Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Хатлар яздым утырып...

Борынгы Болгарга бардык Татарстаныбыз тарихи- мәдәни мираска бик бай. Шулар арасында иң борынгысы булып Идел -Чулман буенда урнашкан Бөек Болгар санала. Болгар - Татар цивилизациясенең һәйкәлен бик күрәсе килә иде. Андый бәхет безгә дә елмайды. Әле күптән түгел генә без 1нче ПАТП автобусында (йөртүчесе Рамил Абзалов) Борынгы Болгар шәһәренә юлга...

Борынгы Болгарга бардык
Татарстаныбыз тарихи- мәдәни мираска бик бай. Шулар арасында иң борынгысы булып Идел -Чулман буенда урнашкан Бөек Болгар санала. Болгар - Татар цивилизациясенең һәйкәлен бик күрәсе килә иде. Андый бәхет безгә дә елмайды. Әле күптән түгел генә без 1нче ПАТП автобусында (йөртүчесе Рамил Абзалов) Борынгы Болгар шәһәренә юлга кузгалдык . Болгар шәһәре безне кояшлы матур көн белән каршы алды. Авылыбызның мәдрәсәсендә дини белем бирүче Мөзәянә Гыйльфанованың экскурсовод булып эшләүче дусты Исламия Галимуллина, безгә Болгар җирендә бик эчтәлекле экскурсия үткәрде .
Төрки бабаларыбызның яшәгән урыннарында йөреп, күңелләребезгә рухи байлык туплап кайттык .
Пенсионерлар әлеге сәяхәттән бик канәгать булдылар. «Үз изгелеге узенә кайтсын. Үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек, хәерле гомерләр насыйп итсен. Хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын»,- дип 1 нче ПАТП генераль директоры Әгътәс Галиәхмәтовка рәхмәт әйтеп таралыштылар. Шулай ук, өлкәннәрне җыеп, барлап алып барганы өчен авылның ветераннар советы рәисе Галина Шестаковага барыбыз да бик рәхмәтле.
Ләйлә ӘгъзӘмова,
Түбән Уратма авылы китапханәчесе.
 
Сугыш чоры балаларының күңел мирасы
Безнең «Алмагач» бакчасына йөрүче балаларга әдәп-әхлак, гореф-гадәт тәрбияләүдә зур роль уйный торган «Рухи чыганак» музеендагы экспонатлар сугыш чоры балаларының күңел җылысын саклый, шул чор авылын хәтерләтә.
Борынгы авыл өенә охшаган музей түрендә - сандык, чигүле сөлге һәм мендәр тышы, кульяулык, түбәтәй, калфак, түрләмә, альяпкыч, күмер үтүге, күмер чүлмәге, куыклы лампа, ипи көрәге, чабата, бишек һ.б. Хезмәттәшләрем белән җыйган бу хәзинә арасында Кызыл Чапчакта яшәүче сиксән тугыз яшьлек әнием Назимәнең 1953 елда әтием Йосыфка (күптән мәрхүм) кияүгә чыкканда, ахирәтләре Мөнҗия, Хәерлебанат апалар белән җырлый-җырлый кич утырып чиккән сөлгесе бакчабыздагы «Нәүрүз», «Боз озату», «Сабантуй» бәйрәмнәренең түрендә була.
Ә матур бизәкле чигешле ап-ак мендәр тышы исә авылыбызның югары очында гомер иткән Фатыйма апаны искә төшерә. Ул - сугыш чорында авылыбызда Бәдриҗамал белән Бәгъдәнур гаиләсендә дөньяга килгән игезәк кызлар сыңары. Фатыйма апа күңел пакьлеген нәфис чигешләргә күчерсә, игезәге Гайшә апа кирпечләрдән йортлар төзеп, шәһәребезне-авылыбызны матурлатты. Без алар төзегән өйдә яшибез. Хәзерге вакытта алар икесе дә гүр ияләре. Фатыйма апаның чигелгән ап-ак пәрдәләре урамнарны әле хәзер дә яктыртып, ямьләндереп тора. Ул авыр елларда фермада сыер сауды, фермалар ташландык хәлгә килгәч, басуда суган,чөгендер эшкәртеп лаеклы ялга чыкты. Гадел, ярдәмчел булды. Картларны яккан мунчасыннан, пешергән бәлешеннән калдырмады. Мәчеткә йөреп дини белем алды, дини мәҗелесләрне оештыручыларның берсе булды... Күңелгә әле ул исәндер, җилпенә-җилпенә килеп керер сыман.
Авылыбызның ачлык һәм юклыкны күреп үскән сугыш чоры балалары Нәсимә, Рәмзия, Мәдинә, Мәннүсә һ.б. апалар да арабызда юк инде, әмма тырыш, ак яулыклы апалар булып күз алдында торалар.
Рушания ФӘЙЗУЛЛИНА,
42нче бакчаның татар теле тәрбиячесе.
 
Насыйп итсен
Ходай барыбызга да
насыйп итсен
Хаҗ гамәлләре кылырга.
Пәйгамбәр йөргән
изге урыннарда -
Мәккә, Мәдинәдә
булырга.
Үзебезнең Тоба авылы мәчетендә хаҗия Сәнирә Мотыйгуллина белән очрашудан соң, күңелемдә гел шул шигъри юллар йөри. Хаҗ сәфәреннән кайткан Вәлиулла кызы Сәнирәнең сөйләгәннәре әле һаман да колагымда яңгырап тора. Гүя, мин үзем пәйгамбәребез Мөхәммәд гыйбадәт кылган урыннарда йөрим, учларыма алып, шифалы зәм-зәм суын татыйм, шул чор сулышын тоям.
Мөмкинлеге булган кешеләргә, һәр мөселман өчен фарыз хаҗ гамәлен кылырга язсын. Ә бара алмучыларга, Аллаһы разый булырдай изге гамәлләр генә клып яшәргә язсын иде.
Нурия ГАЛИУЛЛИНА.
Тоба авылы.
 
Бер укымышлы биш наданга торыр
Кулына каләм алган кешенең башкаларга нинди дә булса яңалык ишеттерергә, кызыксыну хисләре уятырга, шатландырырга яки елатырга дигән максаты бардыр.
Менә мин дә бу юлы яраткан газетам битләрендә сезнең игътибарыгызга бер тема тәкъдим итәм. Таксида эшләвем турында язганым булды инде. Монысы да шул хакта.
Бу хәл узган гасыр азакларында булган иде. Машина каршына өч егет килеп басты. Вакланып, сатулашып тормадылар, таксины көн буе йөрергә алдылар. Ата-аналары хәлле, бай кешеләр икәнен бу егетләргә күз ташлауга аңлап була иде. Чаллы шәһәренең «КамПИ» бинасы каршына килеп туктадык. 2-3 сәгатьтән соң кайтыр юлга кузгалдык. Руль әйләндерсәм дә, колакны томалап куеп булмый, сүз алышканнарын ишетеп барам. Юридик факультетның өченче курсында булсалар да, белем ягыннан сай йөзгәннәре сизелә. Алда утыручы олырак гәүдәлесе, артта утыручы иптәшләренә таба борылып: «Ни атлы әле ул мин укыган институт?», диеп сорап куймасынмы?!
Инде күпме еллар узды, ә мин һаман шул чи наданлык билгесе булган фразаны оныта алмыйм. Шул егет ишеләр хәзер безне саклыйлар, безнең оныкларны укыталар, безне дәвалыйлар, хәтта, Алла сакласын, кулларында хирург скальпеле дә булуы мөмкин.
Хәзер кызлар, егетләр өчен югары уку йортларында белем алу - түләүле, түләүсезе - бик сирәк. Ата-аналарына авыр булса да, бөтен көчләрен җыеп, балаларын кеше итәргә тырышалар.
Безнең өчен бик газиз булган илебез тиздән шул буын кулына күчәчәк. Илебезне яшәтер, икътисадын ныгытыр өчен, белемле кешеләр кирәк. Бер укымышлы биш наданга торыр, диләр. Тәртип беткән Ватаныбызда яхшы якка үзгәрешләрнең (ә алар булачак, шунсыз тормыш үзе үк тукталыр иде) булу-булмавы белемле һәм акыллы яшьләргә бәйле.
Рәфыйк ӘБНӘГЫЙМОВ.
Борок авылы.
 
Депутатка рәхмәтлебез
Без, пенсионерлар, хәзер күбрәк вакытны өйдә үткәрәбез. Кайвакытта элекке танышлар, хезмәттәшләр белән күрешеп, очрашып утырасы килгән вакытлар була. Соңгы елларда 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә, Җиңү бәйрәмендә пенсионерларны мәктәпләргә чакырып кунак итү матур традициягә әйләнеп бара.
Безнең 13нче микрорайон депутаты Рөстәм Ганиев һәм 15нче мәктәп директоры Виктор Орлов та микрорайоныбызда яшәүче ветераннарны, өлкәннәрне онытмыйлар, һәр бәйрәм саен җыеп зурлыйлар.
Өлкәннәр өчен мәктәп ашханәсендә өстәл әзерләнә, балалар махсус концерт номерлары куялар. Без иркенләп бер-беребез белән очрашып, аралашып утырабыз, яшь чакларны искә алабыз. Бәйрәм тәмамлангач укучылар, кирәк була калса, безне өйгә кадәр озатып та куялар. Өйгә кайткач та, очрашудан алган тәэсирләрдән айный алмый утырабыз.
Менә бу көннәрдә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Безнең буын кешеләре сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыды. Күпләребез сугышта әтисен яки абыйларын, якын туганнарын югалткан, ачлык афәтен дә кичердек. Без, өлкәннәргә, хәзер инде күп кирәкми: ягымлы сүз, җылы караш та җитә. Ә депутатыбыз Рөстәм Ганиев нәкъ шундый игътибарлы. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә безнең хәлләребезне белешеп-сорашып тора.
Өлкән яшьтәгеләрне шулай хөрмәтләгәннәре, онытмаганнары өчен депутатыбызга һәм 15нче мәктәп коллективына рәхмәтлебез. Безне шулай сөендергән өчен аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм балаларының игелеген күреп яшәргә язсын. Безгә, өлкәннәргә күрсәткән хөрмәтләре меңе белән үзләренә кире кайтсын иде.
13нче микрорайон өлкәннәре исеменнән,
Мария БАТЫРОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев