Туган як

Хатлар яздым утырып...

Бакча газаплары 90нчы елларда шәһәр халкына, шәхси милек итеп, бакча участоклары бирелде. Авылдан килеп шәһәрләшкән кешеләр - химкомбинат, шин берләшмәсе хезмәткәрләре үз участокларында җиң сызганып, чирәм җирләрне үзләштерергә тотынды. Урман-күлләргә бай булган «Березвоая грива» җирлегендә! Химкомбинатта эшләүчеләр өчен зур автобуслар бирелеп, билгеле бер вакытта шәһәрдән китеп, кич белән алып кайта...

Бакча газаплары

90нчы елларда шәһәр халкына, шәхси милек итеп, бакча участоклары бирелде. Авылдан килеп шәһәрләшкән кешеләр - химкомбинат, шин берләшмәсе хезмәткәрләре үз участокларында җиң сызганып, чирәм җирләрне үзләштерергә тотынды.
Урман-күлләргә бай булган «Березвоая грива» җирлегендә! Химкомбинатта эшләүчеләр өчен зур автобуслар бирелеп, билгеле бер вакытта шәһәрдән китеп, кич белән алып кайта торган иделәр (бушлай икәнен дә әйтеп үтми булмый). Ял көннәрендә һәрбер бакча кишәрлегендә җир казу, утырту, төзелеш эшләре гөрләп барды.
Тик рәхәт озакка бармады, тормыш агу эчерде. Автобус-
та йөртүләр кинәт тукталды. Халык аптырашта калды. Ник дигәндә, авыл башына килеп туктаган автобустан төшеп, химикларның учас-
токларына барып җитү өчен өч километр җәяү тәпилисе бар. Ә участоклар биргәндә -
юллар әйбәт салынган, алга таба юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп, «кольцевое движение» дә ясарга вәгъдә биргән түрәләрнең сүзләре чәлпәрәмә килде. Халыкның күбесе участок-
ларын ташларга мәҗбүр булды. Әлеге ширкәттә иң сабыр, иң түземле бакчачылар гына калды. Әлбәттә, үзенең транспорты булган кешеләр артык борчылмады. Таякның авыр башы ярлы-ябайга төште.
«Дубравушка» ширкәтенә кадәр килеп, аннан соң күл аркылы көймәдә чыгу, шуннан соң да 15-20 минут җәяү барырга туры килүе дә аларны куркытмады.
Бакча газабы башлануга күп еллар үтте, ярдәмгә өметләнгән халык, имзалар җыеп, шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Ә муниципалитеттан һаман стандарт җаваплар ява торды. Кем барып, кем өйрәнгән дә, кем күргән диярсең. Имеш, юл тар, автобуслар туктый алмый. Ярар,шулай да булсын. Күңелдә бүген дә тынгы бирми торган сорау йөри: ә төзегәндә нинди стандартларга таянганнар соң?! Ул юлларда автобус та йөри алмагач, ни пычагыма дип дәүләт акчасын суга салганнар да, ни өчен анда бакча өчен җир биргәннәр?!
Халык бүген дә баш вата, өмет итә, проблема хәл ителер дә, автобуста кеше кебек утырып йөрер көннәр килер дип. Башка ширкәтләрдән аермалы буларак, Аллаһыга шөкер, бездә уты-суы өзелми бит. Болыннарына чыксаң - җиләге, гөмбәсе, ә күлендә балыгы бар. Һавасы гына ни тора! Мәскәү хәтле Мәскәү «Березовая грива» массивын чиста экологик зона дип күптән таныды. Халык бит инде урлауларга да түзде, җимерүләрне дә үз җилкәсендә кичерде.
Ял итәргә җайлы җир, кышлыгың өчен ризык әзерләп кую мөмкинлеге булганда, взнослар (быел ул алты сутый өчен 5030 сумга якын) артып торса да, сабыр бакчачылар һаман да өч километр араны җәяү атлыйлар. Иртән ярый әле, барыла, тик көн буе эшләгәннән соң, автобуска өлгерсәм ярар иде дип ашыгучы, җиденче дистәне тутырып килүче карт-корыны күреп йөрәк сызлый.
Шушы хәлләрне тәф-
силләп, ярдәмгә өмет итеп, мин дә,заманында муниципалитетка хат язып караган идем (җавабын язмама терким), нәтиҗәсе генә булмады. Югыйсә, җитәкчеләргә массивка килеп, барысын да үз күзләре белән күреп, өйрәнеп, уңай якка хәл итәргә була, дигән фикердә бакчачылар. «Березовая грива»га барып кайтуы бүгенге көндә «юл газабы - гүр газабы» дигән гыйбарәгә туры килә.
Депутатлар сайлау кампаниясе барышында иң активлардан булган олы яшьтәге пенсионерлар-бакчачылар «Туган як»ка юллаган бу хатны муниципалитетның җаваплы кешеләре укыр, безнең проблеманы чишәргә ярдәм итәрләр дип өметләнә.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
 
Элекке укучым Рафаил Хәбибуллин - игелек иясе
Быел да гап-гади Сабантуе үткәрде безнең Каенлы халкы. Ераклардан артистлар да, җитәкчеләр дә чакырылмаган. Гадәттәгечә, мәйдан сәхнәсендә - үз җитәкчеләребез дә, үз «артист»ларыбыз.
Элекке укучым Рафаил Хәбибуллин үз куллары белән бүләкләрен тарата, өлкәнрәкләрнең яннарына килеп, аркаларыннын сөеп, кочак-кочак чәчәкләрен суза, һәрберсенә ягымлы сүз таба (югыйсә, бер ел элек улын мәңгегә җуйган ата кеше өчен бу көн - мыскал кимемәс авыр хәсрәтенең яңарган чагы иде)... Сүз уңаеннан, Сабантуе өчен кунак урынын да Рафаил үзе ясаткан. Кыскасы, бөтен бәйрәмне авыл җитәкчеләре белән бергәләп оештырган.
Тумышы белән үзебезнең Каенлы кешесе Рафаил Хәбибуллин - авылыбызның горурлыгы! Авылның бөтен йомышы аңа төшә: җирлек җитәкчелеге дә, мәчетебезнең имамы да, мәгариф хезмәткәрләре дә, ярдәм көтеп, аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Нинди ярдәм сораулары билгеле.
Югыйсә, акчадан беркемнең дә туйганы юк. Әмма беркем дә, бернәрсәне дә теге дөньяга алып китмәячәк - Рафаил шуны аңлап эш итә. Изгелек юлда ятмый ул, дисәк тә, адәм баласы үзенә карата яхшылык эшләүләренә тиз ияләнә, шулай тиеш дип кабул итә башлый. Рафаилнең дә игелекләренә тиеш нәрсә дип карап, күп вакыт авылдашларыбыз рәхмәт әйтергә дә кирәксенмидер. «Туган як» аша авылыбыз өлкәннәренең рәхмәтен җиткерим әле Рафаилгә. Үз изгелеге аңа авыр кайгысын кичерүдә ярдәмче булсын. Сабырлар җәннәткә беренче керәләр, диелгән бит изге китабыбызда да.
Саимә СӨЙЛӘЙМАНОВА,
мәгариф ветераны.
Каенлы авылы.
 
Мәктәп белән саубуллашып...
Быел 29нчы мәктәп үзенең 40 укучысын олы тормыш юлына озатты. Шул уңайдан, мәктәп залы чыгарылыш класс укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларын һ.б. үзенә кичәгә җыйды.
Кичәнең тантаналы өлешендә, мәктәпне уңышлы тәмамлаган укучыларга аттестат тапшырылды. Беренче булып, директор кулыннан аттестатны алтын медальгә лаек булган Регина Хафизова, Женя Арсеньев, Ангелина Пономарева, Злата Пономарева, Наталья Федотова алдылар. Сүз уңаеннан, республика һәм Бөтенроссия конкурсларында призлы урыннарны алучыларга да бай икән бу мәктәп, шундыйларның берсе - чыгарылыш класс укучысы Артур Галимуллин мәктәптәге кебек үк, тормышта да үзенең лаеклы урынын табар.
Кичәдә мәктәп директоры Равис Шакиров, шулай ук, класс җитәкчеләре Айдар Сафин һәм Анна Краснова чыгыш ясап, укучыларның барлык хыяллары да тормышка ашуын теләделәр. Быел мәктәпләрне һәм гимназияләрне тәмамлаган кызларга, егетләргә тормышта уңышлар гына юлдаш булсын иде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны, Түбән Кама аксакаллар
шурасы әгъзасы.
 
Аулак өй ясадык
Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның берсе - сабыйларга үз туган телен өйрәтү, аларны халкыбызның гореф-
гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру .Шуны истә тотып, 50 нче балалар бакчасында «Аулак өй» кичәсе уздырдык. Залыбыз да авыл өенә охшатып бизәлде. Анда - борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр бар иде, ә идәнгә тукыган паласлар җәелде.
Балалар татар халкының «Чума үрдәк, чума каз», «Яшел яулык», «Йөзек салышлы», «Челтәр элдем читәнгә» h.б. уеннарын бик теләп уйнадылар. «Аулак өй»дәге әби белән бабай балаларга, халкыбызның милли киемнәренә багышланган табышмаклар аша, серле сандыкта ниләр сак-
лануын hәм аларның зур хәзинә икәнлеген тагын бер кат исләренә төшерделәр.
Кичә кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлегенең башкаручы директоры Вәсилә Исмәгыйлева, аксакаллар шурасы вәкилләре Мәснәви Һадиуллин, Мансур Ганиев hәм әти-әниләр бакчабызда сабыйларга үз ана телләрен өйрәтүгә никадәр зур әһәмият бирелүен күреп, сөенеп киттеләр.
Нурсәнә ГАФФАРОВА,
50нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
 
Бәхетсезлеккә тарыгач...
Бертуганым гаиләсенә кайгы һич көтмәгәндә, 2013 елның октябрендә килде - табиблар 22 яшьлек сеңлебез Гөлназның баш миендә шеш таптылар. Аяк астында җир убылгандай булды...
Казан белгечләренең тикшерү нәтиҗәләрен алып, Мәскәүгә операциягә киттеләр. Башкала табибларының фаразы ук куркыныч иде - хирург пычагы астына эләксә, 30 процентка якын бәхетсезне эченә алучы кара исемлекне тулыландырачак яки гомерлеккә инвалид булып калачак. Туганнарым кире борылып кайттылар.
Гөлназ чираттагы тикшерүне узганда, бәхетебезгә, АКШның Флорида штатындагы Питтсбург клиникасында стажировка узган табибларның Казанга кайтып төшкән чаклары була. Шул табиблар әлеге ил клиникасында Гөлназга ярдәм итәчәкләрен әйтәләр. Америка клиникасы операция ясау өчен 115 мең доллар (ул вакытта, безнең акчага күчергәндә, 3,8 миллион сум иде) сорый.
Гөлназ укып чыккан вуз студентлары һәм авырганчы үзе эшләгән «Татхимфармпрепараты»нда эшләүчеләр акча җыя башлады. Әнисе Ләйсирә, үзләренең фамилиядәше булган шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиевкә мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, Р.Ганиев Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевкә чыга. Р.Вәлиев исә - «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ» кебек гаигант предприятиеләргә. Нәтиҗәдә, тиешле суммада акча җыела һәм куркыныч диагноз куюларына өч ай дигәндә, туганыбыз Шамил үзенең кызы Гөлназны Америкага операциягә алып китте…
Хәзер Гөлназыбызга - 24 яшь. Ул үз коллективында инженер-технолог булып эшли, әлбәттә, вакыт-вакыт тиешле терапияне ала.
Шулай итеп, депутат Рөстәм Мәҗитовичнең җиңел кулы белән башланып киткән акча җыю Гөлназыбызны куркыныч чирдән йолып калды. Авыр чакта кешеләрдән ярдәм сораудан оялмаска кирәк - ышаныгыз, бәхетсезлеккә тарганнарга ярдәм кулы сузардай кешеләр янәшәбездә җитәрлек.
Резеда ХӘКИМОВА.
 
Өлкәннәр тик утырмый
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм «Берегиня» пенсионерлар клубы бергәләп, «Кояшлы алан»да пенсионерлар өчен бәйрәм уздырдык.
Сабантуйга хас уеннар, ярышлар белән үрелеп барган бәйрәмдә бию, җыр hәм шигырь сөйләү конкурслары оештырылды. Аларда «Берегиня»ның үз пенсионерлары белән бергәләп, «Чулпан», «Әйдәгез, таныш булыйк» һ.б. оешма пенсионерлары да бик теләп катнаштылар. Иң кызыклысы пенсионерларның татарча көрәше булды. Берничә кешене егып, җиңү яулаган пенсионер Владимир Лалетинга, бүләк итеп, «Берегиня» клубы алдан хәзерләп куйган зур йомшак уенчык «бәрән» бирелде...
Ике сәгатьтән артык дәвам иткән бу чараны Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге «Илһам» ансамбле көй-моңнары белән бизәде. Гармунчылар Кәүсәр Камалиев, Нургали Дәүләтшин чыгышы да таң калдырды. Бәйрәм кунаклары арасында Түбән Кама китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова, ветераннар советыннан вәкилләр бар иделәр.
Бу бәйрәмне оештыруның төп максаты - пенсионерларга ачык hавада ял итеп, бер-берсе белән аралашу, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге бирү иде. Һәм без моңа ирештек дип уйлыйм.
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» клубы җитәкчесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: