәндер. Ашаган белми, тураган белә, диләр бит. Минем кебек газета укучылардан берәрсе рәхмәт әйтеп язмасмы дип, көттем-көттем дә, үзем язып җибәрергә булдым. Календарьне ясаткан кешеләргә - "Туган як" газетасындагыларга һәм төп спонсоры Хәмит Бәхтиевкә һәм, шулай ук, аны безнең йорттагы почта тартмаларына китереп салучы почтальоннарга, аларның хуҗалары булган "Почтамт җитәкчесе Рөстәм Газетдиновка рәхмәт.

Календарь өчен акча биргән "А.Р.М." фирмасы җитәкчесенең Менделеев урамындагы "Чаллы икмәге" кибетендә урнашкан аптекасы рәсемен дә төшереп дөрес эшләгәнсез. Ни өченме? Иске "Эссен" кибетенә барышлый шул аптекага кереп дару алам мин үзем. Дусларга, күрше-тирәгә дә сөйләдем әле ул аптекадагы кызларның ягымлылыклары, сораган даруың турында әйбәтләп аңлатып бирүләре хакында. Әгәр дә кирәкле дару үзләрендә булмаса, язып алып калалар һәм үзләре үк хәбәр итәләр...

Газетагызның 25 еллыгына чыгарып без укучыларыгызга узган ел азагында тараттырган календарегыз өчен, тагын бер мәртәбә рәхмәт. Ул бүләгегез ел буе стенада эленеп, үзебезнең җанга якын булган "Туган як" турында искәртеп торачак.

Наилә АХУНОВА.

Дини тамаша карадык

Узган якшәмбедә халык иҗат йортында аксакаллар, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзалары һәм мөселман шәһәрдәшләребез автор-башкаручы Ильяс Халиковның «Яктылыкка илтсен юллар» исемле ислам диненә багышланган дини җырларын тыңладык, аның белән килгән Казан артистларының театральләштерелгән чыгышларын карадык.

Ильяс әфәнденең сәләтле шәхес, моңлы җырчы икәнен ишетеп беләбез, шуңа күрә залда басып торырлык та урын булмас дип уйлаган идек, ләкин буш урыннар барлыгын күргәч, йөрәк әрнеде.

Ә бу тамашаны күрү бәхетенә ия булган тамашачы ул кичне җан азыгы алып, рухы сафланып калгандыр дип уйлыйм. Чөнки Ильяс әфәнденең үзәкләргә үтеп керә торган моңлы дини җырлары һәркемне таң калдырырлык. Ул җырларга сүзләрне аның хатыны Нурфия ханым язган. Бу җырлар - Ислам диненең барча күркәм күренешләрен үз эченә алган һәм тәрбияви әһәмияткә ия. Дини җырлар яңгыраган вакытта, сәхнәгә көйләнгән экранда Нурфия ханым язган эчтәлекле, күңелгә ятышлы шигырьләр күрсәтелеп торды.

Иманга бай нәсел җебе калдырам дисәң, үз гаиләңне никах нигезендә кору,балаларның әти-әнигә рәхмәтле булырга тиешлекләре, хәләл ризык куллануның әһәмияте һәм, шулай ук Корбан гаетенең, Мәүлит аеның мәгънәсе турындагы җырлар күңелгә сары май булып ятты. Түбәндәге шигырь юллары бигрәк тә:

Мәчетләргә илтә сукмак -

Кемне иртә, кемне соң…

Изге гамәлләләр кылырга

Калмасак иде бик соң.

Алып баручы артист залдагы тамашачылар арасыннан мәктәпкәчә яшьтәге бер төркем баланы сәхнәгә чакырып менгезде һәм сорау бирде: «Балалар, нинди догалар беләсез?» Зал каршында, сәхнәдә басып торсалар да, балаларның барысы да, һичбер ялгышсыз, «Фатиха» сүрәсен сөйләп күрсәттеләр. Икенче сорау: «Улым кайсы урамда торасың, адресың ничек?» Бу сорау балаларның һәрберсенә аерым бирелсә дә, ул балаларның берсе дә үзенең кайсы урамда торганын, йорт адресын әйтеп бирә алмады. Билгеле, бу очракта балалар гаепле түгел, аларның әти-әниләре гаепле, шуңа күрә, балаларга бер яклы гына тәрбия бирәләр дигән фикер туа. Төптән уйлап карасаң, бу гади сорау түгел. Мондый озын, катлаулы аятьләр ятлый белә алган 5-6 яшьлек балаларга, кайсы урамда яшәгәннәрен, адресларын истә тоту бик авыр булмас иде, әгәр әти-әниләре өйрәтсә...

Концерт-спектакль Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның үтемле, һәрбер мөселманның күңеленә барып җитә торган вәгазе белән башланды һәм аның шундый ук вәгазе белән тәмамланды. Халкыбызның җан сафлыгы өчен әһәмиятле булган бу изге эшне оештырганы өчен, Йосыф хәзрәт Аллаһының рәхмәтендә булсын.

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,

Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары..

Йөрәктән - йөрәккә

«Альфа» мәдәният йортында татар өлкәннәре өчен, "Әйдәгез, таныш булыйк!" исеме астында кичәләр 1998 елдан бирле үткәрелә. Бу кичәләр аралашу чарасы гына түгел, шәһәребезнең күренекле шәхесләре - архитектор Фирдәвис Ханов, язучылар Фәтхулла Абдуллин, Камил Гыйльмуллин, Марс Хафизов, Мария Логинова-Пашина, Нәфисә Баязитова һ.б. белән дә кыызклы очрашулар уздырылды.

«Альфа» мәдәният йорты коллективы өлкәннәрнең күңелен күрү өчен зур эш башкара. Азат Сафин җитәкчелегендәге хезмәткәрләрнең осталыклары сокланырдыра. Нинди генә кризис булса да, без бу клубка бушлай йөрибез. Барлык чаралар матур залда үтә. Шул кечкенә генә мәдәният йортында балалар, үсмерләр, инвалид балалар өчен дә төрле чаралар үтә. Аларда Надежда Самарина, Альфира Әхмәтова баш күтәрми эшлиләр, ә музыка өлешен Эдуард Васильев алып бара. Киемнәребезне алып-биреп торучы ханымга һ.б. хезмәткәрләргә өлкәннәрнең рәхмәте зур.

Муса Җәлилгә багышлап 9 февральдә уздырылачак кичәгә килүегезне көтәбез.

Рәмзия ШӘФИГУЛЛИНА.

Очраклы гына тәрбияче булып килеп кереп, балалар бакчасында эшләп булмый. Шуңа күрә, бик күпләр тизрәк китү ягын карый. Бала дөньяны бәхетле итеп күрәме, әллә начар, тискәре яктанмы - барысы да тәрбиячегә бәйле. Чын тәрбияче бүгенге көн белән бер аяктан атларга һәм бар йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш.

Шәһәребездәге 47нче бакчада, Гөлсем Исмәгыйлева кебек үз һөнәренең чын остасы булган тәрбиячеләр янәшәсендә эшлим. Гөлсем Харисовна: "Иң беренче чиратта, бала җанлы һәм эчкерсез булыгыз. Тәрбияче, хәзерге каршылыклы заманда яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз - халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш» ,- дип искәртә безгә киңәш биргәндә.

Гөлсем апа, кечкенә чагында, курчаклары белән тәрбиячеле уйный торган булган. Үсә төшкәч, күрше-күлән балаларын карашкан. Бакчага йөри башлагач, тәрбиячеләргә кызыгып, аларны тылсым ияләренә тиң күргән. Шунлыктан, һөнәрләрнең кайсын сайларга дигән сорау аны борчымаган...

Балалар бакчасындагы төркемгә беренче мәртәбә керүем бүгенгедәй хәтеремдә. Мине уратып алган нәниләрне күргәч, башымда мең сорау бөтерелде: "Бу сабыйлардан чын кешеләр тәрбияли алырмынмы? Хаталар җибәрмәмме? Эшне нәрсәдән башларга?"

Шул вакытта бөек акыл иясе Ризаэтдин Фахретдин сүзләре искә төште: "Балачакта җибәргән хатаны төзәтергә еллар да җитмәс", Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга - ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче интернет, энциклопедия, һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, аларның мине үзләренең балачак иленә алып керүләренә ирешергә тиешмен. Шул чакларда инде миңа остазым - тәҗрибәле тәрбияче Гөлсем апа ярдәмгә килде, һәрчак кирәкле киңәшләрен биреп торды. Шуңа да мәңге рәхмәтле мин аңа. Ул баларны яратып "минем балаларым" ди. Алар белән үткән һәр көненә сөенә. Балаларның Гөлсем апага таба колач җәеп йөгереп килүләре, ашыга-ашыга аның белән кызыклы яңалыкларын уртаклашулары, кич өйләренә кайтасылары килмичә елаулары - олы куаныч. Минемчә, бу - тәрбияче өчен бәя, барлык мактаулардан да өстен.

Яхшы кешеләр тәрбияләү өчен без балаларның күңеленә кешелеклелек сыйфатлары салабыз. Табигатьне яраткан бала тәрбияле була. Шунлыктан, без аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга өйрәтәбез, балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, экологик әкиятләр сәхнәләштерәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз.

Тугыз ел тәрбияче булып эшлим. Шул вакыт эчендә тәрбияче эше - тормышыма, яшәешемә әйләнде. Ул елларымны балалар арасында уздырганга үкенгәнем булмады. Киресенчә, балалар янында тормыш мәшәкатьләремне онытып үземне яшь итеп хис итәм. Көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, апарның уй-хисләрен уртаклашып яшәве үзе зур бәхет түгелме?! Янымда һәрчак ярдәм итәргә әзер остазым Гөлсем апа, җитәкчебез Елизавета Михайловна һәм өлкән тәрбияче Гөлнара Мөдәррисовна булганда, эшләве дә яшәве дә җан рәхәте.

Ләйсән КАДЫЙРОВА,

47нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: